Бөгелмә авазы

Ящурны кертмәскә!

Бүгенге көндә Казакъстан территориясендә мөгезле эре терлекләр арасында "О" тибындагы ящур авыруының 12 очрагы теркәлгән. Вирусның бу якларга да килеп җитү ихтималы булуны күздә тотып, Татарстан Республикасы "Россельхознадзор" идарәсе белгечләре безнең төбәккә килә торган йөкләрне ветеринария куркынычсызлыгы күзлегеннән тикшерәләр һәм контрольне көчәйтәләр, шулай ук халыкны да уяу булырга өндиләр.

Э.ХӘЙРУЛЛИНА,
Р.ВАСЕНЬКИНА,
ТР "Россельхознадзор" идарәсе экспертлары.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Гайдайның "Кавказская пленница" комедиясен караган һәр кеше хәтерли: иптәш Саахов дачасында яшәгән мәшһүр "өчлек" әгъзаларына нәкъ менә ящурдан прививка "ясыйлар". Ящур - вирус китереп чыгара торган чир, аның иң зур куркынычы да шунда, чөнки вируслы чирне антибиотиклар белән дәвалап булмый. Организм инфекциягә каршы көрәштә берүзе кала, иммунитет көчсез булса, ахыргы нәтиҗәне күз алдына китерү кыен түгел. Иммун системасы чиргә каршы торырга әзер булсын өчен вакцина кертү кирәк.

Ящур - мөгезле эре терлекләрнең ашкайнату трактын һәм тиресен авыр зарарлый торган вируслы кискен чир. Кечкенәрәк маллар, кеше дә авырырга мөмкин. Ә менә атлар бу чирне "белми".

Яшь маллар бу вирус эләккәндә, тәүлек эчендә һәлак булалар. Олы маллар терелә, әмма аларның продуктлылыгы 20-30 про­центка кими.

Ящур янгын кебек, бер фермадан икенчесенә ко­­точкыч зур тизлек бе­лән тарала ала. Еш кына сак­лану чаралары да ярдәм итми, чөнки эт, песи һәм кошлар да аны таратучы ролен үтәргә мөмкин. Озак еллар инде Россиядә ящур тамыры корыган чир саналып килде. Әмма 2005-2006 елларда Кытайдан Амур, Чита өлкәләренә, Хабаровск, Приморье крайларына үтеп керде. Казакъстанда да ул әледән-әле теркәлеп тора.

Татарстанда ящурга мөнәсәбәттә вәзгыять уңай санала, малларның чирләү очраклары тер­кәлмәгән. Әмма аның чит­тән килеп эләгү куркынычы янау сәбәпле, Татарстан Республикасы "Россельхознадзор" идарәсе дәүләт ветеринария хез­мәте ведомствосындагы барлык оешмаларны алдан кисәтеп куюны кирәк саный.

Ящур кешегә дә йогамы соң? Әйе, вирус белән йогышланган продукт кулланса, чир кешегә дә эләгә. Кешегә чирнең кайнамаган сөт, чи ит белән эш иткәндә эләгүе дә ихтимал. Югары температурада вирус бик тиз һәлак була, шуңа күрә суелган малның итеннән пешкән колбаса әзерләргә мөм­кин, ә сөтне, һичшиксез, пастеризацияләргә кирәк. Ә инде чирле терлекләр белән эшләүчеләргә (сыер савучыларга, дәвалау­чыларга, суючыларга) ви­русның, турыдан-туры кон­­­такт нәтиҗәсендә, мал­­­лар төчкергән, ютәл­лә­­­­гән вакытта һава аша да, аларның пычрагы-бү­лентеге эләккән предметлары аша да йогу куркынычы бар.

Ящур - коточкыч зур икътисади зыян ки­те­рә торган афәт. Бу - тер­лекләр кырылуга, продуктлылыкны югалтуга, симертүдәге малларның авырлыгы кимүенә, үр­чемгә зыян килүгә һәм шулай ук карантин чыгымнарына, продуктларны зарарсызландыруга, тышкы мохит предметларын чис­тартуга бәйле чыгымнар. Шуңа күрә дә инфекцияне читтән кертмәү хәстәрен күрү - профилактиканың иң ышанычлы юлы.

Реклама
Теги: ящур
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: