Бөгелмә авазы

Шәҗәрәле милләтебез, шәҗәрәле җиребез!

27 май көнне Халыклар дуслыгы китапханәсендә "Минем нәсел шәҗәрәм" дип аталган күркәм чара булып узды. Бу бәйрәм кичәсенә шәһәребезнең хөрмәтле, үрнәк гаиләләләре чакырылган иде. Тәмаша кылырга 2 нче лицей һәм 4 нче мәктәп укучылары да килде. Чараны китапханәче Әлфирә Әгъзамова оештырып, кичәне дә ул алып барды.

Туган җир, туган туфрак, туган нигез... Бу тирән мәгънәле сүзләр һәркем өчен изге һәм кадерле. Кеше кайда гына булмасын, нинди генә урыннарны күреп сокланмасын, аның күңелен һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта. Биредә аның әти-әнисе гомер итә, нәселдәш туганнары яши, ерак бабаларының каберләре дә шунда.

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен...

Үткәннәрне хәтергә төшерүнең әһәмияте хакында халкыбызның күренекле шагыйре Равил Фәйзуллин иҗат иткән тирән мәгънәле "Онытма син" дип аталган шигырь юллары белән башланып китте әлеге кичә.
Чара барышында дүрт гаилә үзләре төзегән шәҗәрәләре белән чыгыш ясады. Закировлар гаиләсе тамашачы хозурына үзләренең иҗат җимешләре "Тойгелде: җуелмас тарих", "Вакыт дәрьясында - Иске Үтәмеш" турында бик мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Бу китапларны язарга биш ел чамасы вакыт сарыф ителгән! Гаилә башлыгы Әсгать Закиров: "Шәҗәрә төзү бик зур түземлек һәм вакыт таләп итә. Шәҗәрәгезне, ягъни нәсел агачын белү, эзләү сезнең дә игелекле бер эшегез булыр. Ата-ананы хөрмәтләргә, ата-бабаларыбыз яшәгән җирләрне онытмаска кирәк", - дип искәртте.
Карабаш бистәсеннән килгән кунагыбыз - журналист, фотосурәтләр ясау остасы, төбәк тарихчысы, "Мизгелләр", "Еллар кайтавазы", Һади Атласи исемендәге музей-китапханә йорты турында төсле буклет-китап, "Уяну" дип аталган китаплар авторы һәм милләтпәрвәр Фазыл Вәлиәхмәт үзенең гаилә шәҗәрәсе (китап булып чыккан) белән тәмашачыны таныштырды. Ул китапханәбезгә үзенең яңа гына "табадан төшкән" ике китабын бүләк итте.
Ә менә "Ак тирмә" башкорт клубы әгъзасы Рәйсә Солтанованың шәҗәрәсе белән танышканнан соң, аның нәсел-нәсәбе башкорт шагыйре Ирек Кинъябулатовка барып тоташканы ачыкланды.
7 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Мөэминованың улы Азамат (рәсемдә) белән нәсел шәҗәрәсе турындагы чыгышлары да кичәбезгә ямь өстәде. Азаматка нибары 10 яшь! Димәк, киләчәктә шәҗәрә белән кызыксынучылар, төзүчеләр тагын күбрәк булыр дигән якты өмет бар!
Бу бәйрәм чарасы Техника йортының "Ихлас" халык фольклор ансамбле җырчыларының җырлары белән үрелеп барды. Людмила Габдрахманова һәм Әлфия Нурмөхәммәтова җыелган халыкка "Саумысез", "Әти-әни", "Бәллүр чишмә" җырларын бүләк иттеләр.

Кичә ахырында "Кем мин? Кайдан мин?" дип аталган күргәзмә тәкъдим ителде.

Әлфирә Әгъзамова,
"Ак тирмә" башкорт клубы җитәкчесе.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: