Бөгелмә авазы

Медицина белгечләре транспортта өлкәннәргә урын бирүне туктатырга чакыра

Британия табиблары, өлкәннәрнең сәламәтлекләрен саклау максатыннан, транспортта аларга урын бирне туктатырга чакыра. Бу хакта РИА "Новости" җиткерә. Физик хәрәкәтләр, шулай ук җәяү йөрү пенсионерларның 10 елга кадәр гомерен озайта һәм кәеф күтәренкелеге тудыра, - дип саный галимнәр. "Безгә өлкәннәрне ял итәргә түгел, активлыкка чакырырга кирәк. Транспортта өлкәннәргә урын бирер алдыннан...

Британия табиблары, өлкәннәрнең сәламәтлекләрен саклау максатыннан, транспортта аларга урын бирне туктатырга чакыра. Бу хакта РИА "Новости" җиткерә.

Физик хәрәкәтләр, шулай ук җәяү йөрү пенсионерларның 10 елга кадәр гомерен озайта һәм кәеф күтәренкелеге тудыра, - дип саный галимнәр.
"Безгә өлкәннәрне ял итәргә түгел, активлыкка чакырырга кирәк. Транспортта өлкәннәргә урын бирер алдыннан ныклап уйлагыз. Басып тору - алар өчен бик әйбәт күнекмә ул", - дип белдергән Британия профессоры Муир Грэй.

Аның фикеренчә, өлкән яшьтә авыруларның күбесе аз хәрәкәтләнүдән килеп чыга. Ул өлкәннәрне күнегүләр үтәргә чакыра. Хәтта аз гына хәрәкәтләнү дә хәлне яхшы якка үзгәртергә мөмкин.

"Татар-информ"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: