Бөгелмә авазы

Сакланганны саклармын дигән…

"Татарстан яшьләре" газетасы язганча, язга чыгуга, хайваннарда котыру чире "котырган".

Апас, Менделеевск, Алабуга районнарында - этләр, Аксубай, Зәй, Алабуга, Мамадыш, Лаеш һәм Кама Тамагы районнарында - төлкеләр, ә Балтач, Түбән Кама, Алабуга, Тәтештә - мөгезле эре терлек, Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарында мәчеләр котыруы теркәлгән (барлыгы 15 очрак).
Күргәнегезчә, безнең тирә районнарда мондый хәлләр әлегә рәсми теркәлмәгән. Шулай да саклык чаралары күрелә башлаганмы икән? Чөнки иртән торып эшкә чыгуга, олыларны да, мәктәпкә укырга баручы балаларны да урам этләре чолгап ала. Хуҗасыз мәчеләр дә шәһәрдә бик күбәйде. Ул җан ияләренең берәрсендә шушы яман чир булмас дип, безгә кем гарантия бирә ала?

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: