Бөгелмә авазы

Польша – Литва татарлары

Редакциябезгә килгән Мәдинә апа Хафиз кызы белән очрашу күңелемне тетрәндерде. Польшаны азат иткәндә әтисенең үлүе, аягын өздереп кайткан Ваня абыйның ачлыктан шешенеп беткән хәлдә апае белән икесен эзләп табуы, хәер сорарга өйрәтүе бөтен аңымны биләде. Алай гына да түгел, 40 яшендә Польшага әтисенең каберенә барып, күңеленә каткан ачы кайгы шунда...

Үзен "татар" этнонимы белән атаган төрки кавем Бөек Польша - Литва кнәзлегенә, ягъни Речь Посполитаяга, 14 нче гасырда барып урнаша. Һәм бүген дә халык исәбен алу вакытында аларның 5 меңе милләтен "татар" дип яздырта. Үзен һәм балаларын поляк дип яздырганда тормыш күпкә җиңелрәк буласын аңласалар да, ниндидер тирән һәм бөек сәбәпләр аркасында, татар исеменнән ваз кичми. Үз илебездә татар бетә-бетә дип өметен югалткан кайберәүләргә менә дигән сабак - болар хакында гасырлар буена һичкем кайгыртмаган, ялгыз ата-баба рухы белән алар бүген дә исән!
Польшада гомер иткән татарлар - Алтын Урда варислары. Бөек кнәз Гедимин (1305 - 1341), акыллы сәясәтче буларак, Алтын Урда тәхетендә үз иленә дустанә мөнәсәбәттә булган ханнар утыруын кайгырта, шуңа күрә алар белән уртак тел табып кына калмый, ә татар морзаларын бик теләп хезмәткә чакыра. 1319 елда, Войцех Коялович язганча, татар яугирләре Тевтон орденына каршы Польша - Литва гаскәренең авангардында сугыша.
1397 елда Аксак Тимердән җиңелгән Туктамыш хан һәм аның Сарай, Ак Урда һәм Идел буе Болгары кешеләреннән торган атлы гаскәре килеп төпләнә. Ягеллоннар династиясенең иң мәшһүр кнәзе Витовт аңа монарх мәртәбәсен күрсәтә, Лида шәһәрендә замок бүләк итә.
Шуңа күрә бүгенге татар нәселләре үз ата-бабаларының горур исемен 1410 елгы Грюнвальд бәрелеше каһарманнары исемлегеннән эзли. Шанлы көрәштә Туктамыш хан углы Җәләлетдиннең очына ярымай кадаган бунчугы (гаскәр башы-ның власть билгесе: башына ат койрыгы бәйләгән сөңге-сап) литва һәм рус әләмнәренең уң кулында гизә, татар яугирләренең арсландай җитезлеге һәм батырлыгы халык җырларына күчә. Татар угланнары гомерлек Польша һәм Литва гражданнары исемен һәм "ак яугир" титулын яулый. Витовт аларны Вильно, Гродно, Троки, Августов, Острог калалары яныннан утарлар белән бүләкли.
600 ел үткәннән соң бүгенге Польша хөкүмәте Гданьск шәһәрендә тулаем казна акчасына, Ватанга хезмәтен югары бәяләп, татар яугиренә һәйкәл куйды. Мәрхәбә! Ачу тантанасында Польша Президенты пан Комаровски үзе һәм Татарстан делегациясе катнашты. Анда татар угланы тугры тулпары өстендә, уң кулына ярымайлы бунчук тоткан килеш коелган (рәсемдә).
Алар Алтын Урданың сайын йортларыннан: Баргын, Җалаер, Хашын, Коңграт һәм Найман бәкләр ыруыннан чыккан. "Углан" исемен башта Ассанчук морза гаскәриләре генә ала. Ассанчукович Углан исә Август III хезмәтендә полковник дәрәҗәсенә күтәрелә, аның 400 яугирен хөрмәт йөзеннән король үз гвардиясенә күчерә.
Соңыннан башка татарлар да үз отрядларын "угланнар" (Чыңгыз ханның турыдан-туры токымы мәгънәсендә) дип атый башлый.
13 ел буена (1454 - 1466) барган тәре йөртүчеләргә каршы сугышта угланнарның төз сафлары Казимир Ягеллонның король гвардиясенә тезелә, Пруссия, Чехия, Венгриягә каршы сугышларда батырлык күрсәтә, гомумән, Ливониядә барган бер генә яу да алар катнашыннан башка узмый. Тарихчы Мацей Стрыйковский сугыш хроникасында татар яугирләрен аерым атый: "Нешава һәм Пуцкий тирәсендә Хач гаскәре поляклар һәм Литва татарлары тарафыннан җиңелде".
16 нчы гасырда Ягеллоннар династиясе сүнеп, аның урынын Вазалар яулагач, Зигмунт (1587 - 1632) татар яугирләрен яңа утарлар белән бүләкли. Елъязмаларда үз мәчетен тоткан 60 татар авылы булганы хәбәр ителә.
Шулай да Вазалар династиясе вакытында Польша - Литва сеймы (корылтае) татарларның юридик һәм дини хокукларын чикләгән конституция кабул итә. Татар морзасы, генерал Александр Кырчиньский әйдәвендә 1671 елда татарлар баш күтәрә һәм Төркиягә кузгала (Найман бәк углы Коңграт 1440 елгы яулардан соң Оршаньский повятыннан (өязеннән) җир белән бүләкләнеп, Кырчын авылына нигез салган булган, Кырчиньский фамилиясе - аның варислары).
Сейм яугирләрнең төп таләпләрен канәгатьләндерә һәм татар ротмистрларына 526 влук (влук - 16,5 га), җәмгысе 8 мең 679 гектар җир бүлә. Крушыняны, Лужаны, Бялогорцы, Подлипки, Бохоники, Малдовичи Гурны һәм башка авыллардан поляк крестьяннарын күчереп утыртып, бу авылларны татарларга бирәләр, Кырык Татар авылына нигез салына, Сокулки, Крынки, Крушеняны, Бохоникида шунда ук мәчетләр торгызыла.
1683 елда Бөек кнәз Ян Собеский 22 меңлек гаскәре белән Венаны камап торган Төркия гаскәренә каршы сугышка керә. Әмма Паркан тирәсендә король коронасы отрядлары паникага бирелә һәм, монархның үзен дә артта калдырып, чигенә башлый. Шунда татар ротмистры С. Кжечковский, атын борып, төрекләргә каршы ташлана, үзе һәлак була, әмма монархны коткара.
1761 елда татар яугирләре Саксония һәм Чехия җирләрендә барган канкойгыч сугышларда катнаша. Егерме яшьлек Йосыф Беляк шунда күтәрелеп, башта - полковник, соңыннан генерал дәрәҗәсенә ирешә, Австрия ханбикәсе Мария Терезадан олы шәрәфләр ала. "Угланнар яуларда батырлык һәм гайрәт күрсәттеләр. Бу хакта бөтен Ауропа белеп, гаскәрләре безгә охшатып оештырыла башлады", - тарихи чыганакта горурлык белән шулай язылган. Икенчесендә: "Мәшһүр генерал Йосыф Беляк һәм аксөяк офицерлар: Ахматович, Азулевич, Байрашевскийлар Ватанга тугры хезмәт иттеләр", - диелгән.
Тарихи факт: 1863 елда Рус хакимле-генә каршы күтәрелгән восстаниедә татарлар Польшага тугры калган, бәйсез-леге өчен кан түккән. Туган-Барановский йортыннан Адәм, Самуэль һәм Мацей угланнар корал һәм акча җыеп, гаскәр туплаган, шуның өчен Себергә сөргенгә сөрелгән.
Тарихчы Яков Гришин "Польша - Литва татарлары" хезмәтендә язганча, Беренче Бөтендөнья сугышы алдыннан хәрби хезмәткә 20 татар генералы чакырыла: Хәлил Базаревский, Тимеруглан Беляк (данлыклы Йосыф Белякның оныгы), Йосыф Якубович, Мацей Сулькевич һәм башкалар. Немец илбасарларына каршы көрәшне татар эскадроны 1939 елның 1 сентябрендә үк башлый, капиту-ляциядән соң поляк халкының фаҗигале язмышын бүлешә.
1925 елда Вильно шәһәрендә үткән Гомумпольша мөселманнарының беренче корылтаенда философия фәннәре докторы Я. Шынкевич мөфти вазифасына сайлана. Бу вакытта Берлин университетында укыткан доктор ашыгыч рәвештә кайтыр юлга чыга. Ул илнең мәркәзе - Варшава шәһәрендә Җәмигъ мәчете төзү уе белән Египет, Сүрия, Палестина, Төркия һәм Һиндстанга бара, һәр җирдә берәр ай чамасы торып, корольләр һәм солтаннар белән күрешүгә ирешә, әмма аларда яклау тапмый. Шулай да Польша татарлары турында бөтен дөньяга белгертә һәм аннан соңгы елларда мөселман илләре ярдәме белән Варшавада мәчетләр төзелә.
Польша - Литва татарлары ата-бабаның ак исемен башка халыклар арасында күз карасыдай саклаган. Бәхтиярдыр мондый кешеләр!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: