Бөгелмә авазы

«Шәһәр һәм авылларыбызның йөзе күзгә күренеп үзгәрәчәк»

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, традициягә кергәнчә, журналистлар белән очрашып, республика парламентының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

Быелгы ел Дәүләт Советына VI чакырылыш депутатларын сайлаулар белән дә истә калачак. Фәрит Мөхәммәтшин парламентның 45 процентка яңаруын һәм депутатларның актив эшләп китүләрен билгеләп, алты утырыш узуын һәм аларда планлаштырган барлык мәсьәләләрнең дә каралуын хәбәр итте. Быел кануннарның үтәлешен, «кабинет режимыннан» китеп, районнарда күчмә утырышларда карау форматы кулланылды.

– Лаешта «Татарстан Рес­публикасы гражданнары мөрәҗәгатьләре турында»гы канунның үтәлешен халык белән бергә карадык. Халыкны ишетү һәм аларны борчыган мәсьәләләрне карау киләсе елга да төп өстенлек­ле бурычыбыз булып кала, – диде ул.

Сайлау алдыннан халыктан наказлар җыелган иде. Барысы 8 мең наказ килгән, алар республика хөкүмәтенә, министрлыкларга, район җитәкчеләренә, җирле үзидарәләргә юлланган. Бер өлеше – бигрәк тә юллар һәм коммуналь хезмәтләргә кагылышлылары – киләсе ел бюджетына кертелгән.

Татарстан парламенты Дәүләт Думасына корал йөртү яшен арттыру турындагы тәкъдим белән чыккан иде. Аның турында әле дә фикер алышу бара.

– Корал йөртү мөмкинлеген 18дән 21 яшькә арттыру турындагы тәкъдим буенча, кызганыч, документ әлегә кабул ителмәде. Ул Дәүләт Думасының профильле комитетына юлланды. Әмма без бу позиция­не яклауны дәвам итәчәкбез, – диде Мөхәммәтшин.
Парламент җитәкчесе сүзләренчә, илкүләм проект­ларның республика үсеше, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен никадәр зур мөмкинлекләр бирүен күп­ләр әле аңлап та бетерә алмыйдыр. Совет чорында да, аннан соң да ил Президенты контролендә булган мондый программалар булганы юк иде әле, диде ул. Бу максатларга 3,5 трлн сум акча бүлеп биреләчәк. Шәһәрләрдә генә түгел, авыл җирләрен дә тәртипкә китерергә булышачак әлеге программалар һәм алар барысы да халык белән киңәшләшеп-фикерләшеп гамәлгә ашырылачак. Тиздән шәһәрләребез һәм авылларыбызның йөзе күзгә күренеп үзгәрәчәк, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Спикер сүзләренчә, тел, йолалар, җыр-моңнар, милли ризык пешерү гадәте авылда яхшырак саклана. Авылларда яшәүчеләр өчен ФАПлар, башка социаль инфраструктуралар, юллар салынуын әйтеп, ул клублар эшчәнлегенә күбрәк басым ясады.

– Без клубларны төзеп-төзекләндереп куйдык, хәзер бурыч – аларны тутыру, халыкны шунда җәлеп итү. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова үз вакытында ат арбасына утырып, авылдан авылга барып, җырлап йөргән. Коммерциягә корылмаган концертларны алар клубның кечкенә булуына да карамыйча куйганнар. «Казан Экспо» кебек зур залларда чыгыш ясау әйбәт, әмма җырчылар, язучылар белән авыл клубларында да очрашулар үткәрер­гә кирәк. Моны да киләсе елга контрольдә тотачакбыз, – диде парламент җитәкчесе.

Киләсе елга Татарстан Президенты сайлаулары уза. Татарстанның «Бердәм Россия»се президентлыкка кандидат итеп Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итәргә җыенамы? Фәрит Мөхәммәтшин бу сорауга, парламентның күпчелеген тәшкил иткән һәм хакимлек итүче партия буларак, без читтә кала алмыйбыз, Рөстәм Миңнеханов риза булса, аның кандидатурасын тәкъдим итәргә әзербез, диде.

Журналистлар аның гаиләдә көч куллануны булдырмый калу турындагы канун проектына карата фикере белән кызыксынды. Бу сорауга җавап итеп, ул: «Гаиләдә ике кеше дә җаваплы, тәрбия­ле булырга тиеш. Бер-береңә түзеп яшәргә кирәкмидер, әмма балаларга да авыр була. Бәхәсләшми торып булмый, гаиләдә анысы да була, әмма көч куллану өчен җинаять җаваплылыгы да бар», – диде.

Сүз уңаеннан, Фәрит Мө­хәммәтшин гаилә коруына төгәл 49 ел булуын да әйтеп үтте. «Миңа хатынның яхшысы эләкте, сайлап алдым мин аны», – диде ул. Хатыны белән һәрвакыт киңәшләшеп-аңлашып яшәүләрен әйтеп: «Энә белән җеп кебек без, мин кайда, ул шунда. Эшем белән бәйле рәвештә күп җирләрдә яшәргә, төрле урында эшләргә туры килде, минем эшем өчен үземнән дә катырак борчыла», – дип тә өстәде.

"Шәһри Казан"

Фото: tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: