Бөгелмә авазы

Рәсми мәгълүмат

Татарстан Республикасы II чакырылыш Бөгелмә муниципаль районы Советының XIX сессиясе карарлары ТР Бөгелмә муниципаль районы Советының 2011 елның 3 ноябрендә булып үткән XII сессиясенең "Гражданнарга бирелә торган җир участокларының чик үлчәмнәрен билгеләү турында"гы 2 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Советының 2011 елның 3 ноябрендә...

Татарстан Республикасы II чакырылыш
Бөгелмә муниципаль районы Советының
XIX сессиясе карарлары


ТР Бөгелмә муниципаль районы Советының 2011 елның 3 ноябрендә булып үткән XII сессиясенең "Гражданнарга бирелә торган җир участокларының чик үлчәмнәрен билгеләү турында"гы 2 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Советының 2011 елның 3 ноябрендә булып үткән XII сессиясенең "Гражданнарга бирелә торган җир участокларының чик үлчәмнәрен билгеләү турында"гы 2 нче номерлы карарын, 1 нче пунктына түбәндәге эчтәлектәге 1.1. аспунктын өстәп, үзгәртергә:

Реклама

"1.1. Муниципаль карамакта булган, шулай ук чикләү куелмаган дәүләт милеге саналган җирләрдән кишәрлекләр Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче, өч һәм анннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә милек буларак түләүсез бирелә (тапшырыла):
- алдан эшләнгән планлаштыру проектларына туры китереп, сатулашуларсыз һәм хосусый торак төзелеше, дача төзелеше, бакча, ярдәмче хуҗалык алып бару максатларындамы икәнлеген алдан килешеп тормый гына, шул исәптән:
- "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге территориясендә - 0,06 гектардан 0,10 гектарга кадәр;
- авыл җирлекләре һәм "Шәһәр тибындагы Карабаш бистәсе" муниципаль берәмлеге территорияләрендә - 0,08 гектардан 0,20 гектарга кадәр;
- элек бирелгән җир участогында алар милке - торак йорт торса, әгәр федераль закон буенча ул җир кишәрлеге хосусый милек буларак бирелә алмый торган гына булмаса - элек бирелгән җир үлчәмендә, әмма 0,20 гектардан артык түгел.
2. II чакырылыш Бөгелмә муниципаль районы Советының XVII сессиясенең "Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Советының
2011 елның 3 ноябрендә булып үткән XII сессиясенең "Гражданнарга бирелә торган җир участокларының чик үлчәмнәрен билгеләү турында"гы 2 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында"гы 1 нче номерлы карарын үз көчен югалткан дип санарга.
3. Әлеге карарны күмәк мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга.
4. Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Ф.В.Мөхәммәтовка йөкләргә.

И.КАСЫЙМОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы.


ТР Бөгелмә муниципаль районы территориясендә даими яшәүче, ТР Җир кодексының 32.1 нче маддәсе нигезендә муниципаль карамактагы, яисә чикләүләр куелмаган дәүләт милеге саналган җирдән түләүсез кишәрлекләр алу хокукына ия булган гражданнарга җир кишәрлекләре бирүне оештыру максатында, Бөгелмә муниципаль районы Советы карар бирде:
1. ТР Җир кодексының 32.1 нче маддәсе нигезендә хосусый торак төзү, дача төзү, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, бакча үстерү өчен җир участогы алырга теләүче, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы составына керә торган шәһәр, яисә авыл җирлекләре территорияләрендә даими яшәүче гражданнарга җир участоклары тиешле шәһәр, яисә авыл җирлеге чикләрендә бирелә.
2. Бөгелмә шәһәре торак пункты чикләрендә өч яки аннан күбрәк баласы булган гражданнарга таләп ителгән кадәр санда кишәрлекләр бирү мөмкинлеге булмаса, җирне ТР Бөгелмә муниципаль районы авыл җирлекләреннән бүлеп бирергә.
3. Әлеге карарны күмәк мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга һәм Бөгелмә муниципаль районы порталына урнаштырырга.
4. Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Ф.В.Мөхәммәтовка йөкләргә.
И.КАСЫЙМОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: