Бөгелмә авазы

Рус шигъриятенең таң йолдызы

6 июньдә рус теленең чишмә башында торган бөек шагыйрь Александр Пушкинның тууына 215 ел тулды. Ул әтисе Сергей Львович ягыннан борынгы славян дворяннары нәселен дәвам итә, шуңа күрә дәрәҗәле кешеләр өчен ачылган Царское Село лицеенда уку мәртәбәсенә лаек була. "Руслан һәм Людмила" поэмасын ул шунда укыганда яза. Раилә ХАФИЗОВА. Әнисе...

6 июньдә рус теленең чишмә башында торган бөек шагыйрь Александр Пушкинның тууына 215 ел тулды. Ул әтисе Сергей Львович ягыннан борынгы славян дворяннары нәселен дәвам итә, шуңа күрә дәрәҗәле кешеләр өчен ачылган Царское Село лицеенда уку мәртәбәсенә лаек була. "Руслан һәм Людмила" поэмасын ул шунда укыганда яза.
Раилә ХАФИЗОВА.
Әнисе Надежда Осиповна ягыннан - Петр Беренчегә тоткын ителгән Эфиопия эре җирбиләүчесе Ибраһим Ганнибал оныгы. Шулай да Александр - бөтен рухы һәм калебе белән рус милләтенә тугрылыклы хезмәт иткән шагыйрь. Алай гына да түгел, аның бу милләттә тууы Русь өчен биниһая олы дәрәҗә.
8 ел буена бөтен вөҗүден биләгән "Евгений Онегин" романында ул рус хатын-кызының милли идеалы булган Татьяна Ларина образын иҗат итә. 1833 елда "Пугачев эше"нең яшерен документларын өйрәнүгә ирешә, мәшһүр яуларның эзе калган Урал тавына, Җаек елгасына һәм Оренбург шәһәренә экспедиция оештыра, җирле халык арасында таралган риваятьләрне җыя. "Капитан кызы" тарихи повесте шулай языла. Бу хезмәте өчен ул Рус академиясенә кабул ителә.
1828 елда Мәскәүдә Наталья Гонча-рова белән таныша һәм бер күрүдә гашыйк була. Әмма кызның әнисе тәкъдимне инкарь итә. Замандашларының истәлекләренә караганда, бу вакыйга нечкә хисле шагыйрь тарафыннан олы фаҗига буларак кабул ителә. Ул шунда ук Кавказга, Төркия белән сугышның иң кайнар ноктасына ашкына. Тагын ике елдан соң Гончаровага тәкъдимен кабатлый. Ниһаять, 1831 елның ямьле март аенда "Никитские ворота" каршындагы "Олы Вознесение" чиркәвендә сөйгән яры белән кавыша. Әмма тантана вакытында аның алтын балдагы идәнгә тәгәри, кулындагы шәме сүнә. Алдагы бәхетсез язмышына юравыннан шагыйрьнең йөзе ап-ак була.
Тирән үкенечкә күрә, Дантес белән коточкыч кайгылы дуэльның сәбәбе дә шушы ярсулы мәхәббәт икәнен беләбез.
Күзләребез белән сөекле шагыйрьнең йөзен күреп туймасак та, аның дога төсле якты шигырьләре күз алдыбызда мәңгегә калды. Алар бөтен дөнья шигъриятенә җуелмас тәэсир ясады. Мәсәлән, Габдулла Тукайның дистәдән артык шигыре аның остазлыгында язылган. "Җавап" шигырендә укыйбыз:
Шигъре Лермонтов вә Пушкин -
олугъ саф диңгез ул,
Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов,
Тукай - өч йолдыз ул.
Сөекле Тукаебызның олуг шәхескә дөрес бәя бирүе, гомумән, рус һәм инглиз телендәге әдәбияттан тирәнтен хәбәрдар булуы сокландыра. Пушкиннан кала, аның Лермонтовка, Плещеевка, Байронга, Фирдәүсигә ияреп язган шигырьләре бар. Яшен кебек үткән гомерендә Тукай бөтен дөнья әдәбиятын үзләштереп өлгергән, даими төстә укыган, үзе өстендә эшләгән.
1909 елда Сәгыйть Рәмиев белән Тукай, ярыша-ярыша, берсе - Лермонтовтан, икенчесе - Пушкиннан, "Пәйгамбәр" шигырен тәрҗемә итәләр. Рәмиев тәфсирендә Пушкинның пәйгамбәре декабристлар хәрәкәтенә дан җырлый, якты өметләрдән ваз кичмәскә өнди һәм азатлык идеалын күтәрә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: