Бөгелмә авазы

Үсешкә булыша торган көч

26 декабрь көнне "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятендә корпоратив күмәк мәгълүмат чаралары белгечләренең чираттагы семинары узды.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Компаниянең матбугат хезмәте эшли башлауга 20 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бу чарада ТР Журналистлар берлеге, "Этери и Партнеры" адвокатлар коллегиясе, корпоратив һәм күптиражлы газеталар, региональ күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре, "Татнефть" компанияләре төркеме пред-приятиеләренең телестудияләре һәм матбугат хезмәтләре җитәкчеләре, идарәче сервис компанияләрнең PR-белгечләре һәм башкалар катнашты.
Семинар барышында акционерлык җәмгыяте күмәк мәгълүмат чаралары каршында торган бурычлар, алар белән эшләү өлкәсенә караган законнардагы үзгәрешләр һәм яңалыклар тикшерелде, шулай ук "Татнефть" компанияләре төркеменә кергән предприятиеләр эшчәнлегенә мәгълүмати йогынтылы бәйләнешне камилләштерү юллары каралды.

"Татнефть" ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев үз чыгышында корпоратив күмәк мәгълүмат чаралары эшчәнлегенең әһәмиятенә басым ясап, аларның Компания үсешенә булыша торган көч икәнлеген әйтте.
"Татнефть" җәмгыятенең техник-икътисади мәгълүматлар һәм алдынгы тәҗрибәне тарату бүлеге начальнигы Нурия Вәлиева үз докладында матбугат хезмәте каршында торган бурычларга тукталды. Бу тиешле аудиториягә кирәкле мәгълүматларны оператив төстә ирештерү генә түгел, ә Компаниянең эчендә дә, аның тирәсендә дә уңай мохит тудыру, халык, хакимият, бизнес-кулдашлар белән элемтәне нәтиҗәлерәк итү, Компания хезмәткәрләренең корпоратив фикерләвен һәм идеологиясен булдыру һ.б.

Семинар эшендә катнашучы башка затларның чыгышлары да Җәмгыять мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлдерелгән иде. Очрашу ахырында анда катнашучылар үзләрен кызыксындыра торган актуаль хокукый һәм оештыру мәсьәләләрен дә тикшерделәр.

Белешмә. "Татнефть" ААҖдәге мәгълү-мати һәм коммуникацион эшчәнлекне, 1992 елдан башлап, техник-икътисади мәгълүматлар һәм алдынгы тәҗрибәне тарату бүлеге алып бара. Ул Компаниянең абруен күтәрү, эшлекле репутациясен ныгыту җәһәтеннән зур эшләр башкара. "Татнефть"тә корпоратив күмәк мәгълүмат чараларыннан "Татнефть вакыты" телестудиясе, "Нефть и Жизнь" журналы, "Нефтяные вести", "Хәзинә" газеталары, "Нефтяная газета" электрон басмасы эшли, шулай ук җәмгыять структураларында чыга торган дистәгә якын күптиражлы газета басыла. Алар арасында БМЗның "Нефтемашевец" газетасы да бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: