Бөгелмә авазы

Менә шулай “олыладылар”

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көненә мөнә-сәбәт кемнеке ничектер, әмма аның кирәклеге бәхәссез. Шулай булмыйча, октябрьнең беренче ун көнендә өлкәннәребезгә кадер-хөрмәт күрсәтү начар гамәлмени? Һич түгел! Әлбәттә, олы яшьтәге кешеләргә мондый ихтирам ел әйләнәсенә барса, тагын да яхшырак булыр иде. Әмма әлегә бар кадәресе белән канәгать булыйк.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Быел да 1 ок-тябрь көнен билгеле бер дулкынлану белән каршы алдык. Эшлекле киңәшмәләрдә исә шәһәр һәм район җитәкчеләре кат-кат: "Бер генә пенсионер да игътибарсыз калмасын!" - дип тәкрарладылар. Оешма-предприятиеләре таркалган, бүгенге көндә инде юкка чыккан, барыр урыннары калмаган пенсионерлар да мәктәпләргә беркетелде, тиешле график нигезендә алар өчен чәй табыннары, концертлар, күчтәнәчләр хәзерләнде. Өлкәннәребез шундый очрашулардан бик канәгать булуларын белдереп, мондый чараларны оештыручыларга рәхмәтләрен укыдылар. /Газетабыз битләрендә дә андый хатларны биреп барабыз. Авт./ Тик менә барлык өлкәннәребез дә андый бәхетле мизгелләр кичерми икән шул бу көннәрдә...
Өлкәннәр декадасының икенче көне - 2 октябрьдә редакциябезгә сулуы капкан Мисхәт ага Авзалов килеп керде. Шәһәребезнең Вахитов урамыннан ук җәяү килгән икән. Кулына кечкенә генә бер кәгазь кисәге тоткан, шуны селки-селки, нәрсәдер аңлатырга тырыша үзе. Гадәттә, кемгәдер рәхмәт әйтәсе килгәннәр шулай килеп, язуларын калдыра торган иде, Мисхәт абый да шуның өчен килгәндер дип уйладык башта. Кичә 1 октябрь иде, ләбаса. Эшләр алай булып чыкмаган икән...

Реклама

Мисхәт абыйны бүлмәмә алып кердем, бераз тынычлангач, сөйләп китте ул: "Кичә җәмәгатем Минсараның эшеннән килеп /ул гомере буе райпода хезмәт итте, товар ташучы да, сатучы да булып эшләде/, бу кичке 6 нчы яртылар иде, менә шушы кәгазь кисәген /рәсемдә/ калдырып киттеләр /открытка да түгел ичмасам! Авт./. Кем килде соң, кайсы җитәкче иде дигән соравыма: "Җитәкче түгел иде, аның шоферы дип таныштырды үзе белән. Өстәвенә, хатынның паспортын соратып, андагы мәгълүматларны язып алды да: "Менә монда имзагызны куегыз!" - диде. Бәйрәм уңаеннан берәр бүләк, яисә акчалата калдырадыр инде дип, хатын ул күрсәткән кәгазьдә имзасын сырлап та куйды. Шуннан соң әлеге үзен шофер дип таныткан адәм саубуллашты да чыгып та китте, авызларыбызны ачып калдык. Менә бүген көчкә һушыбызны җыеп аңышкач, үзебезнең газетага килергә булдым. Иртә белән Минсара элекке эш урынына шылтыраткан иде, андагы сәркатип: "Сезгә 300 сум акча бирелергә тиеш иде", - дип әйтте ди. Менә сиңа мә! Димәк, теге бәндә безне алдап киткән була. Ул 300 сум белән баермын дип уйлый микән?!

Хәер, хатын эшләгән оешмада елның-елында шундый галәмәт күзәтелә. Узган ел шушы Өлкәннәр көнендә контораларына үзем барган идем: "Бәйрәм уңаеннан нәрсәләр эшлисез, өлкәннәрегезгә нинди бүләкләр бирәсез? - дип. Авызы тыгылсын диптер инде, шунда аунап яткан, ачылган бер конфет кабы биреп җибәргәннәр иде. Аннан алдагы елда хатын үзе барган иде: өч каткан чөгендер тоттырып кайтарганнар. Хурлыгы ни тора..."

Ни кызганыч, өлкәннәребез мондый мөнәсәбәткә лаек түгел шул. Аннан соң аларның күңелен җәрәхәтләр өчен әлеге язмада сөйләнгән гамәлләр түгел, бер кырын күз карашы да җиткәнен беләбез. Шуңа күрә алга таба да мондый ямьсез күренешләр булмасын, хаталар җибәрелмәсен, ә инде җибәрелгән хилафлыклар төзәтелсен иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: