Бөгелмә авазы

Сессия узды

26 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы 2 нче чакырылыш Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советларының чираттагы берләштерелгән XV сессиясе үтте.

Сессиянең көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде.

1. Россия Федерациясе Пре­­зиденты сайлауларын уз­ды­ру буенча участок сайлау комиссияләре составына кандидатлар исемлеген тәкъдим итү турында.

2. ТР Бөгелмә муниципаль районында 2012 елда күпфа­тирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча муниципаль адреслы программа турында.

3. 2012 - 2015 елларда "Бө­гел­мә муниципаль районында балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү" программасы турында.

4. "2012 - 2015 елларда Бө­гелмә муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасы турында.

5. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Юность" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе" балаларга өстәмә белем бирү автоном мәгариф оешмасына Ефрат Әхмәди улы Тимерҗанов исеме бирү турында.

6. Коммуналь-торак хез­мәт­­лә­ренә түләүләр турында.

Көн кадагына куелган барлык мәсь­әләләрне дә тикшереп, депутатлар тиешле карарлар кабул иттеләр.

XV сессиянең 5 нче номерлы карары

Татарстан Республикасы "Бөгелмә муниципаль районы" Уставына таянып һәм Бөгелмә муниципаль районы территориясендә яшәүче гражданнарның то­рак-коммуналь хезмәтләргә түләүне исәпләү мәсьәлә­ләренә кагылышлы сорау­ларының күп булуын исәпкә алып, Бөгелмә муниципаль районы Советы карар бирде:

1. Җылылык, кайнар һәм салкын су тәэминаты буенча күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүне исәпләү мәсь­әлә­­­се буенча комиссия рәисе­нең (В.В.Гарәфетдинов) мәгълү­матын исәпкә алырга.

2. Бөгелмә муниципаль райо­­­­­ны башкарма комитетына (Т.П.Никулина) ике ай эчендә түбәндәгеләрне эшләүне йөк­ләргә:

- торак-коммуналь хез­мәтлә­ргә тү­­ләүне исәпләү­дә булган кимчелекләрне бетерү чарасын күрергә;

- гражданнарның ком­муналь-то­рак хуҗалыгы мәсь­әләләре буенча мөрәҗә­гатьләрен вакытында һәм яхшы сыйфатлы итеп карау эшен активлаштырырга;

- күмәк мәгълүмат чаралары аша халыкка торак-коммуналь хезмәтләренә түләүгә кагылышлы гамәлдәге законнарны аңлату, тиешле мәгълүмат җиткерү эшләрен башкаруны тәэмин итәргә;

- торак биналар милекче­ләре белән эшләү җәһәтеннән, идарәче компанияләр эшчәнле­генә контрольне көчәйтергә.

3. Әлеге карарны күмәк мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга.

4. Әлеге карарның үтә­лешенә контрольлек итүне Бөгелмә муниципаль районы Советының коммуналь-торак хуҗалыгы, тө­зек­ләндерү, экология, табигый ресурслардан һәм җирдән файдалану комиссиясенә (Р.Р.Мө­хәммәдиев) йөкләргә.

И.КАСЫЙМОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы.

Авылларда сессияләр

Кече Бөгелмәдә

25 гыйнвар көнне Кече Бөгелмә авыл җирлегендә чираттагы сессия уз­ды. Эшлекле очрашуда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Ф.Мөхәммәтов, депутатлар, оешма-пред­приятие җитәкче­ләре, районның барлык җитәкче органнары вәкилләре һәм әлбәттә инде, җирле халык катнашты.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.

2011 елда башкарылган эшләр хакында отчет һәм 2012 елга бурычлар турындагы доклад белән "Кече Бөгелмә" авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге башлыгы Мария Поварова чыкты. Ул үз чыгышында җирле бюджет үтәлеше, авыл җирлегендә булган үзгәрешләр, халыкның томыш дәрәҗәсе, яшәү рәвеше һәм башка мәсьәләләргә тукталды. Кече Бөгелмә авыл җирлеге территориясенә 4 торак пункт керә: Кече Бөгелмә авылы (халык саны - 1637, 485 хуҗалык бар), Плодопитомник бистәсе (халык саны - 285, 85 хуҗалык), Алга бистәсе (халык саны - 98, 35 хуҗалык), Ефановка станциясе (халык саны - 10).

Әгәр биредәге соңгы 5 еллык уртача күрсәткечкә күз салсак, туучылар саны үлүчеләр белән чагыштырганда 13кә артыграк. Муниципаль берәмлек территориясендә шулай ук социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтү биналары да уңышлы эшләп һәм яхшы нә­тиҗәләргә ирешеп килә.

1998 елда "Урал" совхозын реформалаштыру нәтиҗәсендә, Кече Бөгелмәдә ферма хуҗалыклары юк. Плодопитомник бистәсендә "Мирас" крестьян-ферма хуҗалыгы бар. Аның җитәкчесе - Асия Шәһәбетдинова. "Алга" бистәсендә Әнис Әсәдуллин җитәкчелегендәге "Әсәдуллин" крестьян-ферма хуҗалыгы эшләп килә. Алда әйтеп кителгән хуҗалыклар эшчәнлегенең рәвешенең төп юнәлеше бөртекле һәм җимеш культуралары үстерүдән гыйбарәт булса, муниципаль берәмлек территориясендә урнашкан "Р.Ф.Шафиков" хуҗалыгында сарык асрау белән шөгыльләнәләр.

Яшь белгеч гаиләләрен торак белән тәэмин итү программасы буенча ел саен, уртача алганда, 3 гаилә торак шартларын яхшырта. Үткән ел алар саны 6 булган. "Ана капиталы" программасы шулай ук яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуда зур ярдәм булып тора. Биредә елдан-ел яңа йортлар калкып чыгу да уңай күренеш. Бу исә инфраструктура, газ кертү, юлларның сыйфаты белән тыгыз бәйләнгән. Шуның өчен бүгенге көндә Березовая һәм Полевая урамнарын газлаштыру соравы көн кадагында тора. Авыл җирлегендә юл проблемасы да тулысынча чишелмәгән. Шулай да торак пунктка керә торган юлларга асфальт салынган. "Кече Бөгелмәдә юлларны тулысынча ремонлау һәм асфальтлауга теләгебез бик зур. Ләкин бюджетыбыз бу эшләрне башкарып чыгарга мөмкинчелек бирми", - дип үз гозерләрен җиткерде муниципаль берәмлек башлыгы. Ул бу олы һәм зур чыгымнар сорый торган эшне башкарып чыгуда муниципаль район ярдәменә зур өметләр баглавын белдерде. Шунысын да әйтеп китү урынлы булыр, үткән елның август аенда Муниципаль берәмлекләр республика смотр-конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасында Кече Бөгелмә муниципаль берәмлеге ТР президенты бүләге - УАЗ автомобиленә ия була.

Очрашу соңында авыл халкы район һәм авыл җирлеге башлыкларына, тиешле вәкилләргә үзләрен борчыган сорауларны җиткерде, аларга җаваплар алды. Җитәкчеләр халыкны борчыган сорауларны чишү юлларын табарга сүз бирделәр. Сессия нәтиҗәсен исә халык үзе бәяләр.

Татар Димскәендә

27 гыйнвар көнне Татар Димскәе муниципаль берәмлеге сессиясе узды. Аның эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, җирле үзидарә рәисе Риваль Зәйнуллин, халык сайлаган депутатлар, шәһәр һәм районнан оешма-предприятие вәкилләре, авыл халкы, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Көн тәртибендә 2011 ел йомгаклары буенча Татар Димскәе авыл Советы башлыгы отчеты һәм төрле сораулар каралды. Беренче мәсьәлә белән җирле башлык Р.Зәйнуллин чыкты. Үзенең чыгышында ул 2011 елда башкарылган эшләргә тукталды, милли һәм дини бәйрәмнәрне үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәргә рәхмәтләрен җиткерде. Әлбәттә, ул чараларны үткәрүдә җирле депутатлар өлеше дә шактый. Муниципаль берәмлектә 7 депутат сайланган һәм эшчәнлек алып бара икән. Авыл халкында әле коллективлык рухы бөтенләй бетмәгән, шуның нәтиҗәсендә бергәләп өмәләр оештыру һәм аларда катнашу мөмкинлекләре, сәламәтлекләре булганнарга хәләл санала. Аннан соң, халык әйткәндәй, бердәмлектә -- көч! Һәм әлеге көчне халык бергәләп авыл зиратын төзекләндерү эшендә, янгын сүндерү машинасына гараж төзү һәм башка күмәкләп башкара торган эшләрдә күрсәткән дә инде.

Муниципаль берәмлектә 295 шәхси хуҗалыкта барлыгы 854 кеше теркәлгән, шуларның 642се даими яши икән. 97 йортка җәй көне генә кайтып торалар. 67 йортта - ялгыз торучылар. 2011 елда 2 нарасый дөньяга килгән, 18 кеше ахирәткә күчкән. 1 гаилә төзелгән һәм 1 гаилә таркалган дигән мәгълүмат авылда демографик хәлнең бик аяныч икәнлеген ачык күрсәтә һәм җирле авыл Советы башлыгының: "Авыл картая", -- дигән сүзләренә дәлил булып тора. "Умырзая" балалар бакчасы, төп гомуми белем бирү мәктәбе, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, элемтә бүлеге, кибетләр, "Полигон" чүп чыгару полигоны һ.б.лар халыкка хезмәт күрсәтә.

Халык 200дән артык баш мөгезле эре терлек, 8 ат, сарык һәм башка мал асрый икән. 4 кеше шәхси хуҗалыкларын үстерү өчен субсидия алуга ирешкән. Төрле мәсьәләләрне хәл итүдә "Бөгелмә продкорпорациясе" җәмгыяте /директоры - Марат Сабиров/ булышлык күрсәтә. Гаилә фермаларында терлек санын арттыру мәсьәләсе актуаль булып кала бирә.

Өлкәннәр авыл халкының күпчелеген тәшкил иткәнгә күрә, аларга хезмәт күрсәтүче халыкны социаль яклау бүлеге, сәламәтлек саклау идарәсе вәкилләре эше аеруча әһәмияткә ия, чөнки һәрбер сорау белән Бөгелмәгә йөреп булмый, урында хәл итәргә кирәк. Әлеге хезмәткәрләр үз бурычларын җиренә җиткереп башкаралар, сессия барышында моның шулай икәнлеге ачыкланды, аларга халык рәхмәтләрен җиткерде.

Авыл балалар бакчасы, мәктәп бинасына капиталь ремонт кирәклеген дә әйтте муниципаль берәмлек башлыгы. Аннан соң чыгыш ясау өчен сүзне участковый, полиция майоры Иван Мельниковка бирде. Муниципаль берәмлектә хокук саклау өчен җаваплы зат 2011 елда булган хокук бозу очракларына, тискәре күренешләргә тукталды. Бигрәк тә террорчылык мәсьәләсенә, авылга читтән килүчеләрнең кем булуларын ачыклау кирәклегенә тукталды. Һәм мисалларны әллә кайдан түгел, ә халыкара эзләүдә булган җинаятьченең нәкъ менә Татар Димскәендә качып яткан булуын һәм аның хокук сакчыларына кораллы каршылык күрсәтүен, операция барышында юк ителүен тагын бер кат исләренә төшерде.
Участковый тагын халыкны мошенниклардан сак булырга, очсыз бәядән төрле сәламәтлекне ныгыту аппаратуралары һәм башкаларны сатып алудан сак булырга чакырды, чөнки алдаячаклары билгеле, мисаллар хәттин ашкан. Муниципаль берәмлектә 4 кешедә утлы корал

теркәлүен, көмешкә куу очракларының булмавын җиткерде. Чыгышын хокук бозуларны профилактикалау өчен халыкны уяу булырга кирәклеге өндәве белән тәмамлады.

Аннан соң Бөгелмә мәшгульлек үзәге, авыл хуҗалыгы идарәсе вәкиле, җирле депутат чыгышлары булды. Халык, түземлеге җитеп, аларны да тыңлады һәм сорауларын яудыра башлады. Авыл хуҗалыгында яңа фермалар төзү турында сүз бара, ә нигә соң әзер, буш торганнарын терлек асрарга теләүчеләргә бирмәү; табигатьне саклау; коррупция; ни өчен бернинди энергия сарыф итмичә, үз юлы белән агып төшкән чишмә суына тарифларның шәһәрнеке белән бертөрле булуы /әлеге сорау хәзер ничә еллар инде һавада эленеп кала. Авт./; авыл урамнарында су колонкалары юклык, шул сәбәпле янгыннар вакытындагы куркыныч һәм карап торып инде ничә йорт яндырулары; өйләргә телефон кертү һәм башкалар. Халыкны аеруча газга бәяләрнең күтәрелүе һәм аның өчен алдан түләүләр мәсьәләсе чыгырыннан чыгарды. Әлеге хәл елның-елында декабрь, гыйнвар айларында күзәтелә икән. Сессия җомга көнне булды, дүшәмбе көнне авылга Бөгелмә газ идарәсеннән вәкил килеп, барлык счетчик күрсәткечләрен тикшерәсе, төгәллек кертәсе ышандырылды анысы. Килде микән әлеге вәкил? Тикшерде микән?

Сессия ахырында авылның төзеклеге өчен тырышучыларны зурладылар, үт­кәрелгән өмәләр һәм башка эшләрдә актив катнашканнарга Татар Димскәе муниципаль берәмлеге башлыгы Рәхмәт хаты һәм истәлеккә бүләкләр тапшырды. Мондый хәерле эшләр бу елда да дәвам итәр дип ышанасы килә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: