Бөгелмә авазы

Полицейскийлар хөрмәтенә

7 ноябрь көнне Бөгелмәнең А. Баталов исемендәге рус дәүләт драма театры бинасында Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне хөрмәтенә тантаналар узды.

Эльвира НУРМӨХӘММӘТОВА,
күмәк мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча
өлкән инспектор, эчке служба капитаны.
Бөгелмә полицейскийлары бу көнне үз адресларына Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закировтан бик күп җылы сүзләр ишеттеләр. Үз чыгышында ул полицейскийлар эшенең әһәмияте турында сөйләде, хокук сакчыларына һәр эштә уңышлар теләде. Л. Закиров хезмәт вазифаларын үтәүдә аеруча уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә Мактау грамоталары тапшырды, ә бүлеккә телевизор бүләк итте.
Эчке эшләр бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы полиция подполковнигы А.В. Потапов шәхси составка, хезмәткәрләрнең гаиләләренә, бу бәйрәм көнендә постта торган һәр кешегә рәхмәт белдерде.
А. Потапов тантанада 14 кешегә - бүлек начальнигының Мактау грамоталарын, тагын 30дан артык полиция һәм эчке служба хезмәткәренә - төрле дәрәҗәдәге медальләр, яше җитеп, лаеклы ялга китүче 6 кешегә бүләкләр тапшырды. 4 хезмәткәр Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре тукталуга 25 ел тулу хөрмәтенә чыгарылган медальгә лаек булды.
Тантаналардан соң полиция хезмәткәрләре хөрмәтенә А. Баталов исемендәге рус дәүләт драма театры артистлары тарафыннан "Сибирский Цирюльник" спектакле күрсәтелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: