Бөгелмә авазы

Мәктәпләрендә янә астрономия укытырга ниятлиләр

Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева әлегә бу фәнне нинди вакыт исәбенә өйрәнәчәкләрен белми. Россия мәктәпләре программасында янә астрономия фәне пәйда булачак. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә журналистларга Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белдерде дип яза "ТАСС". О. Васильева бу фәнне программага кайтару ихтыяҗында шик юк диде....

Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева әлегә бу фәнне нинди вакыт исәбенә өйрәнәчәкләрен белми.

Россия мәктәпләре программасында янә астрономия фәне пәйда булачак. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә журналистларга Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белдерде дип яза "ТАСС".

О. Васильева бу фәнне программага кайтару ихтыяҗында шик юк диде. Шул ук вакытта министр әлегә бу фәнне нинди вакыт исәбенә өйрәнәчәкләрен белми.

Астрономия мәктәп программасыннан 2008 елда алынды, хәзер аның элементлары география һәм физика дәресләрендә өйрәнелә. Бу карар ул вакыттагы дәреслекләрнең урта белем бирү учреждениеләрендә куллануга кертелмәү аркасында кабул ителгән иде, дип дип билгеләп үтә «Интерфакс»

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: