Бөгелмә авазы

Мөһим корылтай

Күренекле галим, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Марат Мөлеков исемендәге Бөтентатар иҗти-магый үзәгенең оештыру комитеты чакыруы буенча, 2011 елның 14 октябрендә Казан милли-мәдәни үзәгендә үткәрелгән чираттагы X Корылтайда Бөгелмәдән 5 кеше делегат булып катнашты.

Р.ФӘТТАХОВА.
Бөгелмә шәһәре.

Корылтай имам Харис хәзрәтнең Коръән укуы һәм хәер-фатихасы белән башланып китте. Котлау һәм тәкъдимнәрдән соң докладчыларның чыгышлары башланды. Анда төп мәсьәлә итеп милли мәктәп проблемасы - мөселман мәктәпләрендә укытуларның ана телендә алып барылырга тиешлеге куелган иде.

Реклама

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы авыл мәктәбен бетерә торган нормалар керткән. Бу норма буенча авыл сыйныфларында укучылар саны 14тән дә ким булырга тиеш түгел. Бу канун аркасында 2008-2010 елларда 175 татар мәктәбе ябылган, 2011 елда исә 200 татар мәктәбе ябылачак.
Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) татар телендә бирүне тыю татар телен, милләтен бетерә. 362 нче номерлы боерык нигезендә, уку-чыларның белемен тикшерү бары тик рус телендә генә үткәрелә.
Көн тәртибе буенча X Корылтайда чыгыш ясаган делегатлар, татарларның бүгенге проблемаларын күтәреп, түбәндәге темаларны ачыкладылар:
- Идел-Урал халыклары белән бердәм эшләү;
- татар-башкорт мөнәсәбәтләре;
- хәзерге татар иҗтимагый хәрәкәте һәм ислам;
- исламга бәйле татар рухын, мохитен саклау;
- фәнни фаразлар: туган телнең бүгенгесе һәм киләчәге;
- хәзерге тарихи чорда татар милләтенең урыны.
Чыгыш ясаучылар тарих, милли һәм дини эшләр, финанс мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.
- Ике телдә сөйләшкән табиблар өчен 15 процент өстәмә акча түләү тиеш булган, ә бүгенге көндә бу карар эшләми.
- Свияжскида 9 бала өчен, зур суммада акча түгеп, 3 катлы мәктәп төзегәннәр. Шул ук вакытта акча җитми дип, күпме татар мәктәпләре ябыла. Татарстан Россия казнасына донор булып торса да, кредитлар алу сәбәпле, бүгенге көндә Мәскәүгә бурычлы санала.

X Корылтайда җәмгысе 161 делегат катнашты. Монда милләт өчен мөһим булган мәрәҗәгатьләр кабул ителде, максатлар һәм аңа ирешү юллары күрсәтелде, милләт тормышының сәяси-иҗтимагый, мәдәни, дини мәсьәләләренең ничек хәл ителергә тиешлеге ачыкланды. Шулай ук милли мәдәниятне үстерү, ана телебезнең сафлыгын саклау һәм үстерү дәүләт кануннары белән сакланырга тиешлеге белдерелде.
X Корылтай хәзрәтнең, Ходайдан исәнлек-саулык һәм халкыбызга бердәмлек сорап, дога укуы белән тәмамланды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: