Бөгелмә авазы

Үсемлекләр ярдәм сорый

Бөгелмә районы басуларында гадәти булмаган хәл туды. Ә гадәти булмаган мәсьәләләрне чишү юллары да үзенчәлекле булырга тиеш.

Бөгелмә муниципаль районы хакимияте матбугат хезмәте.

Беренче бурыч - үсемлекләргә ныгып китәр өчен ярдәм кирәк! Икенчедән, үсемлекләрне зарарлы объектлардан һәм чирләрдән саклау, чүп үләннәрдән арындыру, дошманнардан аралау, ягъни башка елгы күрсәткечләрдән шактый артык булган корткыч бөҗәкләрдән коткару зарур. Үсемлек авырулары, нигездә, чәчүлекләрне саклауның интеграцияле системасын кулланмаудан килә: тупас гербицидлардан соң үсемлекләр, гади генә әйткәндә, "махмырдан" интегәләр, көчсезләнәләр, менә шул чакта аларга ярдәм кирәк тә инде.

2010 елгы тәҗрибә үсемлекләрне бу ысул белән саклаганда, ә атап әйткәндә, биологик препаратларны химик препаратлар белән бергә кулланганда, һәр гектарда 3-7 центнер уңышны саклап калу мөмкин икәнне күрсәтте. Әмма, кызганычка, хәтер саерак шул...

Соңгы 30 елда беренче мәртәбә буларак, быелгы һава шартлары уҗым культураларының тизрәк өлгереп җитүенә шартлар тудыра, димәк, аларны урып-җыю июнь ахырында, яисә июльнең беренче ун- көнлегендә үк башланырга мөмкин. Белеп эш иткәндә, үсемлекләргә ярдәмне без үзебезгә файда китерерлек итеп күрсәтә алабыз.

Реклама

Сабан культуралары 2-3 яфраклы булып, тәлгәшләнеп килә. Әмма чәчүлекләр бик чүпле. Чүп үләннәрнең шартлы саны зарар китерерлек дип саналган нормадан ике тапкыр һәм аннан да күбрәккә артып китә. Хәзер басуларны чүп үләннәрнең яңа дулкыныннан чистарту һәм минераль тукландыру мөһим. Бөртеклеләрдән арпаның торышы бигрәк тә борчый. Бүгенге көндә басуларның 46 проценты чүп үләннәргә каршы эшкәртелгән.

Гербицидларны бик белеп, сайлап кына куллану мөһим. Чүп үләннәрне юк итү ягыннан әһәмияте зур булса да, аларның үсемлекләргә көчле тәэсире, культураларны зәгыйфьләндереп, уңышның 50 процентына кадәр күләмен юк итәргә сәләтле. Чөнки гербицидлар белән эшкәрткәннән соң үсемлекләрнең үсүе тоткарлана, алар шиңә төшә, яфраклары саргая, шушы чорда аларның чирләргә бирешүчәнлеге дә арта. Моңдый хәлгә юл куймас өчен гербицидларны хәзер биологик фунгицидлар ("Планриз", "Алирин") белән бергә куллану отышлы, алар игеннәрне ончыл чык, тутык, таплану кебек чирләрдән сак-ларга булыша. "Альбит", "Циркон" кебек препаратлар үсемлекләрнең иммунитетын ныгыта, "Бинорам" исә үсәргә ярдәм итә.

Биологик препаратларны химик матдәләр белән кушарга ярыймы соң, анда бит тере организмнар? Кайбер белгечләр биофунгицидларны һәм химик препаратларны шуңа күрә аерым куллану ягында. Әмма, тәҗрибә күрсәтүенчә, агу тере бактерияләрне юк итә дигәнне турыдан-туры расларлык дәлилләр юк. Теләсә кайсы тере организм, билгеле булганча, күпмедер дәрәҗәдә үз-үзен саклау сәләтенә ия. Без югарыда санаган биологик фунгицидлар нигезендә ята торган микроорганизмнар да, үзләре өчен җайсыз мохиткә эләккәндә, капсула хасил итеп, беркадәр вакыт "төренеп" яталар, үсемлеккә сибелгән агу үз көчен югалткач кына алар үрчи башлыйлар.

Бүгенге көндә "Подгорный" җәмгыяте басуларында культуралар чәчелгән барлык мәйданның - 33, "М.Җәлил исемендәге" авыл хуҗалыгында - 58, "Рассвет" хуҗалыгында - 10, "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе"ндә 44 проценты гербицидлар, фунгицидлар һәм үсәргә этәргеч бирүче матдәләр белән эшкәртелгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: