Бөгелмә авазы

Шофер юл һәлакәтендә зыян күрүчене ташлап качкан

12 сентябрьгә каршы төндә исерек хәлдә бер ир-ат Hyundai Sonata машинасына утыра. Аның янында якын иптәше дә була. Актаныш-Мөслим юлының 26 нчы километрында ул тизлекне арттырып, каршы як полосага чыга һәм машина белән идарәне югалту сәбәпле, юл чатыннан чыгып очып әйләнә. Куркуыннан коты алынган шофер газапланып, ярдәм сораган иптәшенә беренче...

12 сентябрьгә каршы төндә исерек хәлдә бер ир-ат Hyundai Sonata машинасына утыра.

Аның янында якын иптәше дә була. Актаныш-Мөслим юлының 26 нчы километрында ул тизлекне арттырып, каршы як полосага чыга һәм машина белән идарәне югалту сәбәпле, юл чатыннан чыгып очып әйләнә. Куркуыннан коты алынган шофер газапланып, ярдәм сораган иптәшенә беренче ярдәм күрсәтмичә, җинаять урыныннан кача.
Нәтиҗәдә, зыян күрүчене коткарып калып булмый. Гаепләнүче үз гаебен таный һәм суд карары белән 4 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

almet-rt.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: