Бөгелмә авазы

Медальгә лаек гаилә

Звегинцевларның күп балалы гаиләсе "Идел буеның уңышлы гаиләсе - 2014" фестиваль-бәйгесеннән бүләкләр алып кайтты. Бөгелмәләр гаилә кыйммәтләрен саклаулары өчен "Аналар изгелеге" медаленә һәм "Изге йөрәк" номинациясендә җиңүче дипломына лаек дип табылганнар. 31 май - 1 июньдә Кировта үткән округ бәйге-фестивалендә Татарстаннан Звегинцевлар "командасы" һәм Мамадыштан да бер гаилә катнаша. Ишле...

Звегинцевларның күп балалы гаиләсе "Идел буеның уңышлы гаиләсе - 2014" фестиваль-бәйгесеннән бүләкләр алып кайтты. Бөгелмәләр гаилә кыйммәтләрен саклаулары өчен "Аналар изгелеге" медаленә һәм "Изге йөрәк" номинациясендә җиңүче дипломына лаек дип табылганнар.
31 май - 1 июньдә Кировта үткән округ бәйге-фестивалендә Татарстаннан Звегинцевлар "командасы" һәм Мамадыштан да бер гаилә катнаша.
Ишле гаиләдә барлыгы - 21 кеше. Ләкин Кировка алар 10 кешелек состав белән баралар. Жюри әгъзалары игътибарына "Нечкәбил" бәйгесенә әзерләгән программа тәкъдим ителә һәм ул бик югары бәя ала.
"Бәйгегә килгән 24 гаиләнең һәрберсе үзенчәлекле булып чыкты. Берәүләре - профессиональ цирк осталары, икенчеләре - танылган биючеләр коллективы. Аларның барысы белән дә аралашу бик кызык булды. Шуның өстенә фестивальдә бер-берең белән көч сынашу рухы түгел, ә күңелле бәйрәм мохите хөкем сөрде. Шуларның барысы өстенә, без Дмитрий Маликов белән таныштык, - дип сөйли гаилә башлыгы Павел Звегинцев. - 2011 елда нәкъ менә Маликовның инициативасы белән социаль, медицина, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге проблемаларны хәл итүгә теләктәшлек күрсәтүче "Йөрәккә үтеп кереп" дип исемләнгән хәйрия фондына нигез салына".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: