Бөгелмә авазы

Уйланырга вакыт бар әле

Инде билгеле булганча, 2011 елның 1 гыйнварыннан "Дәүләттән социаль ярдәм ту­рында"гы Федераль Законга өс­тәмәләр кертелгән иде. Исегезгә төшерәбез: әле­ге федераль ташлама ветеран­нарның аерым катего­рия­­­сенә, атап әйткәндә, инвалидларга, шул исәптән инвалид балаларга, фашизм тоткынлыгында булган элеккеге балигъ булмаганнарга, радиация нәтиҗәсендә зыян күргәннәргә каралган. Белгәнебезчә, җыелма үз эченә өч социаль хезмәтне ала.

2012 ел башыннан социаль хезмәт­ләргә түләүгә аена 795 сум 88 тиен җибәрелә: дару белән тәэмин итүгә - 613 сум 30 тиен; са­наторий-курортка юлламага - 94 сум 83 тиен, тимер юл транспортында йөрүгә, дәвалану урынына шәһәрара транспортында барып кайтуга бушлай билетка - 88 сум 05 тиен.

Моңа кадәр акчалата компенсация алган, ә хәзер инде социаль хезмәтләрдән файдаланырга уйлаганнарга тиешле гариза белән 1 октябрьгә кадәр Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә ки­рәк. Әгәр карарыңны үз­гәртмәсәң, гариза язуның кирәге юк.

Бу четерекле мәсьәләгә профессиональ күзлектән карап, эшлекле киңәш алу өчен Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибының поликлиника буенча урынбасары Нураддин Рәгыйм улы Ахундовка мө­рәҗәгать итеп, аңа берничә сорау бирдем.

- Нураддин Рәгыймо­вич, федераль ташламаларга ия булганнарга сез нинди киңәш бирер идегез: дарумы, әллә акчалата компенсацияме алырга?

- Биредә барысын да җентекләп уйлау сорала. Билгеле инде, хәл әйбәт кебек тоелганда, әлбәттә, күпләрне компенсация кызыктыра. Ә инде авырый башлап, хас­та озакка сузылса һәм дәвалану өчен кыйммәтле дарулар кирәк була башласа, нишләргә? Терсәкне тешләп булмый бит. Даруларга компенсация акчасы гына аз була башлый. Хәтта гаилә бюджетының да моңа көче җитмәскә мөмкин. Шуңа күрә социаль җыелма каралганнарга үзегез турында гына түгел, якыннарыгыз, аларның тынычлыгы хакында да уйларга һәм дөрес фикерләргә киңәш ителә. Иң беренче чиратта, ныклы бер карарга килгәнче, ташламага ия булучылар профессионаллар - учас­­ток табиблары белән киңәшләшергә тиеш.

- Мисал да китер­сәгез иде…

- Мәсәлән, шикәр авырулы кешене генә алыйк. Саулыгы моңарчы бер көе генә торгач, социаль хезмәтләр җы­елмасыннан, шул исәптән бушлай дару препаратлары алудан баш тартып, акчалата ярдәмне сайлый ул. Ә соңрак үзенең бик нык ялгышуын аңлый, чөнки авыруы көчәеп, инсулин даруына күчәргә туры килә.

Ә инсулинның бер кабы гына да - 800 сум тирәсе. Менә шунда инде, гаризаны үзгәртеп булмыймы дип, Пенсия фонды идарәсенә дә бара ул.

Ә РФ законнары нигезендә, 1 октябрьдән соң бер ел дәва­мында соцпакет бирүне яңарту мөмкин түгел. Бу бер шикәр чирле кешеләргә генә кагылмый, онкологик, бронхиаль астма, кан басымы һәм йөрәк авырулары белән интегүчеләр дә мондый очракта кыен хәлдә калырга мөмкиннәр.

- Бездә бу федераль ташламалардан файдаланучылар күпме?

- Бөгелмә шәһәре һәм районында җәмгысе 9985 кеше ташламаларга ия. Аларның 7424е 2012 ел­­­да социаль пакеттан баш тартты.

- Нураддин Рәгыймо­вич, "…Соцпакетны сайлаган идем, аптекалардан үземә кирәк даруны ала алганым юк, килсә дә, су буе чират", - дип зарланучылар да бар бит әлегә. Бу хәлне төзәтү юнәлешендә сәламәтлек саклау системасында ниләр эшләнә?

- Әйе, бу хәл безне - табибларны да бик борчый. Бүгенге көндә аптекаларга ташламалы дару препаратлары айга бер мәртәбә килә. Билгеле инде, шуңа күрә чиратлар да хасил була. Бу урында мин шуны әйтер идем: Бөгелмә җирлегендә шушы федераль ташламаларга ия булучылар соцпакетны никадәр күбрәк сайласалар, безнең муниципаль районга дарулар алу өчен үзәктән җибәреләчәк акча күләме дә бермә-бер артык булачак. Менә шул чакта аптекаларда чиратлар да кимер һәм дарулар белән дә тоткарлыклар булмас дип ышанам.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, эшегездә һәрчак уңышлар юлдаш булсын.

* * *

Якты дөнья йөзендә яшәү һәркемгә бер тапкыр гына бирелә. Аның кадерен авырый башлагач кына беләбез. Үлем түшәгенә егылган өлкән яшьтәгеләр дә тормышка җан-фәрман ябышырга тырышалар. Ә инде табиблар япь-яшь кешегә куркыныч диагноз куйсалар, бигрәк аяныч. Бәллүр кебек уала башлаган гомерне бик кыйммәтле дарулар ярдәмендә озайтырга була әле. Бу ярдәм бушлай дару алырга хокукы булган кешеләрнең шәфкатьлелегенә дә бәйле. Әйе, нәкъ шулай. Соцпакет үзара ярдәмләшү кассасы кебек бит ул. Әйткәнебезчә, соцпакетны сайлаучылар күбрәк булган саен акча күбрәк җыела һәм аны гомере кыл өстендә торган авырулар өчен файдаланалар. Бушлай дарулар белән ярдәм итү буенча дәүләт программасын финанс­лау нәкъ менә шушы программада катнашучылар санына бәйле икәнен онытырга ярамый.

Озын сүзнең кыскасы, йомгаклап шуны әйтергә кирәк: аеруча онкологик, психик, бума ютәл, йөрәк авыруларыннан интегүчеләргә социаль пакеттан баш тартырга киңәш ителми, чөнки дару бәяләре бик кыйммәт.

Ташламаларга ия булучылар, уйланырга вакыт бар әле.

Әңгәмәдәш - Әлфия МОСТАФИНА.
Л.Вилданова фотосы.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: