Бөгелмә авазы

Шәһәребез гөлбакчага әверелсен дисәк…

24 июль көнне җирле хакимият бинасында иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы булып узды. Анда көн кадагында торган мәсьәләләр - муниципаль районны төзекләндерү, яшелләндерү һәм 2014 - 2015 елгы җылыту сезонына әзерлек эшләре каралды. Утырыш эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов, бөгелмәләргә коммуналь хезмәтләр күрсәтү оешмалары җитәкче-белгечләре катнашты.

Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.
Шәһәр мэры шәһәр-район тормышында актив катнашканы өчен иҗтимагый совет җитәкчесе Глирә Вәлиевага рәхмәтләрен җиткерде. "Шәһәрнең күр-кәмлеге, беренче чиратта, юлларның төзеклегеннән, чисталыгыннан чыгып билгеләнә, - диде ул. - Бүгенге утырыш көн тәртибенә куелган мәсьәләләрнең һәммәсе дә һәр бөгелмәлегә дә кагыла, чөнки шәһәр халкы төзек һәм чиста шәһәрдә яшәргә лаеклы".
Утырышта иҗтимагый совет әгъзасы Олег Антонов "Бөгелмә шәһәрен тө-зекләндерү. Проблемалар һәм аларны чишү юллары" дигән темага төп доклад белән чыкты. Чыгыш өч юнәлештә булды: агымдагы чишелмәгән проблемалар; якын киләчәккә бурычлар; шәһәр үсеше перспективалары. Докладчы, мисаллар китереп, шәһәрдә урам юлларының начарлыгы, юл читләренең чүп үләннәреннән арындырылмавы, муниципаль район территориясендә санкцияләнмәгән чүплекләр турында сөйләде һәм алар буенча эшлекле тәкъдимнәр дә бирде. Мисалга, шәһәребездәге 18 нче гомумбелем бирү учреждениесе тирәсен уратып алган коймаларның яраксыз хәлгә килүе, анда бүгенге көнгә кадәр чүп-чар тутырылган кара пакетлар ятуы һәм шәһәр йөзен бозып торучы ташландык иске машиналар турында да искәртеп узды ул.
Тәкъдимнәргә килгәндә, аларның барысы да эшлекле, конкрет һәм үтәп чыгардай. Мәсәлән, Әлмәттән үрнәк алып, шәхси секторда һәм шәһәрдән чыгу юлларында зур чүп контейнерлары кую; һәр шимбә өмәсеннән соң оператив төстә барлык җыелган чүп-чарны чыгаруны оештыру; урам этләрен аулауны җайга салу һәм хуҗалы этләргә контрольне көчәйтү - боларның барысын да эшләргә була һәм бик кирәк.
Ә менә киләчәк перспективалар мәсьәләсендә докладчы үзенең чыгышында юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә аеруча басым ясады: медицина, балалар бакчалары кебек социаль объектлар янында машина кую урыннарын киңәйтү, яңаларын булдыру, машиналар хәрәкәте аеруча көчле булган чатларда өстәмә светофорлар кую һ.б.
Чыгыш барышында шәһәр чите урамнарындагы юлсызлыкны, пычраклыкны күрсәткән рәсемнәр тәкъдим ителде. Ә бит ерак барасы юк, менә бу рәсемдә Карл Маркс һәм Богдан Хмельницкий урамнары чаты сурәтләнгән. Беренчедән, юл читендәге чытырманлык биредәге юл хәрәкәтенә нык комачаулык итсә, икенчедән, җәй көне ул "урманчык"ны "бомж"лар үз итә. Крыловның барыбызга да киң билгеле булган "Стрекоза и муравей" мәсәленә ияреп,"под каждым листком был готов и стол и дом" дип әйтергә була. Язгы шимбә өмәләре вакытында куаклар арасыннан чыгарылган урын-җир әйберләренең исәбе-хисабы юк.
Докладчыга җавап биреп, Илдус Касыймов бик тә актуаль булган бу мәсьәләләрне бер көндә һәм тиз арада чишеп булмаганын әйтте, җаваплы җитәкче-белгечләр алдына шушы сорауларның барысын да шәһәр-район үсеше планына һәм программасына кертү бурычын куйды.
Баш архитектор Марсель Каюмов әйтүенә караганда, Бөгелмәдә 380 мең квадрат метр мәйданда парк зонасы исәпләнә. Аларның барысы да аерым игътибар һәм карау таләп итә. Ленин урамындагы скверны төзекләндерү нәтиҗәсендә, шәһәр халкына ял итү өчен өстәмә урын булдырылды. Узган елны бөгелмәләр ярдәме белән Кызыл Армия урамындагы парк чистартылды, Муса Җәлил урамындагы скверда фонтаннар комплексына реконструкция үткәрелә башлады.
Хакимиятнең торак-коммуналь хуҗалыгы, юллар төзелеше һәм транспорт бүлеге җитәкчесе Михаил Конков "Җәйге һәм кышкы чорларда Бөгелмә муниципаль җирлегендәге урам-юл челтәрен карап тоту" дигән мөһим темага чыгыш ясады. Чыгыштан күренгәнчә, узган елда 3,7 километр арада юллар,
2 километр озынлыгында ишегалды юллары ремонтланган, болар өчен җәмгысе 45 миллион сум акча тотылган. "Быел, тулаем алганда, дүрт республика программасы кысаларында Бөгелмә районына 85 миллион сум акча бүлеп бирелде, - диде җитәкче. - Бүгенге көндә бу программалар буенча эшләр төгәлләнеп килә".
Муниципаль юл фонды исәбенә БУАД, "Нур" җәмгыяте, 32 нче төзелеш идарәсе кебек подряд оешмалары юлларны ремонтлауда 17 900 мең сумлык эш башкарганнар. Шуның 10 миллион сумы - ишегалды территорияләрен, 7 миллион сумы Березовка, Иске Исаково авылларындагы урам юлларын ремонтлауга тотылган. Шул ук программа буенча Тухачевский урамындагы 4, 4 "а" һәм 12 нче, Космонавтлар урамындагы 1, 2 һәм 4 нче, Совет урамындагы 56, 58, 81 нче, Якупов урамындагы 56 һәм 58 нче, Клуб урамындагы 28 нче, Гафиятуллин урамындагы 14 һәм 16 нчы йортлар ишегаллары төзекләндерелгән.
Иҗтимагый совет, чыннан да, үзенең утырышында бүгенге көндә бик тә актуаль булган мөһим теманы күтәргән. Алар һәр бөгелмәленең үзәгенә үткән проблемалар булып тора. Һәм аларны чишү өстендә барыбыз бергә тотынганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Беренчедән, бүгеннән алып, шәһәрне чүп-чардан арындыруга җитди карап тотынырга кирәк булса (чыннан да, җәмәгать, гөлбакча булырдай шәһәребезне чаганнар һәм тигәнәк басып китте бит инде), икенчедән, булган чисталыкны карап тотарга да өйрәнә башларга бик вакыт.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: