Бөгелмә авазы

Президентка соравың бармы?

15 июньдә ил Президенты Владимир Путин Русия халкының сорауларына җавап бирәчәк. Президент белән булачак "Туры элемтә" нәкъ шушы көнгә планлаштырылган, дип белдерә Кремльнең матбугат хезмәте. Теләгән һәр кеше Президентка үз соравын телефон аша, СМС яки ММС-хәбәр җибәреп, сайт һәм махсус телефон кушымталары ярдәмендә бирә алачак. Ә "Одноклассники" һәм "Вконтакте" социаль...

15 июньдә ил Президенты Владимир Путин Русия халкының сорауларына җавап бирәчәк. Президент белән булачак "Туры элемтә" нәкъ шушы көнгә планлаштырылган, дип белдерә Кремльнең матбугат хезмәте.

Теләгән һәр кеше Президентка үз соравын телефон аша, СМС яки ММС-хәбәр җибәреп, сайт һәм махсус телефон кушымталары ярдәмендә бирә алачак. Ә "Одноклассники" һәм "Вконтакте" социаль челтәрләре кулланучылары быел, хат җибәрүдән тыш, Президентка видеоязма аша да мөрәҗәгать итә алачаклар.Владимир Путин белән "Туры элемтә" 15 июньдә Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә башлана. Туры трансляцияне "Россия 1", "Россия 24", "Беренче канал" күрсәтәчәк, шулай ук "Радио России", "Маяк" һәм "Вести FM" радиолары аша да тыңларга мөмкин булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: