Бөгелмә авазы

Мәсьәлә кискен кала бирә

Узган җомга көнне хакимият бинасында наркотикларга каршы көрәш комиссиясе чираттагы киңәшмәсен уздырды. Аның эшенә комиссия рәисе, БМР башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов җитәкчелек итте.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Комиссия эше муниципаль телевидение хезмәткәрләре әзерләгән фильмны караудан башланды. Ни кызганыч, дөнья, ил һәм республика күләмендә дә наркотик матдәләр кулланучылар саны арта бара. Шуңа күрә Татарстан хокук саклау органнарына республикага наркотиклар китерү юлларын ябу бурычы куелган һәм алар әлеге юнәлештә эш алып баралар. Мәсәлән, 2011 елда гына да 1 мең тоннага якын наркотик матдәләр законсыз әйләнештән алынган,
4 меңнән артык җинаять эше кузгатылган.

Әлбәттә, афәтне булдырмый калу, ягъни наркоманиягә каршы профилактик эш алып бару бик әһәмиятле. Шуңа күрә мәгариф учреждениеләрендә тикшерүләр үткәрелеп тора һәм наркотикларны әле яңа куллана башлаучыларны ачыклап, аларны туры юлга кайтару мөмкинлеге арта. Әмма әлеге "агу"ны сатып кәсеп итүчеләр дә бик маһирлар, бер нокта ябылса, икенче урында яңасын ачуны карыйлар. Яңа төр синтетик наркотиклар да кулланышта арта тора. Әле күптән түгел генә, хөкүмәт карары нигезендә, даруханәләрдә составында кодеин булган препаратларны сату чикләнеп, дезоморфин - "крокодил" дигән наркотик матдә ясау мөмкинлеге бетерелгән иде. Бу хәл наркотиклар базарында героинга бәяләр артуга һәм яңа төр синтетик матдәләр пәйда булуга китергән. Шуңа күрә, әкияттәге өч башлы аждаһадай: берсен киссәң - өчәү үсеп чыккан кебек, әлеге чиргә каршы көрәшүе бик авыр, әмма мөмкин.

"Проблема кискен кала бирә. Тынычланырга иртә әле, золымга каршы даими эш алып барырга кирәк. Бездә бүгенге көнгә әлеге
диагноз белән 535 кеше исәптә тора. Шуңа күрә бердәм рәвештә наркотикларга каршы эшне дәвам итәргә кирәк", - дип, үз фикерен белдерде И.Касыймов.

Аннан соң агымдагы елда алып барыла торган профилактик чаралар белән БМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.Мөстәкыймова таныштырды. Беренче чиратта, докладчы яшьләр ял итә һәм күңел ача торган урыннарда - кафе һәм клуб-ларда тикшерүләр үткәрелүе турында сөйләде. Тикшерелгән үзәкләрдә наркотик матдәләр сату, куллану очраклары ачыкланмаган. Аннан соң сүз җәмгыятьтә профилактика юнәлешендәге эшләр турында барды. Шулай ук югары сыйныф мәктәп укучылары, урта-һөнәри, югары белем бирү учреждениеләре студентлары арасында махсус тест үткәрелүе, наркотик кулланучыларның булмавы турында әйтелде. Шушы көннәрдә шәһәребезнең Татар мәдәният үзәге халык театры коллективының җирле язучы Әсгать Закировның "Глюк, түгел чынбарлык" әсәрен сәхнәләштерүе турында хәбәр җиткерелде. Тормыштан алынган, җирле мисалларга нигезләнеп язылган һәм сәхнәләштерелгән әлеге спектакль тамашачылар хозурына шушы көннәрдә тәкъдим ителәчәк.
Тулаем нәтиҗәләргә килгәндә, эшләр болай тора: 2003 елда наркотик матдәләрне беренче тапкыр кулланучылар саны 55 кеше булган, ә узган 2011 елда наркотикларны беренче татып караганнар - 5 кеше. Әлбәттә, профилактик эш үзенең нәтиҗәләрен биргәне күренеп тора һәм аны дәвам итәргә кирәклеге бәхәссез.

Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы Бөгелмә районара көрәш бүлеге җитәкчесе А.Савенко үзе җитәкләгән оешма хезмәткәрләре эшчәнлеге турында сөйләде. Даруханәләрдә составында кодеин булган препаратларны сатуны чикләү тиешле медицина учреждениеләрендә дәваланучылар саны артуга китергән, чөнки наркотик матдәләрне табу кыенлашкан, шуңа күрә күпләр туры юлга басуны өстен күргән. Аннан соң чыгыш ясаучы республикадагы наркотиклар әйләнешенә бәйле хәлләргә тукталды: вәзгыять катлаулы кала бирә. Шул ук вакытта Бөгелмәнең "наркотикларга каршы шәһәр" дигән даны торган саен арта бара һәм наркотик белән сәүдә итүчеләрнең безнең шәһәр һәм районны әйләнеп узарга тырышулары - куанычлы хәбәр. Монда 2011 елда БМРда 21 наркопритонның тар-мар ителүен әйтеп узу да урынлы булыр. Шунысы игътибарга лаек, Бөгелмә наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше районара бүлеге даими рәвештә газета битләрендә "ышаныч телефоны"н биреп бара һәм аның нәтиҗәләре дә бар икән. Быел, уяу гражданнарның шул телефонга шылтыратулары нәтиҗәсендә, 3 наркопритон юк ителгән. Әлеге мисал гаммәви мәгълүмат чаралары белән тыгыз элемтәдә эшләү кирәклеген ачык күрсәтеп тора.

Чираттагы утырыш шулай узды. Комиссия әгъзалары һәм чакырылганнар әлеге четерекле мәсьәләдә уңышка ирешү өчен даими эшчәнлек алып бару кирәклеген тагын бер ассызыкладылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: