Бөгелмә авазы

Республика программаларының үтәлеше

28 мартта узган видеоконференция киңәшмәсен ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты. Биредә халык хуҗалыгының актуаль проблемаларын күтәреп чыктылар. Төзелеш Татарстанда төзелеш планының еллык биреме 21 процентка үтәлгән. Шул рәвешле, социаль ипотека программасы кысаларында, 27 йорт инде сафка...

28 мартта узган видеоконференция киңәшмәсен ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты. Биредә халык хуҗалыгының актуаль проблемаларын күтәреп чыктылар.
Төзелеш
Татарстанда төзелеш планының еллык биреме 21 процентка үтәлгән.
Шул рәвешле, социаль ипотека программасы кысаларында, 27 йорт инде сафка бастырылган. Моннан тыш, участок полиция хезмәткәрләре өчен дә йортлар торгызалар. "2014 - 2015 елларга Татарстан Республикасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау буенча эшчәнлекне оештыру" программасы ярдәмендә 17 муниципаль берәмлектә 38 административ-торак комплексы төзелә. Шулай ук "Авыл клублары" республика программасы буенча бөтен 42 төзелеш объектында да эш оештырылган.
Белгечләр әзерләү
Казан югары белем бирү учреж-дениеләрендә быел юллама белән белем алырга теләгән абитуриентларны кабул итәчәкләр.
Бу предприятие һәм оешмаларда профильле белгечләр әзерләү өчен оештырыла. Максатлы укуда республиканың һәр өлкәсендә эшләүчеләр катнаша ала. Хәзер ВУЗларда кадрлар әзерләү өчен министрлыклардан 1 майга кадәр юллама исемлекләрен көтеп калалар. Булачак белгечләр 4 ел дәвамында белем алачак. Бу эшне ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үз контролендә тота.
Парк һәм скверлар
Татарстанда "Парклар һәм скверлар" программасын гамәлгә ашыру башланды.
Исемлеккә муниципаль берәмлекләрнең 163 объекты кертелгән. Шуларның 143е республика бюджетыннан финанслана. Бөгелмә муниципаль районында 11 парк һәм сквер төзек-ләндереләчәк.
ОДН
Соңгы айда Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләре өчен бурычлар арткан.
Аларны җыю өлкәсендә төрле эшләр алып барырга планлаштыралар. Моны җирле "Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты" оештырырга тиеш. Бөелмәдә бу эшләр инде февраль азагында ук башланып китте. Шул рәвешле, ОДН күп булган 91 күпкатлы йортның 13ендә аны киметүгә ирешкәннәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: