"Яшерен-батырын түгел, Илсөя белән аерылышуны Илфак бик авыр кичерде. "Судка бирәм мин аны, ярдәм ит", - дип, миңа да килде. Продюсер буларак, мин үзем дә Илсөянең кайбер гамәлләрен кабул итмим. Продюсерлык килешүе, һичшиксез, үтәлергә тиеш, авторлык хокуклары якланырга тиеш дигән фикердән мин бүген дә баш тартмыйм. Әмма Илфакның: "Илсөяне игътибарыңнан ташлама инде", - дигән сүзләре колагымда чыңлап, бәгырьне телгәли. Илфакның: "Нариман бар бит, Нариман!" - дип өзгәләнүе хәзер дә күз алдымда", - дип сөйләде Рифат Фәттахов.
"Илсөя - минем бик якын, бик кадерле кешем". Бу - Илфакның сүзе иде. Бәлки, Илсөя турындагы соңгы сүзе булгандыр. Бу хакта әйтмәсәм, бу мәгълүматны яшереп калдырсам - дөрес булмас иде. Илсөя каршында да, Нариман каршында да, бигрәк тә Илфакның рухы каршында", - ди танылган продюсер.
Рузилә Мөхәммәтова.