Бөгелмә авазы

Проблемалар юк...

Узган җомгада шәһәр тибындагы Карабаш муниципаль берәмлегендә отчет сессиясе узды, шуның белән авыл җирлекләрендәге җыеннарга нокта куелды. Аның эшендә БМР башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, Карабаш бистәсе Советы җитәкчесе Антон Михайлов, "Лениногорскнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе баш инженеры Ринат Габдрахманов, шәһәр һәм район оешма-предприятие вәкилләре, журналистлар, чакырылган халык катнашты.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Көн тәртибендә торган мәсьәлә турында төп доклад белән шәһәр тибындагы Карабаш муниципаль берәмлеге башлыгы А.Михайлов чыкты. 2011 елда башкарылган эшләр турында отчет булды ул. Беренче чиратта, узган елгы сессиядә халык гозерләрен, теләкләрен тормышка ашыру кебек сораулар каралды. 2010 елда халыкны торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге хәлләр бик борчыган булган икән һәм бер ел эчендә ул җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшләгәннәр.

Бистәдә яшәүче 5 меңнән артык кешенең 360ы - социаль-көнкүреш сферасында, 120се - торак-коммуналь хуҗалыгында, нефтьчеләр - 887, авыл хуҗалыгында 86 кеше хезмәт куя, 304 студент, 1408 пенсионер (253е эшли), 98 эшмәкәр, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары булуы турында әйтелде. 2011 елда Карабашта 3 йортка капиталь ремонт ясалган, быел 4 йортта төзәтү эшләре үткәрү планлаштырылган. Бөек Ватан сугышы һәм толы булган 6 кеше фатир алу чиратында тора икән. Эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 9 мең сумга якын булган. Шул ук вакытта бистәдә урнаштырылган индивидуаль җылыту системалары - ике контурлы мичләр өчен әҗәт 15 миллион сумнан артыграк икәне дә җиткерелде. Бистәдә яшәүчеләрнең 440ы бөтендөнья интернет челтәренә тоташкан, теләгәннәрдән заявкалар алу дәвам итә /ни өчендер алдагы елларда күтәрелгән Бөгелмә җирле телевидениесен Карабашта һаман да карый алмаулары турында гына ләм-мим бер сүз дә әйтелмәде, ә ул ничек булмаган, шул килеш юк. Авт./. Бистәдә җәмәгать мунчасы эшли, быелга юыну бәяләре үзгәрмәгән: балаларга - 60, олыларга 80 сум тәшкил итә. 2011 елда 71 нарасый дөньяга килгән, 73 кеше бакыйлыкка күчкән. 20 никах теркәлгән, шул кадәр үк аерылганнар. Читтән торырга кайтучылар һәм чыгып китүчеләр саны якынча бертигез - йөз кешедән аз гына артыграк. Авыл хуҗалыгына килгәндә, муниципаль берәмлектә "Фәтхетдинов", "Карабаш-Агро" җәмгыятьләре эшчәнлекләрен алып бара. Бистәдәгеләр 204 баш мөгезле эре терлек /161е - сыер малы/ тота һәм алда әйтелгән җәмгыятьләр халыкны печән, салам, фураж белән тәэмин итүдә зур ярдәм күрсәтәләр икән. 7 кеше мал тотуда үз шәхси хуҗалыкларын ачып җибәргән, аның өчен дәүләттән акчалата ярдәм алган. Узган ел Карабаш муниципаль берәмлегендә 48 җинаять теркәлгән, шуның 38е ачылган. Ике кеше үтерү очрагы һәм бер көчләү фактлары хокук саклау өлкәсендә эшләүчеләргә агымдагы елда хезмәтләрендә тынычланырга ирек бирмәстер. Халык төрле сораулар белән хакимияткә 82 мәртәбә мөрәҗәгать иткән, гозерләрнең 32се уңай хәл ителгән, 11е хәл ителмәгән, 39ына төрле аңлатмалар бирелгән. Менә шулар турында әйтте башлык үзенең чыгышында һәм төп докладка өстәмә рәвешендә чыгыш ясаучыларга сүз бирде. Елдагыча /дежур доклад белән дип әйтсәк, дөресрәк булыр. Авт./ "Нефтьче" спорт комплексы директоры С.Бегова сөйләде. Аның чыгышында яңалыклар булмады. Аннан соң сүзне җирле ветераннар советы рәисе Фиргали Иматов алды. Инде аксакал барлык көн кадагында торган хәл ителәсе мәсьәләләрне ачып салыр, һичьюгы, аларны күтәреп чыгар дип торганда, аның: "Карабашта бернинди проблема да юк, барысы да яхшы", - дигән сүзләре, җитәкчелеккә яудырган рәхмәт сүзләре гаҗәпләндерде. Бермәлгә тоталитар чорлар әйләнеп кайткандай тоелды, ул чакта да бит тиранга рәхмәт яудыра-яудыра, реп-рессия тәгәрмәчен тулы көченә әйләндергәннәр. Аннан соң чыгыш ясаучының зур сәясәткә кереп китүе, РФ Президентын сайлауда мәгълүм бер кандидат өчен агитация алып бара башлавы тагын да ныграк аптыратты. Әле ярый тагын алга таба чыгыш ясаучыларның берсе шул теманы кабат кузгаткач, залда утыручылар аны: "Это открытое давление на избирателей, мы живем в демократическом государстве!" - дип, агитаторларны урыннарына куйдылар. Моны ничек дип әйтергә дә түгел: РФ Президентлыгына теркәлгән биш кандидат арасыннан Карабашта яшәүчеләр лаеклысы өчен тавыш бирә алмаслар, дөрес сайламаслар дип уйлап эшләүләре булдымы, аңлашылып бетмәде. Ил күләмендә гадел һәм чиста сайлаулар өчен тырышкан бер мәлдә бит бу! Хәер, җирле аксакал ике сорау күтәрде анысы: асфальт юлларны капиталь төзекләндерү һәм Карабаш амбулаториясе эшчәнлеге турында. Әмма болар беркемгә дә яңалык түгел иде инде, чөнки алар турында шушы көннәрдә генә фикер алышкан булганнар.

Аннан соң БМР Пенсия фонды җитәкчесе Зоя Калин февраль аенда хезмәт пенсияләренең 7 процентка артуы турында сөйләде. Шул ук вакытта пенсия күләменең эшләүче кешеләрнең хезмәт хаклары белән турыдан-туры бәйле булуы, шуңа күрә конвертта алынган акчалардан Пенсия фондына салымнар килмәвен, эшләүчеләрнең бүгенге көн белән генә түгел, киләчәкләре турында кайгырту зарурлыгын җиткерде.

Менә шулай үтте Карабаш муниципаль берәмлеге отчет сессиясе. Ни кызганыч, анда җирле авыл хуҗалыгында эшләүче җитәкчеләр, гомумән, күрен-мәде. Чыгыш ясау турында әйткән дә юк. Аннан соң Бөгелмәдә торак-ком-муналь хезмәтләре өчен түләүләр мәсь-
әләсе - көн кадагында торган иң кызу сорауларның берсе. Карабашта - юк. Хәл ителгәнме әллә ул? Әгәр шулай икән, нигә калганнар белән дә андый уңай тәҗрибә белән уртаклашмаска?

Сессиянең тагын бер "ноу-хауы" - яңалыгы булып сорауларны язма рәвештә генә бирү торды. Ә үзе белән язу өчен ручкасы, кәгазе булмаганнарга нишләргә калды? Сорауларын үз эчләрендә йөртергә генә... Аннан соң елына бер тапкыр үткәрелә торган отчет сессиясендә дә халык белән ачыктан-ачык сөйләшмәгәч, кайда сөй-ләшергә икән соң? Әлеге яңалыкның - монологның, җитәкчелеккә бик кулай булса да, уңышсыз икәнлеге күренде. Шулай да сораулар күп язылды. Әмма аларда /ашыгу, кабалану бәласе булса кирәк/ бер җитешсезлек җибәрелгән булып чыкты: сорау бирүчеләр үзләренең исем-фамилияләрен куярга оныткан иделәр. Сессияне алып баручы аларны укыганда, әлеге хилафлыкны күреп, бары 1 генә кешенең (!) үзен күрсәтүе турында әйтте. Һәм өстән-өстән генә бер-икесенә җавап бир-гәннән соң, калганнарына язма рәвештә җавап бирергә ышандырды. Әмма кемгә җавап килер икән, исем-фамилияләр күрсәтелмәгән бит! Тагын: "Авылга, бабайга", - булды инде бу.

Аннан соң күңелне тырнаган тагын бер мәсьәлә турында әйтмичә булмый. 90 процентка якын татар яшәгән бистәдә нотык тотучыларның берсе генә дә татар телендә чыгыш ясамады. Ветераннар советы рәисе әлеге хилафлыкны инде бетерер дип көткән өметләр дә акланмады, чөнки ул аксакал, аңа килешер иде. Әмма вата-җимерә русча сөйләсә сөйләде, ана телендә чыгыш ясарга "оялды". Калганнар турында әйтеп тә торасы юк, инде ничә ел хакимияттә утырып, халык белән эшләп, "исәнмесез" дигән сүзне дә өйрәнә алмыйлар. Хәер, кирәк дип тә санамыйлар, ахрысы. Ирексездән, Карабашта моннан берничә еллар элек үткәрелгән җыелыш искә төште. Анда бер сорау бирүче үз гозерен татар телендә җиткергәч, аны җитәкче урында эшли торган бер ханым: "Разговаривать на татарском языке - это бескультурие", - дип оялтырга тырышкан иде, янәсе, үз ана телеңдә сөйләшү - мәдәниятсезлек галәмәте! Шул көннәр шаукымы бүген дә дәвам итәме? Итә икән шул дип нәтиҗә ясарга тулы нигез бар! Шул күзлектән караганда, бик "культурный" булды Карабаш
сессиясе.
Татар авылларында үткән быелгы сессияләрдә дә күзәтелде андый галәмәт. Ни хикмәттер, сессиягә йомгак ясаучы Бөгелмәдән килгән җитәкче гел русча сөйләргә тырышты. Ни өчен икәнлеге дә аңлашыла анысы, әлеге телне камил белмәгәннәрнең башын бутау, алар алдында акыллы булып күренү һәм башка сорау биреп тилмертмәсеннәр өчен!

Илбашыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан ике дәүләт телен дә Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең камил белүләре өчен алып барылган тырышлыклар, "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм башка халык-лар телләре турында" Законны гамәлгә ашыру урыннарда шулай башкарыла булып чыгамы? Җавабы, нәтиҗәләре күз алдыбызда: проблемалар юк...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: