Бөгелмә авазы

Мәгърифәт нуры

"Фидакарь укытучы" исеменә кандидат Бөгелмә шәһәре Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Фәнил кызы Сөнгатуллина белән мин күптәннән таныш. Аның белән танышу Бөгелмә педагогия көллиятендә укыган чагымда студентлар белән гимназиягә практикага килгәч булды. Студентларга игътибарлы мөнәсәбәте, ярдәмчеллеге белән хәтергә кереп калган иде ул.

Гөлсинә КАШАПОВА,
БМР лицей-интернаты татар теле
һәм әдәбияты укытучысы.

Аннары без кабат татар гимназиясендә очраштык. Шушы дәвердә Гөлназ Фәниловна белән, кулга-кул тотынышып, 2 ел эшләдек. Ул нинди кеше дип сорасалар, иң беренче чиратта, ярдәмчел дип җавап бирер идем.

Чыннан да, Гөлназ Фәниловна - бик тә игелекле, шәфкатьле, башкаларның хәленә керә белә торган сирәк кешеләрнең берсе. Бүгенге кырыс заманда бу - сирәк очрый торган сыйфат. Ул кулыннан килгәнчә, кешеләргә ярдәм итә, төпле киңәшен бирә.

Гөлназ Фәниловнаның кырыс һәм ачулы чагын хәтерләмим. Ул һәрвакыт көләч, шат күңелле булыр, югыйсә, аңа да язмышның кырыс җилләре кагылып узган. Ул - оптимист, киләчәккә якты уйлар белән юл тотучы кеше. Һичкайчан боегып утырмас, һәрвакыт хәрәкәттә булыр.

Реклама

Гөлназ Фәниловнаны әни кеше буларак та хөрмәт итәм. Бүгенге көндә бер ул һәм бер кыз үстерәләр алар.
Укытучы хезмәте - күп вакыт таләп итә торган эш. Шулай булуга карамас-тан, ул һәр эшкә өлгерә: балаларга туган тел һәм әдәбияты фәннәрен укытудан тыш, сәләтле укучыларын олимпиадаларга, конкурсларга әзерли, төрле бәйгеләрдә үзе дә актив катнаша. Былтыр, мәсәлән, кыска гына вакыт эчендә эксперимент рәвешендә үткәрелгән йомгаклау аттестациясе тәҗрибәсен системалаштырды, рус методикасы үрнәгендә аңа әзерлек күнекмәләре төзеде. Фәнни эзләнүгә ихтыяҗ балаларга да күчә, билгеле. Аның укучылары Россия Прокуратурасы оешуга 290 ел тулуга багышланган республикакүләм иншалар конкурсында икенче урынны алды, укучы яшьләрнең "Татар лингвокультуралогиясе" конференциясендә яңгырады һәм Казан федераль университеты әзерләгән җыентыкта басылып чыкты. Агымдагы уку елында "Татарстан дигән Ватаным бар" бәйгесенең Чаллыда үткәрелгән этабында район данын яклап, лаеклы икенче урынны яулады. Бүгенге көндә бер укучысы республика күләмендә уздырылачак Каюм Насыйрига багышланган фәнни-гамәли конференциягә чакыру көтә. Әле күптән түгел 11 нче сыйныф укучысы Эльвина Садриева татар әдәбиятыннан республикакүләм олимпиадада призлы урынга лаек булды. Ул үзе дә, аның укучылары иҗади эшләре белән әледән-әле вакытлы матбугатта басылып, төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып киләләр. Болар - аның осталыгын, талантын, иҗади сәләтен дәлилләп торучы күрсәткечләр.

Бүгенге көндә без төрле мәктәп-ләрдә эшләсәк тә, һәрвакыт аралашып торабыз: яңалыклар белән бүлешә-без, тәҗрибәләребез белән уртаклашып яшибез. Шуны да әйтәсе килә: Гөлназ Фәниловна - милли җанлы тел укытучысы, яшерен-батырын түгел, бүген күп кенә татар теле укытучыларына нәкъ менә шушы сыйфат җитеп бетми.

Татарстанның көньяк-көнчыгы-шында урнашкан саф чишмәле, урман-таулар белән уратып алынган Бөгелмә районы Татар Димскәе авылында Сырдария һәм Фәнил Кәримовлар гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә Гөлназ. Мәктәптә укыган дәвердә дә ул үзен бары уңай яктан гына күрсәтә: стена газетасы чыгару, мәктәп сәхнәсе өчен махсус чыгышлар язу, театр-концертларда, чаңгы, волейбол-баскетбол ярышларында катнашу дисеңме... Мәктәпне тәмамлагач, хыялы Мәдәният институтына укырга керү булса да, язмыш аны Бөгелмә педагогия көллиятенә алып килә. 1992 елда шәһәребездә беренче татар мәктәбе ачылгач, дипломлы яшь белгеч, ике дә уйлап тормый, гимназиягә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшкә урнаша. Читтән торып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый. Һәм инде менә ике дистә елдан артык татар гимназиясендә балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә.

Татар авылында туып-үскән коллегам татар җанлы, тел һәм милләт проблемаларына битараф түгел. Туган телебезнең бүгенге халәтен аңлап, борчылып яши ул. Шуңа күрә дәрес-ләрендә балаларга телнең матурлыгын, әһәмиятен һәм кирәклеген аңлата.
Гөлназ Фәнил кызы Сөнгатуллина - мактаулы "Фидакарь укытучы" исеменә лаек шәхес. Коллегама киләчәктә тагын да югарырак үрләр яулавын, иҗади уңышлар, сәламәтлек һәм җан тынычлыгы теләп калам.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: