Бөгелмә авазы

Музейларда йөреп тарих өйрән

Сугышта катнашкан, тылда бил бөккән ветераннар саны көннәнкөн кими бара. Хәзер һәм киләчәктә оныкларыбызга, аларның балаларына сугыш афәте, тылда хезмәтнең авырлыклары турында кем сөйләр соң? Күптән түгел элек үзем эшләгән предприятиедә - локомотив депосында булып кайткач, башымнан әнә шундый уйлар чыкмый җәфалый. Мин яңа торгызылып килә торган депо музеенда да...

Сугышта катнашкан, тылда бил бөккән ветераннар саны көннәнкөн кими бара. Хәзер һәм киләчәктә оныкларыбызга, аларның балаларына сугыш афәте, тылда хезмәтнең авырлыклары турында кем сөйләр соң? Күптән түгел элек үзем эшләгән предприятиедә - локомотив депосында булып кайткач, башымнан әнә шундый уйлар чыкмый җәфалый.

Мин яңа торгызылып килә торган депо музеенда да булдым. Предприятиенең узган гасырның 90 нчы елларында гөрләп эшләгән "халык" музее, бинасы бик начар булу сәбәпле, ярымташландык хәлдә калган иде. Хәзер инде аңа аерым бүлмә биргәннәр, эксплуатация цехы (кызганычка, депо хәзер өч цехка бүленгән) профкомы рәисе Борис Николаевич Татьянин тырышлыгы белән күп кенә стендлар, фотографияләр торгызылган. Компьютер техникасын яхшы үзләштергән бу белгеч элекке музейның күп материалларын яңарткан: депоның орденлы хезмәтчәннәренең, беренче хезмәт ударникларының, социалистик ярышта җиңүчеләрнең, локомотив депосы ветераннарының, мактаулы тимерьюлчыларның, хезмәт династияләренең, сугышта катнашканнарның исемлекләре сакланып калган, фотосурәтләр дә күп.
Шундыйлардан депоның Ленин ордены кавалерлары исемлеген укыйм: 20дән артык кешенең барысы да диярлек бу югары бүләккә Бөек Ватан сугышы елларында лаек булган, бары тик 3 кеше генә сугыштан соңгы елларда бишьеллык биремнәрне уңышлы үтәгән өчен бүләкләнгән.
Шунда ук 1942 елның 8 гыйнварында НКПС чыгарган фәрман: "Дисциплинаны күтәрү максатында, Дәүләт Оборона Комитеты Карарына ярашлы рәвештә, барлык махсус формированиеләрнең махсус составын Кызыл Армия сафларында торучылар хәленә күчерергә, аларга мөнәсәбәттә Кызыл Армия Уставында каралган дисциплинар, каравыл, эчке служба, "Хәрби җинаятьләр турында"гы Җинаять кодексы маддәләрен һәм шулай ук хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре файдалана торган барлык пенсия һәм салым ташламаларын гамәлгә кертергә.
Тимер юллар халык комиссары Хрулёв".
Менә 1941 ел ахырында хәлләр нинди булган. Тимер юл хуҗалыгының барлык тармакларында да ашыгыч төстә колонналар оештыралар. Мисал өчен, паровозчылар 30 паровоз әзерли. Һәр паровозга ике бригада хезмәт күрсәтә. Һәр бригада составында машинист, аның ярдәмчесе, кочегар, баш һәм өлкән кондукторлар, вагон мастеры була. Һәр паровозга проводник, алты кеше - мастеровойлар белән яшәү вагоны да тагыла. Бригада барлыгы 13 кешедән тора, командир - паровозның өлкән
машинисты. Бу колонна "Аерым резерв паровозлары колоннасы" дип аталган һәм алар, нигездә, вагоннарны ашыгыч төстә бер
участоктан икенчесенә күчерү кирәк булган очракларда кулланылган. Мондый колонналар сугыш елларында илнең барлык юллар челтәрендә оештырылган, пешекчеләр, хисапчыларны да исәпләп, җәмгысе 427 кеше җәлеп ителгән. Нәкъ менә шундый колонналар ярдәмендә илнең көнбатышыннан Уралга кыска гына вакыт эчендә 2,5 мең завод һәм фабрика, 18 миллион кеше эвакуацияләнә.
Поездлар, "тере сигналларга буйсынып", тоташка берсе арты икенчесе узып кына торалар. Алар арасындагы интервал нибары 600 - 700 метр тәшкил иткән. Кайвакытта ике пунктлы участокларда ике поездның берьюлы бер якка хәрәкәт итү очраклары да булган. Сугыш елларында тимерьюлчылар снарядлар, хәрби техника, сугышчылар, азык-төлек төялгән 20 миллион вагон йөртәләр. Әгәр бу эшелоннарны бер сафка тезсәң, экватор буйлап Җир шарын дүрт мәртәбә урап үтәргә җитәрлек икәнен санап чыгарганнар.
Сугышчан операцияләргә әзерлек барышында ташылган йөкләрнең күләме таң калдырырлык! Мисал өчен, Курск сугышы алдыннан 14 410 эшелон шәхси состав кына күчерелә. Бүгенге заман мөмкинлекләреннән чыгып фикер йөрткәндә, тимерьюлчыларның паровозлар белән танылган генерал Белобородов армиясен Көнчыгыштан Мәскәүгә 6,5 тәүлек эчендә илтеп җиткерүләре шаккатыра.
Сугыш елларында фронтка 443 меңнән артык поезд бара. Җиңүгә шундый өлеш кертәләр! Сугышта җиңгәннән соң Дәүләт Оборона Комитеты тимерьюлчыларның фидакарь хезмәтен югары бәяли. Сугыш елларында хилафлыкларсыз эшләгән паровоз бригадалары илебездәге иң югары хөкүмәт бүләкләренә - Ленин орденына һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек булалар.
...Шул орденга лаек булган кешеләрнең исемлеген карап утырам. Ниләр сөйләр иде икән алар бүген? Ни кызганыч, берсе дә арабызда юк шул инде. Исемлектә күрсәтелгән 187 сугыш ветеранының бүген 7се исән. Үзем белгән ветераннарны хәтеремдә барлыйм: Кашапов Миңнехуҗа Кашап улы - бронепоезд машинисты, Кызыл Мәйданда Җиңү парадында катнашкан кеше; Верхолазов Виктор Иванович - танкист, өч орден кавалеры; Сәйфиев Мидхәт Гаяз улы - 6 сугышчан орден кавалеры, төнге бомбардировкалар авиация полкы штурманы, Берлинны бомбага тоткан кеше; Харисов Мингалим - көнчыгыштагы Совет Гаваненнан алып, Варшавага кадәр юлны үз паровозында узган машинист; Евдокимов Иван Фёдорович - 3 сугышчан орден кавалеры, Будапештны алуда катнашканнан соң, аны көнчыгышка озаталар. Япония белән сугышта катнаша. Японияне җиңгәч, Порт-Артурда Җиңү Байрагын кадауны аңа ышанып тапшыралар...
Гомумән, Бөек Ватан сугышы ветераннары исемлегенә карыйм да, аларның бик күбесе турында иркенләп сөйли алыр идем, ә тагын бик күбесе белән бүген - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан рәхәтләнеп сөйләшеп утырыр идем... Кызганыч, бу мөмкин түгел инде.

Менә ни өчен безгә - исән ветераннарга яшьләр алдында ешрак чыгышлар ясарга, сугыш, ул чор кыенлыклары һәм өлешенә шул язмыш тигән буын вәкилләренең ныклыгы, батырлыгы, фидакарьлеге турында мөмкин кадәр күбрәк сөйләп
калырга тырышырга кирәк.
Депо музеенда булып, депо ветераннары белән "очрашу" хатирәләреннән чыгып, зур горурлык хисләре белән шуны әйтә алам - мин эшләгән предприятиенең өлкән буын вәкилләре фашистларны җиңүгә бик лаеклы өлеш керткәннәр. Моңа инану өчен бер исемлеккә генә күз салу да җитә...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: