Бөгелмә авазы

Һәр эшнең дә җае бар...

6 апрель көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә көн кадагында торган мәсьәләләр тикшерелде.


Хезмәт иминлеге ТР төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин киңәшмәдә катнашучыларның, беренче чиратта, эш урыннарында хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен берсүзсез үтәргә кирәклеген янә бер тапкыр исләренә төшерде.

28 апрель - Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен билгеләп үтү алдыннан әлеге эш бигрәк тә әһәмиятле булып тора. Агымдагы елның беренче өч аенда республиканың төрле объектларында 12 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, аларда 7 кеше һәлак булган, 5се авыр тән җәрәхәтләре алган. Алга таба мондый фаҗигаләрне булдырмау - эш бирүчеләрнең төп бурычы. "Ростехнадзор" белгечләре план нигезендә тикшерүләр үткәрүне дәвам иттерәләр. Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә, 126 карар чыгарылган, хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозганнардан җәмгысе 1 миллион 222 мең сум күләмендә штраф түләтелгән.
Республикада торак төзелеше график нигезендә алып барыла, зур тайпылышлар юклыгы әйтелде. Бөгелмә муниципаль районында агымдагы
3 айда планлаштырылган 50 мең квадрат метр торакның әле 3 851е генә (7,7 процент) тапшырылган.

Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары өчен торак төзү эше дә дәвам итә.
9 Май - Бөек Җиңү көннәрендә төзелеп беткән фатирлар яңа хуҗаларын кабул итәр өчен әзер булыр дип көтелә. Бу уңайдан Бөгелмә муниципаль районында фатир алу өчен чиратта торучы 2 ветеран белән килешү төзелмәгән икәнлеге искәртеп үтелде.
Акбаш авылында күп функцияле үзәк /авыл мәдәният йорты, спорт-сәламәтлек комплексы/ төзү эше план нигезендә алып барыла. Бу эшне "Стройсервис" җәмгыяте /директоры - А.В. Красильников/ башкара. Август аенда авыл клубы ишекләрен ачар дип көтелә.
"Казан-Арена" футбол стадионында безнең төзүчеләр дә хезмәт куялар. Төрле районнар белән чагыштырганда, рейтингта Бөгелмә әлегә 20 нче урында тора. 14 апрель көнне ТР Президенты әлеге төзелештә шәхсән булачагын белдерде.

Авыл хуҗалыгы
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле республика кырларындагы вәзгыять белән таныштырды.
Кайбер районнарда инде уҗым культураларын тукландыру эшләре башланган. Тулаем алганда, көзге культуралар кышны начар чыкмаган, аларны саклап калу, ныгыту өчен чаралар күрү кирәклеге ассызыкланды.

Язгы чәчү эшләре дә якынлаша. Барлык районнарда да чәчүлек сабан культуралары җитәрлек күләмдә тупланган. Орлыкларның сыйфатына зур игътибар бирү кирәклеге бәхәссез. Ашламаларга килгәндә, монда шактый зур аерма күзгә ташлана. Мәсәлән, Бөгелмә муниципаль районында хәзергә 1 гектар чәчүлек җиренә 18,4 килограмм ашлама туры килә. Саба районында исә әлеге сан - 88 килограмм. Тиешле күләмдә ашлама кертмәгәндә, югары уңыш җыеп алу турында хыялланып та булмаганы һәркемгә мәгълүм.

Техникага килгәндә, алар язгы кыр эшләренә чыгарга әзер дип белдерде белгеч. Бары тик кайбер хуҗалыкларда гына техника төзәтелеп бетмәгән. Безнең районда, мәсәлән, "Возрождение крестьянства" җәмгыятендә /җитәкчесе - Н.Н. Омаров/ 2 чәчкеч һәм 3 тракторның төзек булмавы турындагы хәбәр бөтен республикага яңгырады.

Су басу куркынычы һәм санитар ике айлык
ТР Премьер-министры Илдар Халиков республиканың төрле районнарында су басу куркынычы артуы турында җиткерде /ял көннәрендә һава температурасының югары булуы һәм яңгыр яву аның фаразын тулысынча раслады. Авт./. Шуңа күрә район җитәкчеләренә мондый торак пунктларда яшәүчеләрнең гомерен, милкен саклап калуда эшне оештыру кирәклеген тагын бер кат исләренә төшерде.

Инде белгәнебезчә, 2013 ел - Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы буларак игълан ителде. Шуңа күрә табигатьне саклауга игътибар зур булачак. 15 апрельдән республикада ике ай дәвамында шәһәр һәм район территорияләрен чистарту эшләре башкарылачак. Монда ТР Хөкүмәте рәисе өстәп шуны гына әйтте, үз территорияләрен тиешле тәртиптә тотмаучыларга штраф күләме арттырылган. Мәсәлән, юридик затлар өчен ул хәзер 1 миллион сумга җиткерелгән һәм әлеге акчалар җирле бюджетта калачагы да хәбәр ителде.
Киңәшмә ахырында БМР башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов алда күрсәтелгән җитешсезлекләрне кыс-ка срокларда бетерү кирәклеген әйт-те. Шул уңайдан тиешле җитәкчеләр җавап тотты.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: