Бөгелмә авазы

Россиядә сөткә бәяләр үсүе көтелә

Россельхознадзор 1 февральдән төбәкләргә хайваннар йогышлы авырулары буенча статуслар билгеләргә карар кылды. "Кара исемлектә" Татарстан да бар. Россельхознадзор тарафыннан хайваннар чирләү теркәлгән төбәкләрдән сөт кертү чикләнү аркасында Россиядә сөткә бәяләр артуы көтелә. Шулай ук чимал китертүбелән бәйле тоткарлыклар булырга мөмкин, дип яза «КоммерсантЪ». Искәртеп узабыз, Россельхознадзор 1февральдән хайваннар йогышлы авырулары...

Россельхознадзор 1 февральдән төбәкләргә хайваннар йогышлы авырулары буенча статуслар билгеләргә карар кылды. "Кара исемлектә" Татарстан да бар.

Россельхознадзор тарафыннан хайваннар чирләү теркәлгән төбәкләрдән сөт кертү чикләнү аркасында Россиядә сөткә бәяләр артуы көтелә. Шулай ук чимал китертүбелән бәйле тоткарлыклар булырга мөмкин, дип яза «КоммерсантЪ».

Искәртеп узабыз, Россельхознадзор 1февральдән хайваннар йогышлы авырулары буенча төбәкләргә статуслар билгеләргә карар кылды Дуңгызларның африка чумасы буенча Россиянең имин булмаган төбәкләре исемлегенә Татарстан да кергән. Хәзер республика сөте пастеризация үтәргә тиеш.

Сөт җитешлерүчеләр илкүләм союзы Россельхознадзорның карары гамәлдә «кара исемлектәге» төбәкләрдән сөт керүне тулысынча туктауны аңлата дип белдерә. Чөнки күпчелек җитештерүчеләрнең пастеризация өчен кирәкле җиһазлары юк.

«Союзмолоко» оешмасында белдергәнчә, чикләүләр чимал дефициты һәм аңа бәяләр арту белән яный. Нәтиҗәдә бу әзер продукциянең бәяләре артуга китерергә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: