Бөгелмә авазы

Рәсми бит

II чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге Бөгелмә шәһәр Советының XVIII сессиясендә кабул ителгән 7 нче номерлы карар Бөгелмә шәһәр Советы депутаты М.Ф.Хәлиуллинның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында 2002 елның 12 июнендә чыккан "Россия Федерациясе гражданнарының сайлау һәм референдумда катнашу хокукларының төп гарантияләре ту-рында"гы № 67-ФЗ...

II чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге Бөгелмә шәһәр Советының XVIII сессиясендә кабул ителгән 7 нче номерлы карар

Бөгелмә шәһәр Советы депутаты М.Ф.Хәлиуллинның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында

2002 елның 12 июнендә чыккан "Россия Федерациясе гражданнарының сайлау һәм референдумда катнашу хокукларының төп гарантияләре ту-рында"гы № 67-ФЗ Федераль Законының 4 нче маддәсе, 9 нчы өлешенә нигезләп, Бөгелмә шәһәр Советы карар бирде:
1. Марат Фәрит улы Хәлиуллинны Бөгелмә шәһәр Советының законлылык, хокук тәртибе, хәбәрдарлык һәм депутат этикасы даими комиссиясе составыннан чыгарырга.
2. Бөгелмә шәһәр Советы депутаты Марат Фәрит улы Хәлиуллинның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатырга.
3. Әлеге карарны Бөгелмә шәһәренең территориаль сайлау комиссиясенә җиткерергә.
4. Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүне Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары И.Б.Беловага йөкләргә.

И.КАСЫЙМОВ,
Бөгелмә шәһәре мэры.


II чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Советының XIХ сессиясендә кабул ителгән 10 нчы номерлы карар

Бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты С.А.Мартыновның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында

Реклама

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Восточный авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге Советының XVIII сессиясенең 1 нче номерлы карарын тикшергәннән соң һәм Татарстан Республикасы "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль бе-рәмлеге Уставының 38 нче маддәсе, 1 нче өлеше,
2 нче пункты нигезендә, Бөгелмә муниципаль районы Советы карар бирде:
1. Сергей Алексеевич Мартыновны Бөгелмә муниципаль районының бюджет, салымнар, финанс һәм икътисад буенча даими комиссиясе составыннан чыгарырга.
2. Бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты Сергей Алексеевич Мартыновның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатырга.
3. Әлеге карарны Бөгелмә районының территориаль сайлау комиссиясенә җиткерергә.
4. Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Ф.В.Мөхәммәтовка йөкләргә.

И.КАСЫЙМОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы.


II чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Советының XIХ сессиясендә кабул ителгән 11 нче номерлы карар

Бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты Э.М.Гәрәевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Восточный авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге Советының XVII сессиясенең 1 нче номерлы карарын тикшергәннән соң һәм Татарстан Республикасы "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Уставының 38 нче маддәсе, 1 нче өлеше, 1 нче пункты нигезендә, Бөгелмә муниципаль районы Советы карар бирде:
1. Эдуард Мәэфуз улы Гәрәевны Бөгелмә муниципаль районының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясе составыннан чыгарырга.
2. Бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты Эдуард Мәэфуз улы Гәрәевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатырга.
3. Әлеге карарны Бөгелмә районының территориаль сайлау комиссиясенә җиткерергә.
4. Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Ф.В.Мөхәммәтовка йөкләргә.

И.КАСЫЙМОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: