Бөгелмә авазы

Һәр һөнәрнең – үз остасы

Август аенда Әлмәт шәһәрендә "Татнефть" җитештерү төркеменең әйдәп баручы төп һөнәрләрендә мәшгуль булган яшь белгечләр арасында һәр ел саен уза торган традицион һөнәри осталык бәйгесе үтте. Бәйге тарихында беренче тапкыр буларак, "Луч" телекомпаниясе аннан турыдан-туры эфирда тапшыру алып барды. Конкурс барышын шулай ук "Интранет" эчке корпоротив челтәр аша да күзәтү...

Август аенда Әлмәт шәһәрендә "Татнефть" җитештерү төркеменең әйдәп баручы төп һөнәрләрендә мәшгуль булган яшь белгечләр арасында һәр ел саен уза торган традицион һөнәри осталык бәйгесе үтте. Бәйге тарихында беренче тапкыр буларак, "Луч" телекомпаниясе аннан турыдан-туры эфирда тапшыру алып барды. Конкурс барышын шулай ук "Интранет" эчке корпоротив челтәр аша да күзәтү мөмкин булды.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Нефть тармагының төп эшче һөнәр ияләре арасындагы һөнәри осталык бәйгесе күптәнге традиция буенча "Татнефть" җәмгыятенең структур бүлекчәсе саналган "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсе полигонында узды. Бирегә намуслы хезмәте, тырышлыгы белән үзенең яхшы һөнәр иясе булуын һәм үз предприятиеләре данын Компания күләмендә якларга хо-куклы икәнлекләрен эш белән дәлилләп күрсәткән иң оста яшь белгечләр җыелган иде.
Тантаналы чарада Компаниянең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министры урынбасары Роберт Уразов, "Татнефть"нең директорлар советы әгъзалары, топ-менеджерлары, структур бүлекчәләр һәм ярдәмче предприятиеләр җитәкчеләре, нефть сәнәгате ветераннары катнашты.

Конкурс башланыр алдыннан "Татнефть"нең 2011 елда иң яхшы икътисади һәм финанси нәтиҗәләр күрсәткән, производство һәм инвестиция прораммаларын уңышлы үтәгән предприятиеләрен хөрмәтләделәр. Шундый ук тантаналы шартларда XXV спартакиадага, корпоратив күмәк мәгълүмат чаралары арасында барган бәйгегә һәм сәламәтләндерү лагерьлары арасында узган смотрга йомгак ясалды.

Реклама

Скважиналардан башлап, автозаправкаларга кадәр булган барлык эш участокларында да яшьләр максималь дәрәҗәдә әһәмиятле бурычларны нәтиҗәле хәл итү юнәлешендә эшлиләр, Компаниянең инновацион үсешендә иң куәтле көч булып торалар.

2012 елгы һөнәри осталык конкурсы узган еллардагы иң яхшы традицияләрне дәвам итү белән беррәттән, бәйге мәйданнарына яңа инженерлык белгечләрен дә әйдәп китергән. Моңа кадәр үткәрелеп килгән "Нефть чыгаруда иң яхшы звено", "ППДда иң яхшы звено", "Нефть хәзерләүче иң яхшы смена", "Иң яхшы эретеп ябыштыручы", "Иң яхшы бораулаучылар вахтасы" һәм башкалар - барлыгы 13 номинациядә ярышучыларга быел беренче тапкыр "Татнефть" ААҖнең нефть промыселлары геологлары, нефть һәм газны әзерләү инженер-технологлары, энергетиклар, экономистлар һәм шулай ук Компаниянең ягулыкны бәрәкәтле тота белгән шоферлары да катнаштылар.

Агымдагы елгы бәйгеләрнең үзенчәлеге шул, быел һөнәри осталык конкурсы тарихында беренче тапкыр буларак, ярышларны "Луч" телекомпа-
ниясе турыдан-туры эфирда күрсәтте һәм аның барышын "Татнефть" җәмгыятенең "Интранет" эчке корпоратив челтәре аша да күзәтү мөмкин булды. Ярышлар берничә мәйданда алып барылды, аларның һәркайсысында хәбәрчеләр, видеооператорлар эшләде, шуңа да илебезнең төрле төбәкләрендә эшләүче нефтьчеләр порталда үз вәкилләренең эше һәм ярыш нәтиҗәләре белән турыдан-туры реаль вакыт аралыгында танышып бара алды.
Быел бу конкурс 42 нче тапкыр үткәрелде. Нәтиҗәләре болай: Күчмә кубок һәм мактаулы беренче урын - "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсе коллективында. "Әлмәтнефть" вәкилләре - икенче, "Ямашнефть"-некеләр өченче булды.

Белешмә. Иң беренче һөнәри осталык конкурсы 1970 елда, В.И.Ле-нинның тууына 100 ел тулуга багышлап, "Әлмәтнефть" идарәсендә нефть чыгару, ПРС, ППД цехларында үткәрелә. 1975 елдан башлап, аерым белгечлекләр буенча ярышлар нефть һәм газ чыгару идарәләре арасында уза башлый. 1986 елда исә ул беренче тапкыр бөтен "Татнефть" берләшмәсе күләмендә оештырыла.

Һөнәри осталык ярышларының яңа сулышы 2001 елдан башланып китә. Ул елны традицион ярышларга "Белгечлеге буенча иң яхшы яшь эшче" номинациясе өстәлә. 2003 елдан башлап, конкурста Компаниянең 33 яшькә кадәрге яшь хезмәтчәннәре ярыша башлый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: