Бөгелмә авазы

Сез дә кушылыгыз! #Подпишиблизких #Подпиширодителей

Урамда гына түгел, республикабызның иң күп матбугат чарасын берләштергән "ТАТМЕДИА" медиаширкәтендә дә кызу чор. Газета-журналларга икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе гөрли бит. Яраткан басмаларны алга таба да даими укып бару мөмкинлегенә ия булу өчен нибары берничә атна калып бара. Социаль челтәрләрдә исә бу уңайдан #Подпишиблизких #Подпиширодителей дигән акция үсеш ала. Республикабызның...

 

Урамда гына түгел, республикабызның иң күп матбугат чарасын берләштергән "ТАТМЕДИА" медиаширкәтендә дә кызу чор. Газета-журналларга икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе гөрли бит. Яраткан басмаларны алга таба да даими укып бару мөмкинлегенә ия булу өчен нибары берничә атна калып бара. Социаль челтәрләрдә исә бу уңайдан #Подпишиблизких #Подпиширодителей дигән акция үсеш ала.


Республикабызның танылган кешеләре: министрлар, депутатлар, телевидение "йолдызлары" әти-әниләрен, туганнарын вакытлы матбугат чараларына яздырып, эстафета таягын башкаларга күчерә. Шул рәвешле алар газета-журналларга язылу кампаниясен хуплый.

Акциягә башлангычны "ТАТМЕДИА" ширкәтенең генераль директоры Андрей Кузьмин бирде. Шуннан соң әлеге кызыклы акциягә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев кушылды.

Гадел Вафин Instagram челтәрендәге битендә болай дип яза: "Акцияне хуплап, туганнарымны шәһәр басмаларына яздырдым. Эстафетаны Премьер-министр урынбасары, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновка тапшырам". Фотолардан күренгәнчә, министр "Шәһри Казан", "Казанские ведомости" газеталарын һәм "Салават күпере" журналын сайлаган.

Министрлар арасында акциягә кушылучылар исәбендә шулай ук Татарстан Спорт һәм яшьләр министры Владимир Леонов та бар. Ул үз үрнәгендә әлеге башлангычка кушылырга Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановны чакырган.

"Эфир" телекомпаниясе йолдызлары - һава торышы турында һәрдаим хәбәрдар булып торырга ярдәм итүчеләр Анастасия һәм Константин Куранов та "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте оештырган акциягә битараф калмаган. Республикабызның данлыклы кешеләре белән таныштырып торучы алып баручы "Казан" журналын сайласа, һәрчак энергиясе ташып торган Анастасия исә "Казанские ведомости" газетасына язылган.

Халыкның яраткан җырчысы Салават Фәтхетдинов исә игелекле гамәл кылып, республика газета һәм журналларын балалар йортларына яздырткан.

Исегезгә төшерәбез: 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры 18 июньдә тәмамлана. Күп кеше, элеккедән килгән гадәт буенча, почтальонны көтеп газета-журналларга язылуны иң соңгы көнгә калдыра. Ә бит хәзер яраткан басмага электрон рәвештә дә язылырга мөмкин. Моның өчен "Почта России" сайты яки Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталына кереп, тиешле төймәләргә басып, кирәкле матбугат чарасын сайларга һәм банк картасы белән түләргә генә кирәк. Билгеле, почтага барып вакыт үткәреп йөргәнче, мондый ысул күпкә уңайлырак.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

интертат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: