Бөгелмә авазы

Милли матбугат проблемалары

Хәзерге көндә татар телендә чыга торган төрле гәзит-журнал битләрендә, радио-телевидение сөйләмендә, интернет язмаларында шактый еш очрый торган тел кимчелекләре, һәртөрле хаталар турында күренекле галимнәребез борчылып, матбугатта, чаң суккандай, бик урынлы чыгышлар ясый. 22 апрель көнне исә әлеге юнәлештә җитди чара -"Татмедиа" җәмгыятендә "Татар матбугатының теле: стилистик үзенчәлекләре һәм тәрҗемә мәсьәләләре"...

Хәзерге көндә татар телендә чыга торган төрле гәзит-журнал битләрендә, радио-телевидение сөйләмендә, интернет язмаларында шактый еш очрый торган тел кимчелекләре, һәртөрле хаталар турында күренекле галимнәребез борчылып, матбугатта, чаң суккандай, бик урынлы чыгышлар ясый. 22 апрель көнне исә әлеге юнәлештә җитди чара -"Татмедиа" җәмгыятендә "Татар матбугатының теле: стилистик үзенчәлекләре һәм тәрҗемә мәсьәләләре" темасына уку-семинар булып узды. Анда республиканың барлык районнарыннан җыелган милли матбугат журналистлары, тәрҗемәчеләре катнашты.

Журналистлар белән танылган галимә, профессор, филология фәннәре докторы, халыкара төрки академия академигы Фәһимә Хисамова очрашты, аралашты. Ул телнең үзен, төзелешен, проблемаларын өйрәнүгә кагылган темага тукталып, тел һәм аның үзенчәлеге турында сөйләп узды."Милли телнең хосусиятен чагылдыра торган һәр кушымчаның, һәр сүз кисәгенең үз мәгънәсе бар һәм аларның сөйләмдә урнашуы тәртибе һәр телдә үзенчәлекле. Яшерен-батырын түгел, нигездә, татар телен дөрес кулланмыйча, дөресрәге, аның грамматикасына игътибар биреп бетермәү очраклары еш булып тора. Бигрәк тә аның гәзит-журнал битләрендә булуы татарлар йөзенә кызыллык китерә. Моны истә тотып, без әлеге хаталарның асылын аңлату, аларның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклауны кирәк дип санадык", - ди Фәһимә Хисамова.

Журналистлар алдында чыгыш ясар алдыннан галимә республика татар матбугаты белән ныклап танышкан, газеталарны җентекләп укып чыккан. Анализ ясап, нәтиҗә дә ясаган. "Хаталар юк түгел, бар. Тик эшләмәгән кеше генә ялгышмый. Шуңа күрә сезнең белән биредә очрашуны дөрес дип таптык. Шунысы күңелгә җылы бирә, республика басмаларының күбесе әдәби телдә языла, халыкка якын алымнар кулланып, тормышка ашырыла. Бигрәк тә - район газеталары. Хаталар, күбесенчә, мәркәзебездәге, республика газеталарында күп. Бу кызганыч, әлбәттә. Ләкин бергә булып бер булып, эш итсәк, аларны төзәтеп булачак. Бүгенге көндә гәзит-журналларыбызның теле хаталардан арыныр, камилләшә барыр дигән фикердә калам", - диде Фәһимә апа.

Әлеге очрашу газета-журналларда эшләүчеләрнең күңеленә хуш килде. Алар тел белгеченә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды. Соңыннан милли телдә язучылар мондый уку-семинарларны ешрак оештырырга кирәклеген ассызыклады. Бу турыда, урында ук, "Татмедиа" җәмгыяте җитәкчелегенә дә җиткерелде. Ни дисәң дә, тел байлыгы - буыннан-буынга күчеп барган зур мирас бит ул, ә без, газета хезмәткәрләре, аның өчен җаваплы.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: