Бөгелмә авазы

ШӘХЕСЛӘРЕБЕЗ

25 сентябрь көнне күршеләребез Әлмәт районы Миңлебай авылында танылган якташлары Фатих Кәримине, Мөдәррис Ибраһимовны искә алдылар. Республика күләмендә үткәрелгән әдәби чара Фатих Кәриминең тууына - 145, Мөдәррис Ибраһимовка 90 ел тулуга багышланган иде.

Фатих Гыйльман улы Кәрими күренекле галим, татар язучысы, нәшир, журналист, җәмәгать эшлеклесе буларак тарихта калган. 1870 елның 30 мартында Бөгелмә өязе Миңлебай авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне әтисе Гыйльман мулла җитәкчелегендә өйдә ала. Чистайның
"Камәлия" мәдрәсәсендә, аннары икееллык училищеда укый. 1892 елда Төркиянең Истанбул шәһәрендә укуын дәвам итә. Анда төрек һәм Ауропа телләрен өйрәнә. Фатих Кәриминең гарәп, фарсы, төрек, француз телләрен камил белүе билгеле. Туган илгә әйләнеп кайткач, 1896 - 1898 елларда Ялтадагы мәдрәсәдә укыта. 1899 елда Ауропа дәүләтләренә сәяхәт итә. Шул ук елның июлендә гаиләсе белән Оренбург шәһәренә күченә. 1902 елда әтисе вафат булгач, Фатих Кәрими аның эшен дәвам итә, типографиясендә китап бастыру белән шөгыльләнә.
Октябрь инкыйлабыннан соң да ул матбугат эшеннән аерылмый. 1925 - 1937 елларда Мәскәүдә СССР Халыклары Үзәк нәшриятында эшли. Кулга алынган-
чы, Нариманов исемендәге Шәрык институтында төрек теле укыта.
1937 елның 4 сентябрендә Мәскәүдә кулга алына, 27 сентябрьдә, төрек шпионы буларак, хөкем ителә, шул ук көнне атып үтерелә. Фатих Кәрими эшчәнлеген тирәнтен, фәнни дәрәҗәдә өйрәнә башлаган, аның иҗатын халыкка кайтару өчен тырышкан кеше булып Мөдәррис Әхмәтзәки улы Ибраһимов тора. Танылган журналист, язучы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы М.Ә. Ибраһимов 1925 елның 18 августында Тайсуган авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы ветераны.
1943 елда М. Ибраһимов сугышка алына, Советлар Союзын, аннан соң Европа илләрен фашизмнан азат итүдә катнаша. Сугыштан офицер дәрәҗәсендә кайта. Шуннан соңгы тормышы аның Әлмәт районы Миңлебай авылы белән бәйле. Шул авылда яшәп, эшчәнлек алып бара. Фатих Кәриминең ак исемен халыкка кайтару өчен зур көч куя. Фатих Кәриминең мемориаль музеена нигез салучы, шул музейның беренче директоры да булып тора. Аның эше бүгенге көндә дә тукталмаган, төзеп калдырган музее гөрләп эшләвен дәвам итә.
Бөгелмәдән әлеге очрашуда танылган якташыбыз Һади Атласиның оныгы Әлфия Атласова, тарих фәннәре кандидаты Алсу Мөхәммәтдинова (рәсемдә уңнан икенче һәм өченче), Һади Атласи музеййорты җитәкчесе Фазыл Вәлиәхмәтов, Бөтендөнья Татар Конгрессының Бөгелмә бүлеге рәисе Руслан Җәләев катнаштылар. Үз заманында төбәгебездә мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып барган шәхесләребезне яд иттеләр бу көнне. Казан федераль университеты про
фессоры, филология фәннәре докторы Хатыйп ага Миңнегулов (рәсемдә сулдан икенче) Фатих Кәриминең төрки дөньядагы эшчәнлегенә югары бәя биргән доклад белән чыкты. "Аның төрле өлкәләрдәге эшчәнлеге бүгенге көн күзлегеннән караганда да югары бәягә лаек", - диде ул чыгышын тәмамлап.
Миңлебай урта мәктәбендә үткән ачык дәресләр исә танылган авылдашларын зурлауга багышланган иде. Әлеге очрашуны уздыруга үзеннән зур өлеш
керткән Нәфис Мөдәррис улы Ибраһимов туган авылы кешеләренә әтисен һәм башка танылган шәхесләрне зурлаганнары өчен рәхмәтләрен белдерде. Очрашу милләтебез өчен җаннарын фида кылганнарның рухына дога кылу белән тәмамланды.
Сирин МӨСӘГЫЙТОВ.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: