Бөгелмә авазы

ОДНнан котылып булмаячак...

Инде барыбызга билгеле булганча, агымдагы елның 1 сентябреннән РФның 5 майда расланган 354 нче карары нигезендә, коммуналь хезмәтләргә яңа кагыйдәләр буенча түли башладык. Хәзер квитанцияләрдә күпфатирлы йортларда яшәүче милек хуҗалары өчен салкын, кайнар су, җылылыкка түләү ике өлешкә бүленә. Беренчесе - һәр кеше өчен фатирында кулланган ресурслар өчен түләү булса,...

Тагын шунысы да бар, сентябрь аеннан ОДНга үзебез гомер иткән фатирыбызның мәйданыннан чыгып түли башладык. Никадәр иркенрәк фатирда яшисең икән, счет-фактураларда ай саен шулкадәр артыграк өстәмә түләү килә дигән сүз инде бу. Гомумйорт исәпләү приборлары куелган һәм алар булмаган йортлар өчен исәп-хисап формуласы, шул нигездә түләү дә төрлечә. Приборлар куелмаган йортлар өчен, ТР Архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы приказы (2012 елның 21 августы) белән коммуналь уңайлыклар куллану буенча нормативлар билгеләнде: шәхси һәм гомумйорт күрсәткечләре. Элек торак йортларда урнашкан халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар (чәчтараш, аптека, кибетләр һ.б.) ОДН түләүдән азат ителгән булсалар, хәзер милекчеләр кебек, алар да ОДН өчен түләячәкләр.
Болар һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдәге башка яңалыклар белән тулырак танышу максатында, 29 октябрь көнне Бердәм исәп-хисап үзәге /ЕРЦ/ бинасында җирле телевидение һәм "Бөгелмә авазы", "Бугульминская газета" журналистлары үзәк җитәкчесе Ринат Фәһим улы Вәдигуллин белән очрашып, әңгәмә уздырды.

Сорау: Газета укучыбыз телефоннан шылтыратып, үзен күптән борчыган бер сорауга җавап бирүне үтенде. "Мин еш кына берничә айга шәһәрдән китеп торам, - ди ул. - Билгеле инде, бу вакытта фатирым буш кала. Бу турыда тиешле органнарга да белдертәм. Нигә миннән барыбер ОДН алалар?"
Җавап: 5 календарь көннән артыграк срокка фатир буш тора икән, бу очракта салкын һәм кайнар суга, канализация, электр энергиясе, газ өчен кабат исәп ясалырга тиеш. Ләкин гомумкагыйдәләр нигезендә, милек хуҗалары җылылык өчен һәм гомуми куллану урыннары өчен ОДН түләргә тиешләр.

Сорау: Бердәм исәп-хисап үзәген-дә һәрчак - җир буе чиратлар. Тә-рәзәләр артында нибары 3-4 белгеч утыра. Без кайчан культуралы хезмәт күрсәтүгә күчәрбез икән? Берочтан икенче сорау: сезгә кабул итүгә кереп булмый дип зарланучылар бар…
Җавап: Бу чиратлар мәсьәләсендә күпмедер дәрәҗәдә халык үзе дә гаепле. Җавап алуларына карамастан, күбесе кат-кат сорый, таләп итә һәм нәтиҗәдә бер кешегә генә дә байтак вакыт сарыф ителә. Белгечләргә килгәндә, иртәнге 9га кадәр, әйе, аларның саны 3-4 кенә. Аннары бар тәрәзә артында да белгечләр була. ЕРЦ җитәкчесе кабул итсен өчен алдан язылырга мөмкин. Һәр сишәмбедә 14 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итәм.

Сорау: Әгәр торак милекчесенә счет-фактурадагы саннар сәер тоелса, аңа нишләргә?
Җавап: Бу документлар мәгълүматка бик бай. Шулай да берәр нинди сорау туган очракта, безнең белгечләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

Сорау: Коммуналь хезмәтләр өчен дөреслеккә туры килми торган кечкенә саннар биргән кешеләрне контрольдә тотарга булмыймы?
Җавап: Бүгенге көндә "моя хата с краю" дигән принцип белән яшәргә һич ярамый. Гомумкулланылыш урыннары (общедомовые места) дигән төшенчә үзе генә дә контрольлек итүдә һәр торак милекчесе катнашырга тиешлеккә ишарә булып тора. Инициативаны шул йортларда торучылар үзләре күрсәтергә тиеш. Мәсәлән, кулланган ресурслар өчен күрсәткечләрне йортта яшәүчеләр билгеле бер көндә генә бирергә күнексеннәр иде. Бу гомумкүрсәткечләр белән аерманы күпкә киметергә ярдәм итәр. Подъезд һәм йорт өлкәннәре (старшие по подъезду и по дому) актив эшләгән урыннарда уңай якка үзгәрешләр күзгә бәрелеп тора һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, югалтуларның күпкә ким булуы күзәтелә.
…Сораулар, билгеле, бихисап. Ләкин аларның күбесе, ни кызганыч, турыдан-туры шәһәребезнең җылылык, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүчеләренә кагыла иде. Ә халык, күбесенчә, проблемаларга, аңлашылмаучылыкларга ачыклык кертүләрен сорап, һаман шушы үзәккә чаба. Шуңа күрә, киләчәктә түгәрәк өстәл артында шушындый җитди һәм мөһим очрашулар халыкка коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр катнашында уздырылса, аларның үзләренә дә, халыкка да файдасы бермә-бер күбрәк булыр иде.
Очрашу соңында Бердәм исәп-хисап үзәге җитәкче Ринат Вәдигуллин ай дәвамында кабул итүләрдә гражданнар тарафыннан аеруча еш бирелгән сорауларга җавапларны безнең җирле газеталар белән дә уртаклашырга ризалашты. Бу гамәл исә күп кенә мәсьәләләргә ачыклык кертер һәм ЕРЦда үзәкләргә үткән чиратларны бераз гына булса да киметергә ярдәм итәр дип ышанабыз.
Әлфия МОСТАФИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: