Бөгелмә авазы

Нефть фәненең көндәлек мәшәкатьләре

Яисә нефть чыгаруның "алтын ачкычы" - скважиналарны ремонтлау турында Чыгымнарны азрак - нефтьне күбрәк! Бүген бу гыйбарә Татарстан нефтьчеләренең девизы булып тора дип, тулы ышаныч белән әйтә алабыз. Татарстан территориясендәге нефть ятмаларының тулаем диярлек эшкәртүнең соңгы стадиясендә булуы һәркемгә мәгълүм. Бу исә нефть чыгару дәрәҗәсенең кимүе һәм табылган продукциянең сулануы...

Яисә нефть чыгаруның "алтын ачкычы" - скважиналарны ремонтлау турында

Чыгымнарны азрак - нефтьне күбрәк! Бүген бу гыйбарә Татарстан нефтьчеләренең девизы булып тора дип, тулы ышаныч белән әйтә алабыз. Татарстан территориясендәге нефть ятмаларының тулаем диярлек эшкәртүнең соңгы стадиясендә булуы һәркемгә мәгълүм. Бу исә нефть чыгару дәрәҗәсенең кимүе һәм табылган продукциянең сулануы белән сыйфатлана. Хәер, әлеге хәл Россиядәге күпчелек нефть ятмаларына хас, шуңа күрә дә хәзерге вакытта нефть чыгаруны тотрыклыландыру һәм арттыру нефтьчеләр өчен актуаль бурыч булып тора. Алар бу бурычны, гадәттә, су кудыру юлы белән хәл итәргә омтылалар, әмма ятмаларны эшкәртүдәге әлеге ысул проблеманы тулысы белән чишәргә мөмкинлек бирми. Катлам басымын саклау өчен кудырыла торган суның күләменә карап, нефть белән бергә чыга торган суның күләме дә арта. Болар барысы да чыгарыла торган нефтьнең кимүенә китерә, Компаниягә зыян сала. Нефтькә ияреп чыга торган суны киметү хисабына энергия чыгымнарын да киметү һәм нефть күләмен арттыру, скважиналарның хезмәт итү срогын озайту ремонт-изоляцияләү эшләре (РИР - ремонтно-изоляционные работы) үткәрү нәтиҗәсендә тәэмин ителәләр. Бу эшнең нигезендә су юлларын цемент ярдәмендә томалау ята, әмма цемент эремәсе тупас дисперслы система санала, шуңа да каналларның үлчәме кечкенә булганда, цемент кисәкчекләре скважина тирәсендәге зонада гына утырып кала, шул сәбәпле ремонт-аерымлау эшенең нәтиҗәсе дә озакка бармый.
Төрле материаллар, шул исәптән химик реагентлар һәм шуларга нигезләнгән составлы матдәләр: крем-ний-органик продуктлар, синтетик полимерлар, резина валчыклары, сыек пыяла, гипан, фиброҗепселләр һ.б. белән эшләү РИРнең төрләре булып санала. 2016 елның дүрт аенда "Татнефть" җәмгыяте объектларында скважиналарны ремонтлау, капиталь ремонт эшләре башкару һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген күтәрү бригадалары 835 скважинада махсус эшләр башкардылар, шул исәптән 404 скважина химик ысуллар белән эшкәртелде (апрельдә - 73).
Суны аеру максатында куллану өчен эшләнгән составларны һәм тех-нологияләрне дөрес итеп, белеп файдаланганда, суга киртә куеп, скважиналардагы колонналар тирәлегендәге агымнарны юк итеп, нефть чыгару күләмен шул хисапка арттырып була. Менә ни өчен су изоляцияләү эшләре (ВИР - водоизоляционные работы) "кара алтын" табу процессында алгарышлы җитди өлеш булып тора. Ремонт эшләре барысы да үз эшенең осталары тарафыннан оператив рәвештә һәм яхшы сыйфатлы итеп башкарылырга тиеш. "Татнефть" компаниясендә әлеге эшкә скважиналарны ремонтлау идарәсе юнәлеш бирә, ә "ТатНИПИнефть" институтында суны аерымлау проблемалары белән күп еллар дәвамында ВИР лабораториясе шөгыльләнә (хәзерге вакытта ул катламның забой зонасын эшкәртү һәм су аеру эшләре лабораториясе дип атала). "ТатНИПИнефть" һәм "Татнефть" галимнәренең уртак эш нәтиҗәсе булып "Су агымнарын чикләүне һәм нефть чыгаруны арттыруны тәэ-мин итә торган ремонт-изоляция эшләренең техник һәм технологик чишелешләре комплексын эшләү һәм сәнәгатькә кертү" дигән хезмәт туды һәм ул "Татнефть" Компаниясе тарафыннан 2016 елда фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.
Авторлар, су агымнарын чикләүне һәм нефть чыгаруны арттыру мөмкинлеге бирә торган РИР технологияләрен туплаган тирәнтен фәнни чишелешләр комплексын, аларны файдалану принциплары, ысуллары һәм алымнарын берләштереп, катлаулы бурычны уңышлы хәл итү юлын тапканнар. Күпсанлы лаборатор эзләнүләр, стендлы сынаулар нәтиҗәсендә, шул ук вакытта ятмаларның геологик һәм физик шартларын да
исәпкә алып, су аеручы композицияләрнең фәнни яктан нигезләнгән физик һәм химик критерийларын эшләгәннәр. Аларны кулланып, суны аеру-чикләүнең инде дистәдән артык яңа сәнәгаи технологиясе булдырылган һәм алар үз илебездә җитештерелә торган күп тонналы продукцияләргә, промышленность калдыкларына корылган җитди чимал базасына таяналар. Технологияләрдә "Витам" винил полимеры, синтетик сумалалар, силикат-органик композицияләр, бик чыдамлы полимер системалар, суда бүртә торган эластомерлар, цементлы-җепселле материаллар, полиалюминий хлориды, микроцемент һәм башкалар кулланыла.
Фәнни хезмәтнең җитәкчесе - техник фәннәр докторы, РАЕН әгъза-корреспонденты, "ТатНИПИнефть" институтында 40 елдан артык эшләгән кеше, күпсанлы фәнни хезмәтләр авторы, нефтьче-галимнәр тарафыннан цитаталары бик күп кулланыла торган мөхтәрәм зат - Рәмзис Рәхим улы Кадыйров. Язмышын нефть фәне белән бәйләргә ният иткән яшь коллегаларына ул татар философы һәм акыл иясе Ризаэтдин Фәхретдиннең сүзләрен кабатларга ярата: "Фән нигезләрен өйрәнгән кеше алдына табигатьнең табышмаклары бөтен тулысы белән килеп баса, ә аларның җиде йозак артына яшерелгән чишү юллары ачыла бара".
Авторлар коллективы составына керүче "ТатНИПИнефть" институты галимнәре һәм "Татнефть" җәмгыятенең әйдәп баручы белгечләре: техник фәннәр кандидатлары А.М. Евдокимов белән А.С. Жиркеев, Р.Р. Латыйпов, И.Х. Мәхмүтов, техник фәннәр докторы Р.Х. Низаев, техник фәннәр кандидатлары Ә.К. Сәхапова, Д.К. Хәсәнова тарафыннан су агымнарын чикләү һәм нефть чыгаруны арттыру мөмкинлеге бирә торган РИР технологияләре һәм техник чишелешләре комплексын эшләп, промышленностька кертүгә юнәлдерелгән киң күләмле зур эшләр башкарылган.
"Фәндә киң, такыр юллар юк, ару-талудан курыкмыйча, ташлы сукмаклардан үрмәләүчеләр генә аның балкып торган югарылыгына менеп ирешә ала" - Карл Марксның бу сүзләре коллективның күпьеллык хезмәтен бәяләүгә бик туры килеп тора. Ә аларның хезмәт җимешләре - башкарган технологияләре "Татнефть"нең барлык нефть-газ чыгару идарәләрендәге 5 160 скважинада, шулай ук Көнбатыш Себер, "Казмунайгаз", "Ингушнефтегазпром" ятмалары объектларында уңышлы рәвештә файдаланыла. Шушы технологияләрне куллану исәбенә чыгарылган өстәмә нефть 1,2 миллион тонна тәшкил иткән, нефтькә ияреп чыга торган су күләме 12,6 миллион тоннага кимегән.

Сүз соңында. Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән хезмәт авторлары "ТатНИПИнефть" институтының скважиналар эксплуатацияләү һәм ремонтлау бүлегенең катламдагы забой зонасын эшкәртү һәм су аеру эшләре лабораториясе хезмәткәрләренә, "ТатНИПИнефть" институты җитәкче-легенә, шулай ук "Татнефть" ГАҖ белгечләренә һәм җитәкчеләренә бу хезмәт өстендә эш алып барганда: эшләгәндә, сынаулар вакытында, техник һәм технологик эшләнмәләрне үзләштерүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: