Бөгелмә авазы

Прокуратура Бөгелмәнең административ-техник инспекциясен тикшерде

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты административ-техник инспекциясе (АТИ) бүлегенең дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль юнәлешендә алып бара торган эшчәнлеге вакытында юридик затларның, хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турындагы законнарның ничек үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында АТИ бүлеге вазифаи затлары тарафыннан "Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль эшчәнлеге алып...

 

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты административ-техник инспекциясе (АТИ) бүлегенең дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль юнәлешендә алып бара торган эшчәнлеге вакытында юридик затларның, хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турындагы законнарның ничек үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында АТИ бүлеге вазифаи затлары тарафыннан "Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль эшчәнлеге алып барганда юридик затларның һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында"гы 294 нче номерлы Федераль Законның 2, 9 - 11 нче маддәләре бозылуга юл куелу очракларының булуы ачыкланды. Атап әйткәндә, хосусый эшмәкәрләргә мөнәсәбәттә, документларны Бөгелмә прокуратурасы белән килешенеп тормыйча, планнан тыш тикшерүләргә юл куелган.

Ачыкланган хилафлыклар буенча шәһәр прокуратурасы бүлекнең өч белгеченә карата административ эш кузгатты (РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.6.1 нче маддәсе). Гаеплеләр суд карары нигезендә административ җавапка тартылды.

 

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты административ-техник инспекциясе бүлеге эшчәнлегендә административ хокук бозулар турындагы закон таләпләренең үтәлешен дә тикшерде һәм РФ Кодексының 28.5 нче маддәсе бозылуга юл куелу очраклары барлыгын ачыклады. Тикшерү барышында тәртип бозу факты мәгълүм булуга, административ хокук бозу турында эш кичекмәстән кузгатылырга тиеш булса да, АТИ бүлеге вазифаи затлары моның бер ай вакыт узганнан соң гына эшләнүенә юл куйганнар. Шулай ук Кодексның 24.5, 28.1 нче маддәснең 5 нче өлешен бозу, ягъни административ эшне нигезсез кузгату очракларына да юл куелуы ачыкланды.

Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе исеменә әлеге кимчелекләрне бетерүне таләп итеп, күрсәтмә юлланды. Прокурор күрсәтмәсе урында тикшерелгән, бүлекнең 7 хезмәткәре дисциплинар җавапка тартылган.

Нияз МИСБАХОВ,
Бөгелмә шәһәр прокуроры урынбасары,

юстиция киңәшчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: