Бөгелмә авазы

Мәктәп тирәсендә тәмәке сатуны рөхсәт итәргә җыеналар

Икътисади үсеш министрлыгы депутатларның хәзер гамәлдә булган тыюны алып атарга дигән тәкъдимен хуплаган. 2012 елда уку йортларына 100 метрдан якынрак булган нәкталарда тәмәке сатуны тыюга кагылышлы закон кабул ителгән иде. Максат бер һәм ул изге - балалар тәнәфес вакытында тәмәке сатып алып, сәламәтлекләренә зыян салмаска тиеш. Тик кайбер депутатлар хәзер...

Икътисади үсеш министрлыгы депутатларның хәзер гамәлдә булган тыюны алып атарга дигән тәкъдимен хуплаган.

2012 елда уку йортларына 100 метрдан якынрак булган нәкталарда тәмәке сатуны тыюга кагылышлы закон кабул ителгән иде. Максат бер һәм ул изге - балалар тәнәфес вакытында тәмәке сатып алып, сәламәтлекләренә зыян салмаска тиеш. Тик кайбер депутатлар хәзер бу чикләүләргә каршы чыгып маташа. Янәсе, балигъ булмаган затларга тәмәке сату закон нигезендә тыелган, шуңа күрә уку йортларына якын урнашкан сәүдә нокталарына карата тыюны алып атсаң да ярый. Өстәвенә, тәмәкенең рәсемен витриналарга кую да тыелган. Боларны исәпкә алып икътисади үсеш министрлыгы әлеге тәкъдимгә игътибар бирсәң дә ярый диеп саный.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: