Бөгелмә авазы

Менә шундый “бүләк”...

17 сентябрь көнне газета редакциясенә шәһәребезнең Карл Маркс урамының 16 нчы йортында яшәүчеләрдән /2, 3, 4, 5, 7, 8, 9, 11, 13 нче квартирлар. Ред./ күмәк хат килеп төште. Анда түбәндәгеләр бәян ителгән иде: "Быелның 10 сентябрь көнендә безнең квартирларда "Жилгаз" ҖЧҖ, ике яклы төзелгән килешү нигезендә, газ исәпләү приборлары...

17 сентябрь көнне газета редакциясенә шәһәребезнең Карл Маркс урамының 16 нчы йортында яшәүчеләрдән /2, 3, 4, 5, 7, 8, 9, 11, 13 нче квартирлар. Ред./ күмәк хат килеп төште.
Анда түбәндәгеләр бәян ителгән иде: "Быелның 10 сентябрь көнендә безнең квартирларда "Жилгаз" ҖЧҖ, ике яклы төзелгән килешү нигезендә, газ исәпләү приборлары /счетчиклар/ куйды. Аның бәясе безнең өчен 6 600 сумга төште. Әмма "Гранд-4" маркалы электрон счетчиклар тик торганда, ягъни без газ кулланмаганда да /газ плитәләренннән һәм газ колонкаларыннан файдаланмаганда да/ исәпли торган булып чыктылар. Әлеге җитешсезлек турында Договорда күрсәтелгән "Жилгаз" җәмгыяте телефонына шылтырата башладык, әмма номер "не доступен" булып чыкты.
Безнең йорт панельләрдән төзелгән, шуңа күрә биредә электрон хисаплау приборларын куярга ярамый дип тә әйтәләр. Шуңа күрә тик торганда да саный торган бу электрон счетчикларны механик счетчикларга /"Омега" маркалы/ алыштыру кулай булыр иде. Әлеге эшне башкаруда безгә ярдәм итүегезне сорый-
быз. Бөгелмә шәһәре, К. Маркс урамы, 16 нчы йортта яшәүчеләр (пенсионерлар)". Имзалар да куелган иде.
Шушы ук көнне, 17 сентябрьдә, әлеге мөрәҗәгать Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе исеменә дә җибәрелде. Һәм менә
30 сентябрь көнне бу хатка рәсми җавап килеп төште. Анда түбәндәгеләр әйтелгән:
"Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты Бөгелмә шәһәре, К. Маркс урамы, 16 нчы йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен караганнан соң түбәндәгеләрне җиткерә:
Газ счетчигын урнаштыру өчен К. Маркс урамы, 16 нчы йорт, 3 нче квартирда яшәүче квартир хуҗасы белән "Жилгаз" ҖЧҖ арасында турыдан-туры килешү төзелгән. Әлеге килешүнең 7 нче бүлегендә күрсәтелгәнчә:
7.1 нче пункт. Барлык бәхәсле һәм каршылыклы моментлар сөйләшүләр юлы белән хәл ителә.
7.2 нче пункт. Бәхәсле моментлар сөйләшү юлы белән хәл ителмәгәндә, Россия Федерациясе законнары нигезендә, судта хәл ителә.
Шулай булгач, әгәр дә әлеге йортта яшәүчеләр башкарылган эшләрдән канәгать түгел икән, килешүдә каралган эшләрне үтәлмәгән дип санаганда, "Жилгаз" җәмгыятенә дәгъва белдереп, судка мөрәҗәгать итә алалар.
А.Ю. Белодуров,
"Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе".
 
Әйе, әле күптән түгел генә үз вазифаларын /"Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге җитәкчесе/ башкарырга керешкән яшь җитәкчедән мондый коры җавап килер дип көтмәгән идек. Тиз арада махсус комиссия төзеп, әлеге йортта яшәүчеләр белән очрашып, вәзгыятьне ачыклап, чаралар күрер дип өметләнгән идек. Әмма... Шуңа күрә мондый җавап, дөресрәге, "отписка" безне дә, редакциягә мөрәҗәгать иткән гражданнарны да канәгатьләндерми дип саныйбыз һәм аны дәлилләп тә күрсәтәбез:
1. Рәсми җавапта җитәкче бары тик К. Маркс урамындагы 16 нчы йортның 3 нче квартирында яшәүчегә генә җавап бирә, ә хат күмәк бит, анда тугыз квартирда яшәүче кешеләр имза куйган.
2. "Жилгаз" ҖЧҖ юридик адресы итеп килешүдә Яр Чаллы шәһәре, Ак. Рубаненко урамы, 12/2 нче йорт, 207 нче квартир адресы күрсәтелгән. Димәк, әлеге оешма безнең шәһәргә килеп эшләү өчен җирле хакимияттән рөхсәт алган. Шуңа күрә "ике яклы килешү турыдан-туры төзелгән" дип кенә кул селтәү, үзебезнең гражданнарның язмышына битарафлык күрсәтү дөрес булмас. Бөгелмәдә эшләргә рөхсәт биргәнсез икән, сыйфатлы итеп эшләүләрен дә контрольдә тотарга кирәк, ләбаса.
3. Яшь җитәкче җавабында: "Судка мөрәҗәгать итегез", - ди. Ә аның үзенең суд юлында йөргәне бар микән соң? Суд юлында йөрүнең нәрсә икәнлеген аңламыйдыр ул, югыйсә, алай дип җавапламас иде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең өлкән яшьтә, пенсионерлар икәнлеген дә искә алсак... Суд юлында йөрерлек булсалар, газетага мөрәҗәгать итеп тә тормаслар иде алар... Һич югы "юридик ярдәм күрсәтергә әзербез" дисә дә, ярар иде әле, юк шул...
1 октябрь Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелде. Әле бүген дә Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. Әлеге мөрәҗәгатькә җавапның 30 сентябрь-
дә, Өлкәннәр көне алдыннан килүе аларга махсус "бүләк" булгандыр инде. Башкача аңлатып булмый.
Әмма бу эшкә әле нокта куелмаган. Ник дигәндә, шушы округтан сайланган җирле депутат бар. Ул да әлеге эштән читтә калмас дип ышанасы килә. 16 нчы йортта яшәүчеләр үзләренең депутатларына да мөрәҗәгать итми калмаслар дип ышанабыз. Аннан соң башкарылган эшләрне кем кабул итеп ала икән соң? Җирле "Бөгелмәгаз" идарәседер, шәт. Алар да әлеге йорттагы эшләрне тикшерер, рәсми җавап бирер дип көтәбез. Аннары килеп, җирле ветераннар советы, иҗтимагый совет әгъзалары да ошбу эштән читтә калмаслар дип ышанасы килә. Шулай ук яңа сайланган Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров та бу вәзгыятьне контрольгә алса, нәтиҗәсе уңай булыр дигән өмет бар...
 
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: