Үрнәк алырга кирәк
Иваново өлкәсендә татар милли көрәшен популярлаштырырга булганнар. 10 ноябрь көнне Иваново шәһәрендә татарның милли спорт көрәше өчен яңа спорт залы ачылган.
Әлеге көрәш залы Иваново урта белем бирү мәктәпләренең берсендә урнашкан. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, бу мәктәптә 21 милләт балалары белем ала. "Спорт мәйданының төп максаты - шәһәрдә милли спорт төрләрен популярлаштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту, аларны бер-берләренең мәдәниятләре, гореф-гадәтләре белән якыннанрак таныштыру булачак", - дип белдерә оештыручылар.
Татар-башкорт спорт көрәше залын ачу тантанасында өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе, Иваново өлкәсенең милли көрәш федерациясе вәкилләре, өлкә җитәкчеләре һәм башкалар катнашкан. Концерт программасы тәмамлану белән мәктәп укучылары арасында көрәш ярышлары башланып киткән. Ивановода бу спорт төре бик популяр икән. Әлеге тәүге бәйгедә 100дән артык укучы чыгыш ясавын исәпкә алсак, моның шулай булуына шик юк.
Тагын бер нәрсәне билгеләп үтәргә кирәк, тамашачылар көрәш ярышлары белән генә хозурланып калмаган - аларга махсус концерт программасы да тәкъдим ителгән. Шул рәвешле, Иваново өлкәсе халкын татар җыр-биюләре белән таныштыру мөмкинлеге дә туган.
Интертат.ру газетасыннан.
Редакциядән. Менә сиңа мә! Без Татарстанда яшәп тә, үзебезнең шәһәрдә милли көрәш мәктәбен булдыра алмыйбыз, ә илебезнең төрле төбәкләрендә гөрләтеп спорт заллары да ачалар, төрле турнирлар да үткәрәләр икән. Безнең тиешле түрәләр исә тегесе юк, монысы юк, фәлән елда туган балалар юк (!) дигән мантыйксыз җаваплар бирүдән ары китә алмыйлар. Аларга Ивановога барып, милли көрәш мәктәбен ничек булдыру тәҗрибәсе белән танышып кайтырга тәкъдим итәбез. Бәлки, файдасы тияр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 гыйнвар 2021 - 19:47“Бөгелмә Сервис” компаниясе тарафыннан шәһәрне кардан чистарту эшләре тәүлек әйләнәсе оештырылган Шәһәр мэры ишегалларындагы кар яву нәтиҗәләрен вакытында бетерергә, кирәк булганда, административ-техник инспекцияне җәлеп итәргә кушты.3100
-
19 гыйнвар 2021 - 18:09Татарстанлылар авыл ипотекасы буенча түләү өчен Ана капиталын куллана алалар Авыл ипотекасы буенча кредитның максималь суммасы 3 млн. сум тәшкил итә.2700
-
19 гыйнвар 2021 - 17:28Бөгелмә муниципаль районына 190 доза вакцина кайтты Бөгелмәлеләр яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина ясаталар инде.4200
-
19 гыйнвар 2021 - 15:41Бөгелмәдә җылылык энергиясенә тариф күләме Җылылык энергиясе: еш бирелә торган сорауларга җаваплар6000
-
19 гыйнвар 2021 - 15:04Татарстан стал лидером по решению проблем обманутых дольщиков При поддержке Президента Татарстана в республике за прошлый год восстановлены права почти 400 дольщиков.3200
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
13 гыйнвар 2021 - 09:35Бөгелмә муниципаль район башлыгы прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
-
19 гыйнвар 2021 - 11:01Бөгелмәдә Татарстан Республикасында Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланган картиналар күргәзмәсен ачтыларКартиналарны тәкъдир иткәннән соң, студентлар һәм педагоглар өчен Рөстәм Хәбировтан мастер-класс оештырылды.9800
-
18 гыйнвар 2021 - 11:09“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде (ВИДЕО) Предприятиедә тәүлек буе эшли торган диспетчерлык хезмәте эшли. Сораулар, искәрмәләр һәм тәкъдимнәр 7-03-04 телефоны буенча кабул ителә.16500
-
17 гыйнвар 2021 - 13:27Рамил Габитов: “Минем өчен хыял – ул максат!” Рамил Габитов – тумышы белән Лениногорск районыннан. Урта белемне Тимәш авылы мәктәбендә ала һәм Казан милли тикшеренү техник университетында менеджерлыкка укый. Әлеге вакытта Бөгелмәдә Яшьләр сараенда, шулай ук Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда эшли. Өйләнергә җыена.15000
-
17 гыйнвар 2021 - 11:31Синоптиклар Россиянең күпчелек өлешендә аномаль салкыннар көтелүе хакында кисәтте Идел буенда һава температурасы нормадан 6-12 градуска түбәнрәк булачак.14700
-
17 гыйнвар 2021 - 17:23Ни өчен хисап бирүне соңгы көнгә калдырырга ярамый Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә.14500
-
17 гыйнвар 2021 - 15:34Каз мае: кеше өчен файдасы һәм зыяны Элек-электән кешеләр дәвалану өчен кул астындагы чараларны кулланырга күнеккән. Шулар арасында хайваннар продуктлары аерым урын алып тора. Бу юлы сүзебез каз мае турында булыр...12700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика