Бөгелмә авазы

Шәфкатьлелеккә чикләр юк

"Көзге игелекләр атнасы" кысаларында, "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәгендә "Мисс Убырлы - 2015" дигән баш астында кызыклы чара үтте.

Анда катнашучылар, булган осталыкларын һәм сәләтләрен эшкә җигеп, дефиле, бию, спортка бәйле уеннарда, такмаклар һәм мәкальләр әйтешүдә ярыштылар. Нәтиҗә бик әйбәт булды: бәйгедә, "Игелекле эш эшлә" дигән рэп башкарып, Марсель белән Руслан җиңеп чыкты, әмма, иң мөһиме, балалар кешенең тышкы кыяфәтенә караганда, аның кылган игелекле гамәлләре күпкә әһәмиятлерәк икәнен аңладылар, дип хәбәр итә безгә социаль педагог Ирина Вдовина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: