Бөгелмә авазы

Республикада социаль проектлар – үсештә

21 марттан республикада социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә эшчәнлек алып баручы коммерцияле булмаган оешмалар өчен ТР Министрлар Кабинеты грантын алуга конкурс башланды. Заявкалар 19 апрельгә кадәр кабул ителәчәк. 29 мартта узган брифингта Министрлар Кабинетының социаль үсеш идарәсе җитәкчесе Илдар Бәдриев журналистларга шул хакта җиткерде. Әлеге бәйге 2010 елдан бирле...

 

21 марттан республикада социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә эшчәнлек алып баручы коммерцияле булмаган оешмалар өчен ТР Министрлар Кабинеты грантын алуга конкурс башланды. Заявкалар 19 апрельгә кадәр кабул ителәчәк. 29 мартта узган брифингта Министрлар Кабинетының социаль үсеш идарәсе җитәкчесе Илдар Бәдриев журналистларга шул хакта җиткерде.

Әлеге бәйге 2010 елдан бирле оештырыла.2010 елдан алып, 2015 елга кадәр булган чорда барлыгы 928 проект кабул ителеп, шуларның 344е җиңүче дип табылган, грант фонды исә 48 миллион сум тәшкил иткән.

Чыгыштан күренгәнчә, Татарстанда барлыгы 5 меңнән артык коммерцияле булмаган оешмалар, аларның эшенә 1,2 миллионнан артык кеше җәлеп ителгән. Республика реестрында исә социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган 400гә якын оешма теркәлгән. Алар федераль, республика һәм муниципаль югарылыкта ярдәм алалар. "Узган елда 38 муниципаль районда 150дән артык коммерцияле булмаган оешма ТР Президентының һәм Министрлар Кабинетының грант ярдәме кысаларында 60 миллион сумлык социаль проект тормышка ашырды, - диде И. Бәдриев. - Моннан тыш, социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмалар тармак конкурсларында да актив катнашып киләләр".

Әлфия МОСТАФИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: