Бөгелмә авазы

Нәни төпчектән – зур афәт

Ут белән саксыз эш итү, бигрәк тә тәмәке тартучыларның ваемсызлыгы янгын чыгуга китерә торган иң таралган сәбәпләрнең берсе булып тора. Иң аянычы ­ андый янгыннарда еш кына кеше гомере өзелә. Сүндерелмәгән газ плитәсе, төтәп яткан тәмәке төпчеге, сызган шырпыны теләсә кая ташлау ­- бу гамәлләргә аңлатма биреп торуның хаҗәте юктыр,...

Ут белән саксыз эш итү, бигрәк тә тәмәке тартучыларның ваемсызлыгы янгын чыгуга китерә торган иң таралган сәбәпләрнең берсе булып тора. Иң аянычы ­ андый янгыннарда еш кына кеше гомере өзелә. Сүндерелмәгән газ плитәсе, төтәп яткан тәмәке төпчеге, сызган шырпыны теләсә кая ташлау ­- бу гамәлләргә аңлатма биреп торуның хаҗәте юктыр, алар безнең көндәлек тормышның аерылгысыз бер өлеше булып торалар, мондый хәлләргә бик еш тап булабыз. Ә бит аларның һәрберсенең зур афәткә китерүе ихтимал.

Игътибар итегез: сүндерелмәгән тәмәке төпчеге ярты сәгать дәвамында пыскып-төтәп ятарга сәләтле, бу вакытта аның максималь температурасы 310 - 320 градус чамасы була. Тәмәке төпчеге сүнгән очракта да, ул яткан җир кызып, төтәсли башларга мөмкин. Башта пыскып яту, нинди материал булуга карап, 1 - 4 сәгать дәвам итә. Нарат йомычкасының, кәгазь кисәгенең, мәсәлән, 60 - 80, такталарның 180 - 210 минут дәвамында пыскып ятуы, аннан соң дөрләп кабынып китүе билгеле. Димәк, тәмәке төпчеген сүндерми генә ташлап киткән кеше инде әллә кайларга барып җиткән була, ә ваемсызлыгының бәласе башлана гына әле.

Урын-җир өстендә ятып, яисә кәнәфигә утырып тәмәке тарту да бик куркыныч гадәт. Бигрәк тә спиртлы эчемлек эчкән кешеләр өчен. Гадәттә андыйлар, кулында тәмәкесе барлыгын да онытып, йоклап китәләр, ә төпчек тиешсез урынга төшеп, ут чыгуга сәбәп була.

Тәрәзә я форточка аша томырылган тәмәке төпчекләре җил белән очып башка балконга, ачык тәрәзәдән чит кеше бүлмәсенә килеп эләгергә мөмкин, шуңа да өйдән чыгып киткәндә балкон, өй тәрәзәләрен ябып йөрергә гадәтләнегез.

Баскыч мәйданчыкларында тәмәке тарту да яхшылыкка илтми. Бигрәк тә күпкатлы биналарның подвал өлешендә коммерцияле оешмалар урнашып, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен санга сукмыйча, баскыч төпләренә тиз кабынып китә торган материалларны өеп куя торган булсалар. Кәгазь, катыргы, яисә бигрәк тә хәзерге заманда пластикларның кабынып китүе бердән, чыгу юлын томалый, икенчедән, кешеләр арасында паника кузгата.

Тормыш раславынча, тәмәке тарканда саксыз кылану, әйткәнебезчә, торак йортларда да, сәнәгать предприятиеләрендә дә ут афәте чыгуга китерә торган иң киң таралган сәбәп булып тора. Тәмәке тарту бик начар гадәт ул. Автомашина ремонтлаганда да, идән я ишек буяганда да, кием чистартканда да, башка эш башкарганда да, кулда сигарет була икән, аннан бары тик бәла көтәргә генә кала. Шуңа да һәр кешенең игътибарлы булуы сорала.

Янгынның беренче билгеләрен сизүгә үк, "01" я "112" телефоннары аша янгын сүндерүчеләргә хәбәр итегез.

Гөлчирә ӘБҮЗӘРОВА,

21 нче янгын сүндерү часте инженеры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: