Бөгелмә авазы

Мәгариф министры мәктәпләрдә яулык кию мәcьәләсе буенча үз фикерен әйтте

Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Мордовия мәктәпләрендә яулык бәйләп йөрүгә карата мөнәсәбәтен белдереп, бездә белем бирүнең дөньяви булуына басым ясап, комментарий бирүе хакында хәбәр итә ТАСС. "Бездә дөньяви белем бирү", - дип белдергән министр ТАСС агентлыгында узган матбугат очрашуында. Ул: "Чын дини кешеләр дингә карашын атрибутика ярдәмендә белдерергә тели...

Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Мордовия мәктәпләрендә яулык бәйләп йөрүгә карата мөнәсәбәтен белдереп, бездә белем бирүнең дөньяви булуына басым ясап, комментарий бирүе хакында хәбәр итә ТАСС.

"Бездә дөньяви белем бирү", - дип белдергән министр ТАСС агентлыгында узган матбугат очрашуында. Ул: "Чын дини кешеләр дингә карашын атрибутика ярдәмендә белдерергә тели дип уйламыйм", - дигән.


Шунысын искәртеп үтик, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында Мордовия җитәкчелеге татарлар яшәүче Азюрка (Белозерье) авылы мәктәбендәге укучы кызларга һәм укытучыларга яулык киеп йөрүне тыюлары турында хәбәр таралган иде.

http://shahrikazan.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: