Бөгелмә авазы

Салым хезмәтендә – Ачык ишекләр көне

15 - 16 мартта бөтен Россия буйлап салым түләүчеләр өчен Ачык ишекләр көне узды. Бу көннәрдә Бөгелмә шәһәрендәге салым инспекциясендә, Лениногорск, Азнакай, Баулы шәһәрләрендәге һәм Урыссу эшчеләр бистәсендәге территориаль участокларда 900дән артык кеше булып китте. Алар белән әңгәмәләр үткәрелде, теге яки бу сорау белән мөрәҗәгать итүчеләргә тәфсилле аңлатмалар бирелде.

Ә.ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Реклама

Салым хезмәте белгечләре компьютер программалары белән эш итү, электрон салым декларациясен тутыру, Россия федераль салым хезмәте сайтларына ничек керү тәртипләрен күрсәттеләр. Аудит фирмалары вәкилләре керем турындагы салым декларацияләрен тутырырга ярдәм иттеләр.
Салым түләүчеләрнең берсе дә игътибардан читтә калмады.

Ачык ишекләр көне дигән акция инспекциядә беренче тапкыр гына узмый инде. Үткән ел мондый чара берничә тапкыр оештырылды һәм салым түләүчеләр моннан бик канәгать, чараның файдасы зур дип саный алар.
Салым инспекциясе 30 апрель көнне гражданнар-ның 2012 елдагы керемнәрен мәҗбүри декларацияләү кампаниясенең төгәлләнәчәген исегезгә төшерә. Хөрмәтле салым түләүчеләр, вакытны сузмагыз, керемнәрегез турында салым инспекциясенә вакытында декларация тапшырыгыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: