Бөгелмә авазы

Проблемаларны бергәләп чишәргә

Гыйнвар уртасыннан авылларда район җитәкчелеге, халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре катнашында авыл җыеннары башланды. Ул, күптән килгән традиция буенча, анда яшәүчеләрнең хәлен сорашу, проблемаларын ачыклау максатында оештырыла.

Татар Димскәендә 21 гыйнварда җирле халык депутатлары Татар Димскәендә хисап тоттылар.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Сессия эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов, Бөгелмә шәһәр прокуроры Валерий Кузьмин, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятие җитәкчеләре, сайланган 7 депутатның 6сы, җирле халык катнашты. Төп хисап тотучы Татар Димскәе муниципаль берәмлеге башлыгы Риваль Зәйнуллин булды. 2012 елда бюджет үтәлеше керемнәрнең чыгымнар белән тәңгәл булуын - 1 861 765 сум икәнлеген күрсәтте. Җитәкче аларның кайсы маддәләр нигезендә нәрсәгә тотылганын ачык итеп әйтеп бирде. Җирлектә 4 авыл булып, 287 хуҗалыкта 830 кеше гомер кичерә. Шуларның 642се генә хуҗалыкларында даими яши, калганнары йорт-кураларын дача буларак, нигездә, җәй көне генә файдалана икән. 366 кеше хезмәт яшендә, аларның 230ы читтә эшли, 21е эшсез буларак теркәлгән, 305 кеше өлкән яшьтә санала. 2012 елда 4 бала дөньяга килгән, бакыйлыкка күчкәннәр - 20 кеше. Авыл картая, шуңа карамастан, ул үз тормышы белән яши бирә: узган елда 12 өмә үткәрелгән. Анда зиратларны тәртипкә китерү, чистарту кебек эшләр башкарылган. Әлеге игелекле эштә башлап йөрүчеләргә зур рәхмәтләрен җиткерде башлык.

Җирле үзидарә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен хәл итүне эшчәнлегенең төп юнәлеше итеп билгеләгән һәм ул закон кысаларында алып барыла. Үткән елда исә йөзләгән шундый мөрәҗәгать кергән, аларның күбесе уңай хәл ителгән. Гражданлык хәле актларын теркәү хезмәтеннән /ЗАГС/ 29 кеше файдаланган.

Җирлеккә караган 4 авылга да телефон кергән. Телефон станциясе хезмәтеннән 140 абонент файдалана, әмма әле бу гына җитәрлек түгел. Күп кенә гаиләләр инде еллар буе чират торуга карамастан, өйләренә телефон керттерә алмыйлар икән. Әлеге сорау Бөгелмә район электр элемтәсе җитәкчелеге алдына кабыргасы белән куелды.

Чыгышы соңында Риваль Илгиз улы 2013 елга планлаштырылган эшләр турында да халык белән фикер уртаклашты: яңа фельдшер-акушерлык пунктын (ФАП) төзү һәм анда эшләргә тагын бер шәфкать туташы кирәклеге; Татарстан Республикасы программасы нигезендә, Суык Чишмә авылына асфальт юл салдыру; Райлан авылы зираты коймаларын төзекләндереп бетерү; Татар Димскәе зиратын чистарту, тәртипкә китерү; Суык Чишмә авылында 200 метр озынлыктагы су торбаларын яңаларына алыштыру һ. б.

Татар Димскәе төп гомуми белем бирү мәктәбе эше турында аның директоры Илгизә Ибраева сөйләде: "2010 елдан мәктәп төп, ягъни тугызъеллык буларак эшли. Ул 310 балага исәпләнгән. Бүгенге көндә мәктәптә 40 бала белем һәм тәрбия ала. Балаларны 11 мөгаллимә укыта, аларның барысы да югары белемле. Уку йортының матди-техник базасы ныклы, яңа заман таләпләренә туры килерлек укыту-методик әсбаплар белән тәэмин ителеш югары дәрәҗәдә. Анда бүгенге көндә компьютер классы: 12 компьютер, 11 ноутбук, 2 мультимедиа проекторы бар. Электрон журнал, укучылар алган билгеләрнең әти-әниләренең кесә телефонына килеп ирешүе дә бары тик хуплауга гына лаек эш.

Тәрбиясе түбән укучы белем алырга да ашкынып тормый. Ул яктан караганда, безнең мәктәптә соңгы елларда хокук саклау органнарында хисапта торучы укучылар юк. Укучыларның буш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган: 5 фән түгәрәге, спорт секцияләре эшләп килә. Уку йортыбыз юкка гына 2006 елдан бирле "Көмеш дәрәҗәле сәламәтлек мәктәбе" исемен йөртми шул. Белем бирү белән беррәттән, балаларга хезмәт һәм сәламәтлек тәрбиясе бирүне алгы планга куябыз, нәтиҗәләре күз алдында.

Мәктәп 1974 елда төзелгән. Төзек-ләндерү эшләрен, әлбәттә, иганәчеләр, җирле җитәкчелек ярдәме белән башкарабыз, аларга зур рәхмәт. Узган ел республикабызда мәктәпләргә дә капиталь ремонт ясау эшләре башланып китте. Мәктәбебез быел әлеге программага эләкмәгән, әмма ул ремонтка бик мохтаҗ. Шуңа күрә алдагы елда безнең уку йортында капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелсә иде дигән теләктә калабыз", - диде ул.

Аннан соң җирле мәдәният мәсьәләләре, хокук саклау органнарына мөрәҗәгатьләр тикшерелде. Сессиядә катнашучылар үзләрен борчыган сорауларын җиткерделәр. Пай җирләре өчен түләүләр; Татар Димскәе элеккеге идарә йортының бүгенге язмышы; язгы ташу вакытында су баскан йортларда яшәүчеләргә түләүләр; Суык Чишмәдә салкын су мәсьәләсе һәм башка сораулар күтәрелде.

БМР башлыгы Илдус Касыймов район җирлекләрендә башкарылган эшләргә тукталды, үтәлгән программалар турында сөйләде, халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирде. Урында хәл итеп булмаганнарын тикшерү өчен тиешле оешма-предприятие җитәкчеләренә күрсәтмәләр бирелде. Шуның белән Татар Димскәе авыл җирлеге Советы сессиясе эше тәмам булды.

Кодашта

28 гыйнвар көнне Кодашта узган җыелыш авыл җирлегенең яңа сайланган башлыгы Гүзәлия Хәйсәрованың отчет доклады белән башланып китте.

Әлфия МОСТАФИНА.

Башта ук шуны әйтеп узмакчы булам, Кодашта эшчән генә түгел, беренчедән, җырга-моңга бай халык яши, анда узган мәдәни чаралар тирән мәгънәле, бай эчтәлекле булулары белән аерылып тора. Икенчедән, биредә халыкның яшәү рәвешенә битараф булмаган, авыл проблемаларын курыкмыйча күтәреп чыгып, аларны бергәләп чишү юлларын тәкъдим итүчеләр бар. Алар газетабыз битләрендә дә еш чыгыш ясыйлар.

Реклама

Мин баштагы минутларда үземне русларның яңа капкага карап торган тәкәсе кебек хис иттем, чөнки яңа җитәкче белән таныштыручы, аның моңынчы кем булып эшләве, нинди өлкәдә авыл халкы ышанычын һәм хөрмәтен казануы, кем тарафыннан нинди хезмәт-казанышлары өчен бу бик тә җаваплы эшкә сайлануы турында җыелган халыкка аңлатучы булмады. Ә бит кодашлардан тыш, җыенда Бөгелмәдән килгән белгечләр дә утыра иде.

Отчеттан күренгәнчә, 2012 елда 13 совет утырышы һәм 4 гомуми җыелыш уздырылган. Узган отчет сессиясендә Кодаш авыл җирлеге Советы алдына, 2012 елга төп бурычлар итеп, юлларны һәм мәдәният йортын ремонтлау эшләрен оештыру билгеләнгән булган. Юлларны ремонтлау өчен бюджетта 278 мең сум каралган булса да, ул акчалар башка максатларда тотылган.

"...Мәдәният йортына һәм транспорт чарасына энергоаудит (ягъни тикшертү) уздыру, энергопаспорт ясату, куркыныч очраклар турында авыл халкын тавыш белән кисәтү системасын куйдыру, җир-суларга санитар анализ ясату, урам утлары өчен 2011 елдан калган бурычны түләү һәм бүтән төрле чыгымнарга шул статьядан акчаны күчерергә туры килде", - диде докладчы. Юридик тел белән әйткәндә, ул "целевой" акчалар башка максатларда кулланылырга тиешме соң? Барыбер халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләнгән бу эшләрнең барысы да дип, үзебезне юатсак кына инде.

Аннары чыгыш ясаучы ел дәвамында башкарылган эшләрне санап китте: авыл халкы өчен мәдәни чаралар оештырылган, авыл территориясе чис-
тартылган, төзекләндерелгән һәм яшелләндерелгән, зиратлар чиста һәм тәртиптә тотыла. Шулай ук 2012 елда һәйкәл янын төзекләндерү, Җиңү көненә ветераннарга буләкләр тапшыру, Сабан туе бәйрәмен һәм Балаларны яклау көнен уздыру, Өлкәннәр көненә чәй табыны әзерләү кебек чаралар оештыруда һәм уздыруда авыл җирлеге депутатлары Илсур Касыймов, Юныс Кәлимуллин, "Муса Җәлил исемендәге" җәмгыять җитәкчесе Харис Әхмәтгәрәев, кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Эльвира Мирзахмәтова һәм Рөстәм Мөсәлимов, мөмкинлекләреннән чыгып, матди ярдәм күрсәткәннәр.

Гомуми мәгълүматларга килгәндә, Кодаш авыл җирлегендә барлыгы 826 кеше яши (шуның 782се - Кодашта, 44 кеше Кызыл Чишмәдә гомер итә), 391 хуҗалык, 347 йорт исәпләнә. Шәхси хуҗалыклар җәмгысе 297 баш мөгезле эре терлек асрый (2012 ел башына 172 баш булган). "2012 елда 2 авылдашыбыз шәхси хуҗалыкларында җитештерүне арттыру һәм торакларны төзекләндерү өчен - 200 мең сумлык кредит, Кызыл Чишмәдән үзмәшгульлек программасы нигезендә шөгыльләнергә теләгән бер кеше 58 мең сумга сыер алды. Бүгенге көндә Кызыл Чишмә авылында ике гаилә фермасы нәтиҗәле эшләп килә. Юныс Кәлимуллин 94 баш мөгезле эре терлек (шуның 64е сыер), 3 ат, 70 сарык һәм кәҗә асрый. Радик Әхмәтгәрәев фермасында 43 баш үгез һәм 3 ат бар. Кызыл Чишмә авылында яшәүче Зилә Гыйниятуллина, "Фермер" лизинг программасына кереп, 35 баш мөгезле эре мал асрый, - дип хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы. - 2012 елда авыл хуҗалыкларына ярдәм күрсәтү программасы буенча сыер асраучыларга фураж алыр өчен республика бюджетыннан 103 360 сум күләмендә субсидияләр бирелде".

Авыл җирлегендә урнашкан балалар бакчасы, төп гомуми белем бирү мәктәбе, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, китапханә, почта бүлекчәсе, җаваплылыгы чикләнгән "М. Җәлил исемендәге" җәмгыять, "Мусалимов" оешмасы, телефон элемтәсе, транспорт, сәүдә хезмәткәрләре эшеннән зарланучылар юк икән.

Участок оперуполномоченные, полиция лейтенанты Раил Минсафин 2012 елда авылда кылынган кыңгыр эшләр турында сөйләп, уздырылган профилактик чараларны санап үтте һәм чыгышын: "Хокук бозуларга һәм җинаятьчелеккә каршы бергәләп көрәшкәндә генә уңышка ирешергә мөмкин", - дип йомгаклады.
"Муса Җәлил исемендәге" җәмгыять җитәкчесе Харис Әхмәтгәрәев авылдашларын кыскача гына хуҗалыкның 2012 ел йомгаклары белән таныштырды. Мәсәлән, узган ел биредә 58 миллион сумлык продукт җитештереп сатылган. З комбайн сатып алынган, шуның икесе - чит илнеке. "Салымнарны вакытында түләп барырга тырышабыз, эшчеләребезнең уртача хезмәт хакы аена 11 мең сум тирәсе", - диде Х. Әхмәтгәрәев.

Мәгариф өлкәсендәге проблемалар хакында мәктәп директоры Наил Мөэминов бик ачынып сөйләде. Авылда балаларның, ә димәк, мәктәптә укучыларның саны елдан-ел кими бара. Шуңа күрә быел 7 нче сыйныф балалары Бөгелмә һәм Карабашка барып укырга мәҗбүр. 50 бала гына укыганга, 2012 елда мәктәп төп мәктәп итеп үзгәртелгән. "Сыйныфтагы укучылар саны 14тән ким булырга тиеш түгел, ә бездә - 13", - диде ул. Аннары директор Кодашның чүпкә батуына тирән борчылуын белдерде, 2013 ел - Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителгәнгә күрә, быел бу проблемага аеруча игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.

Россия Пенсия фондының Бөгелмә бүлеге җитәкчесе урынбасары Марсель Таһиров кодашларга 2013 елда пенсия системасында булачак үзгәрешләр турында мәгълүматлар бирде.

Белгечләрдән соң авыл халкы арасыннан чыгыш ясаучылар да байтак булды. Алар чыгышының төп темасы юлларны ремонтлау, чүп җыю һәм аны чыгару, авыл мәдәният йортын һәм мәктәпне кичекмәстән төзекләндерү иде, авыл халкының бигрәк тә җәй көннәрендә сусызлыктан интегүләре турында ассызыклап әйтелде.

Сессия эшендә катнашкан Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов халыкның сорауларына җавап бирделәр. В. Гарәфетдинов, клубны ремонтлау проблемасына ачык-лык кертеп, мәдәният йорты түбәсен ябу өчен подряд оешмасы билгеләнүен, бу эшнең февраль урталарында башланачагын җиткерде. Ә менә мәктәпне ремонтлау мәсьәләсендә, аның 2014 ел-да "Мәктәпләргә капремонт уздыру" республика программасына кертелә-чәгенә ышандырды.

Авылда суга кытлык мәсьәләсе 2012 ел дәвамында газета битләрендә даими яктыртылуга да карамастан, вәзгыять, Крылов мәсәлендәгечә, үзгәрешсез кала бирә икән.
"Киңәшле эш таркалмас", - ди халык мәкале. Шулай булгач, яңа җитәкчегә уңышлар теләп, аның авыл халкы мәнфәгатьләрен кайгыртуда нәкъ менә шул ук авыл кешесенә таянып, аның белән киңәш-табыш итешеп эшләвен теләп калыйк. Ә инде кодашларга килгәндә, аларның мондый җыеннарга җыйнаулашып килүләрен, җыелышларда актив булуларын телисе килә. "Битарафлыктан да яманрак чир юк", - дип, тикмәгә генә ачынып сөйләмәделәр шул авылдашларыгыз Халисә Мөэминова белән Равилә Арсланова...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: