Бөгелмә авазы

Наркотик ташучы... таксист

Наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләре Россиянең зур төбәкләре территориясендә наркотиклар тарату белән шөгыльләнүче җинаятьчел оешманы юк иттеләр. Наркотик таратучылар бары тик Интернет челтәре аша гына аралашып, никадәр генә эз яшерергә тырышмасын, барыбер күләгәдә качып кала алмадылар. Россия наркотикларга контрольлек итү федераль хезмәте ТР идарәсе матбугат төркеменнән хәбәр итүләренчә, наркотиклар сату белән актив...

Наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләре Россиянең зур төбәкләре территориясендә наркотиклар тарату белән шөгыльләнүче җинаятьчел оешманы юк иттеләр. Наркотик таратучылар бары тик Интернет челтәре аша гына аралашып, никадәр генә эз яшерергә тырышмасын, барыбер күләгәдә качып кала алмадылар.

Россия наркотикларга контрольлек итү федераль хезмәте ТР идарәсе матбугат төркеменнән хәбәр итүләренчә, наркотиклар сату белән актив шөгыльләнгән һәм Татарстан наркополицейскийлары тарафыннан тоткарланганнарның берсе - 28 яшьлек Үзбәкстан кешесе. Күз буяу өчен ул таксист булып эшләгән. Казанга гаиләсе белән матди хәлен яхшырту ниятеннән күченеп килгән булган. Сөйләвенә караганда, башта таксист булып эшләгән, аннары бу төбәктә наркобизнес җәелдерү турында "отышлы" тәкъдим ясаганнар. Ахыры ни булып бетәсен уйлап та тормыйча, тиз килешкән. Эш машинасында көн саен йөздән артык доза "синтетика" тарата торган булган. Бу юлы да тикшерү вакытында үзендә 2 000нән артык порошок табылган.

Егетнең җинаять юлына басканын хәтта иң якын кешеләре дә белмәгән. Тоткарлаган чакта машинасыннан синтетик реагентлар салынган 280 төргәк, үлчәү, бүлү материаллары алынган.

Шулай итеп, Россия наркотикларга контрольлек итү федераль хезмәте ТР идарәсе хезмәткәрләре, башка төбәкләрдәге коллегалары белән берлектә, бөтен Россия Федерациясе территориясендә наркотик матдәләр тарату белән шөгыльләнүче зур җинаять тармак-челтәрен юк иттеләр. Наркотиклар сату бизнесын оештыручылар да, алар белән эшләүче якын даирәләре дә тоткарланды. Аларның һәммәсенә дә, шул исәптән "таксистка" да 20 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Хөрмәтле гражданнар! Татарстанда наркоконтроль хезмәтенең "ышаныч телефоннары" тәүлек әйләнәсенә эшли:

Казанда - (843) 273-43-45;

Әлмәттә - (8553) 45-26-94;

Бөгелмәдә - (85594) 4-22-50;

Алабугада - (85557) 3-97-70;

Яшел Үзәндә - (84371) 555-00;

Чаллыда - (8552) 56-29-50;

Түбән Камада - (8555) 39-17-69.

Шуны истә тотыгыз, чаралар никадәр тизрәк күрелә, кеше гомерен саклап калу мөмкинлдеге дә шулкадәр зуррак була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: