Бөгелмә авазы

ОДН “боз”ы кузгалды бугай

"Күрше хакы - Алла хакы", - ди без-нең татар халкы. Бүген дә бу мәкаль үзенең актуальлеген югалтмаган. Туганлык җепләре өзелгән, яшәешебезне битарафлык дигән яман чир чолгап алган заманда күрше күршене бик үк санлап бетерми шул. Нигә дисезме? Халык теленнән төшми торган ОДН нәкъ менә шулай дип әйтергә төп сәбәп булып...

Реклама

Саннарда ачык күренә

2013 елның 3 мартында Ненастин урамындагы 66 нчы йорт фатирларында салкын һәм кайнар су приборларын тикшерү уздырылды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 9 акт (42, 43, 91, 134, 136, 48, 49, 11, 6 нчы фатирлар) төзелде. 18 тайпылыш ачык-ланды (134, 43, 91, 136, 48, 49, 6 нчы фатирларда салкын
һәм кайнар су үлчәү өчен куелган приборларның срогы чыккан һәм 11 нче, 49 нчы фатирлардагы приборлар эшләми).
Фатирлар буенча барлык су чыгымнары 512 куб метр тәшкил итсә, гомумйорт приборы 793 куб метр су акканны күрсәткән. Бу прибор подвалда урнаштырылган һәм тикшерү узган. Күргәнегезчә, аерма шактый зур - 281 куб метр.
14 мартта "6 нчы торак- эксплуатацияләү идарәсе идарәче компаниясе" җәмгыяте тарафыннан шундый ук тикшерү Тухачевский урамындагы 4 нче йорт фатирларында уздырылган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 73, 62, 48, 60 нчы фатирларга карата 4 акт төзелгән. 4 тайпылыш ачыкланган. 73 нче һәм 60 нчы фатирлардагы салкын һәм кайнар су приборларында чатнаган урыннар бар, 62 нче, 48 нче фатирлардагы при-борларның эшләү срогы чыккан.
Фатир хуҗалары шәхси исәп-хисап приборлары күр-сәтүе буенча 620 куб метр су сарыф иткән, ә гомумйорт приборы 904 куб метр су акканны күрсәтә. Бу прибор да подвалда урнаштырылган һәм тикшерү узган. Ике күрсәткеч арасындагы аерма 284 куб метр тәшкил итә.
Бу саннарга аңлатма бирүнең кирәге юктыр, саннар фактларны ачык күрсәтә.

Хакимиятнең
матбугат үзәге биргән
мәгълүматлар буенча
Әлфия Мостафина
әзерләде.



Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: