Бөгелмә авазы

ҺӨНӘРЛЕ ҮЛМӘС

Халык сүзе белән бәхәсләшеп булмый - ташка уеп язылган хаклык. Мәктәп бусагасын бүген-иртәгә атлап чыгып китәсе укучылар - әле әти-әниләре өчен сабый гына булган балалар һөнәр сайлау дигән мөһим карар алдында торалар. Күп очракта нәкъ өлкәннәр киңәше белән эшләнә бу эш. Ә алар инде балаларын ничек тә югары белемле, дәрәҗәле...

Халык сүзе белән бәхәсләшеп булмый - ташка уеп язылган хаклык. Мәктәп бусагасын бүген-иртәгә атлап чыгып китәсе укучылар - әле әти-әниләре өчен сабый гына булган балалар һөнәр сайлау дигән мөһим карар алдында торалар. Күп очракта нәкъ өлкәннәр киңәше белән эшләнә бу эш. Ә алар инде балаларын ничек тә югары белемле, дәрәҗәле һөнәр иясе итәргә омтыла. Ләкин хезмәт базарында, киресенчә, гади эшчеләргә сорау зур. Шулай ук кече һәм урта бизнес та яшьләрдән яңа идеяләр, яңа инициативалар көтә.
Шушы һәм башка сораулар хакында шәһәребезнең Техника йортында узган "Белем бирү. Карьера - 2015" профориентация форумында сөйләштеләр. Анда белем бирү учреждениеләре укучылары, студентлары, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре, район һәм предприятие җитәкчеләре катнашты. Урта һөнәри һәм югары уку йортлары, хезмәт урыннары күргәзмәсендә шәһәр мэры Линар Закиров Бөгелмә яшьләренең белемле, актив һәм креатив булуын әйтте, студентлар, аларның укытучылары белән аралашты. Линар Рөстәмович студентлар белән күмәк фотога төшеп һәм аны инстаграммадагы үзенең битенә
урнаштырып, яшьләр белән әлеге форум турында фикер алышуны интернет челтәрендә дә дәвам итте.
Һөнәри ориентация форумының рәсми өлешендә мәшгульлек үзәге директоры Эльвира Резванова учреждениенең әлеге юнәлештә узган 2014 ел эшчәнлеге турында сөйләп, алга планнар билгеләде. Шулай ук мәгариф һәм бизнес өлкәләре вәкилләре дә үзләрендә бу җәһәттән алып барылган эшләр,
уңай нәтиҗәләр турында фикер уртаклашты. Гомумән, Бөгелмәдә укучылар белән һөнәр сайлауда, яшь белгечләрне эш урыннары белән тәэмин итүдә алып барылган эш тәҗрибәсе республикада яхшылардан санала. Форум резолюциясеннән күренгәнчә, якын киләчәктә дә ирешелгән уңышларга таянып хезмәт итәргә һәм эшче һөнәрләрнең абруен үстерүдә эшчәнлекне арттырырга карар кылынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: