Бөгелмә авазы

Начар хәбәр: Иванушки интернешнлның берсе үлгән

Бүген иртән Мәскәү хастаханәләренең берсендә "Иванушки International" төркеменең элеккеге җырчысы Олег Яковлев вафат булган. Бу хакта "РИА новости" агентлыгы хәбәр итә. Ул әлеге төркемдә 1998-2013 елларда эшләде. Исегезгә төшерәбез, берничә көн элек Яковлевның ике яклы пневмония белән хастаханәгә салынуы, табиблар тарафыннан аның хәленең бик авыр бәяләнүе турында хәбәр ителде. Гомеренең...

Бүген иртән Мәскәү хастаханәләренең берсендә "Иванушки International" төркеменең элеккеге җырчысы Олег Яковлев вафат булган. Бу хакта "РИА новости" агентлыгы хәбәр итә. Ул әлеге төркемдә 1998-2013 елларда эшләде.

Исегезгә төшерәбез, берничә көн элек Яковлевның ике яклы пневмония белән хастаханәгә салынуы, табиблар тарафыннан аның хәленең бик авыр бәяләнүе турында хәбәр ителде. Гомеренең соңгы көннәрендә ул авыр хәлдә реанимация бүлегендә булган. Аңа 47 яшь иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: