Бөгелмә авазы

Наркотикларга – “Юк”, сәламәт тормыш рәвешенә – “Әйе!”

18 март көнне хакимият бинасында наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды. Анда закон сагында торучылар, урта һәм югары белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, сәламәтлек саклау идарәсе, шәһәр оешмалары вәкилләре катнашты. Киңәшмәне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров алып барды. Биредә 2014 елда эшләнгән эшкә нәтиҗә ясалды. Төп доклад...

18 март көнне хакимият бинасында наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды.

Анда закон сагында торучылар, урта һәм югары белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, сәламәтлек саклау идарәсе, шәһәр оешмалары вәкилләре катнашты. Киңәшмәне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров алып барды. Биредә 2014 елда эшләнгән эшкә нәтиҗә ясалды.

Төп доклад белән Россия Федерациясенең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР районара бүлеге начальнигы Р. Әхмәтҗанов чыгыш ясады. Ул "Халык арасында наркотикларның таралуын профилактикалау" муниципаль максатчан программаны гамәлгә ашыру йомгаклары турында сөйләде. 2014 елда наркотиклар керү юлының (аеруча героинның) Бөгелмәдә өч каналын япканнар. Аны безнең шәһәргә Самара, Оренбург өлкәләреннән һәм Башкортстан Республикасыннан китергәннәр. Бу эш белән 9 җинаять төркеме шөгыльләнгән булган. Хәзер җинаятьчеләр хөкем көтә.

Наркоманнарның саны кимеми - соңгы биш ел нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Психоневрология диспансерында 2010 елда 514 кеше исәптә торса, былтыр бу сан - 482. Аларның күбесе - беркайда да эшләмәүчеләр, чирле кешеләр. Былтыр шуларның 4се наркотик микъдарын артык кулланудан үлгән.

Бөгелмә муниципаль районында хокук сакчылары наркотиклар әйләнешен контрольдә тотарга тырыша. Алар ярдәме белән бу юнәлештә вәзгыятьне берникадәр тотрыклыландыруга ирешкәннәр. Мәсәлән, хәзер дезоморфинны әзерләү, аны кул- лану фактлары кимегән.

Профилактика эше - иң мөһиме. Наркотикларга каршы көрәш комиссиясе бу юнәлештә һәрдаим шөгыльләнә. Әлеге өлкәдә массакүләм мәгълүмат чараларының да роле зур. Наркотикларга каршы көрәш дәүләт программасын тормышка ашыруда алар актив катнаша, мәгълүматны халыкка җиткерүдә күпер булып тора, сәламәт тормыш алып бару юнәлешен Бөгелмә яшьләре арасында пропагандалый. "Бөгелмә авазы" газетасы да - шулар рәтендә. Анда "Афәткә каршы - ил белән!", "Наркотиксыз дөнья", "Мәк - 2014", "Суд залыннан" һ.б. рубрикалар астында материаллар дөнья күрде. Хәзер каләм осталары "Бумеранг" наркотикларга каршы көрәш республикакүләм журналистлар конкурсында катнашырга җыена.

"Моннан тыш, эшне социаль челтәрләрдә, интернетта да актив алып барырга кирәк", - дип белдерде Линар Закиров. Быел районда "Бердәм эш" проекты старт ала. Бу турыда сезгә, хөрмәтле газета укучылар, киләсе саннарда хәбәр итәрбез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: